Логотип
Күңелеңә җыйма

Никита

Минем әнием, язучы, шагыйрә, педагог Дибәҗә Каюмова бик дини һәм традицияләргә сак карашлы кеше иде. Һәм ул миндә дә бер гадәт тәрбияләде. Мин һәр көнне иртән торгач, дога кылам, тормышымдагы бар нәрсә өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм, вафат булганнарның рухларына багышлап догалар укыйм.

Без бик җаваплы чорда яшибез. Һәр гамәлебез, уйларыбыз, яшәү рәвешебез мөһим, эзсез калмый. Кызганыч, махсус хәрби операция башлануы, дөньяларның тыныч булмавы бу уйларымның хаклыгын исбатлый. Бер генә дә хәрби конфликт югалтуларсыз булмый. Алар еракта, таныш булмаган кешеләр белән булганда, бу ничектер тыныч кабул ителә. Кемдер тешен кысып күңеле сыкрап куя, кемдер бөтенләй битараф кала торгандыр.
Әмма синең белән бер үк урамнардан йөргән, бер үк һаваны сулаган яки күрше йортта, күрше подъездда яшәгән таныш кешеләрнең үлеме синең дә шәхси яраңа әверелә.

Бервакыт безнең факультетның социаль челтәрләр төркемендә кемдер яшь егетнең фотосын куйды. Астында мондый сүзләр язылган иде: «Бу егет махсус хәрби операциядә иде. Һәлак булган. Никита исемле. Ятим. Аның рухына дога кылучы да юк». Әле яшәргә дә өлгермәгән, тормышның матурлыгын, рәхәтен күрмәгән, бәлки, йөрәгенә мәхәббәт уты да кагылмаган яшь егет. Яшисе дә яшисе иде дә бит. Ачык йөзле матур сурәт астында шундый мәгълүмат, җанны әрнетә торган авыр сүзләр. Үзем дә бала хәсрәте кичергән ана буларак, йөрәгем чеметеп куйды. Бу баланың рухын шатландырып, тәненнән вакытсыз киткән җанына тынычлык сорап дога кылырлык, хәер бирерлек бер генә кешесе дә юк икән бит. Ә ул Ватан өчен, кешелек дөньясында иминлек, бердәмлек, татулык булсын өчен яу кырында башын салган. 

Күңелемдә ярсып-ярсып бу гаделсезлекне төзәтү теләге туды һәм моның иң дөрес юлын да таптым. Минем әнием, язучы, шагыйрә, педагог Дибәҗә Каюмова бик дини һәм традицияләргә сак карашлы кеше иде. Һәм ул миндә дә бер гадәт тәрбияләде. Мин һәр көнне иртән торгач, дога кылам, тормышымдагы бар нәрсә өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм, вафат булганнарның рухларына багышлап догалар укыйм. 

Батырларча һәлак булган якташым турында ишеткән көннән башлап, инде өч ел буе мин үз догаларымда солдат Никитаны искә алам. Һәм моның белән бәйле бер кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйга да булды. Бу баланың батырларча һәлак булуыннан соң якынча бер ел үткәч, яз көне базарга бардым. Анда минем игътибарымны матур, яшь агач җәлеп итте – ул алсу, нәфис чәчәкләргә күмелгән иде, һәм япон сакурасына охшап тора. Ә мин алсу төсне бик яратам, исемем дә Алсу бит. Сокланып, сатучыдан бу агач турында сораштырдым. Декоратив миндаль агачы булып чыкты бу. Сатып алдым, өйгә алып кайттым, һәм ирем белән без аны зур саклык белән, тәрбияләп бакчабызга утыртып куйдык. Яз буе чәчәккә күмелеп миндаль безне үзенең искиткеч матурлыгы белән сөендерде. 

Көз җиткәч, агачым янына төшкән яфракларны җыештырып, чүп үләннәрен утап алырга дип иелсәм, күзем агач кәүсәсендәге ярлык-кәгазьгә төште. Сатып алганда игътибар итмәгәнменме, күреп тә, агачның сорты, исеме язылгандыр дип уйлаганмынмы... Алып укысам, үз күзләремә ышанмый торам: «Никита» дип язылган. 

Көн саен дога кылып искә алган солдат янәшәмдә басып торган кебек булып китте. Әйтерсең лә ул шулай догаларымның барып ирешүен, миңа рәхмәтен җиткерә кебек. 

Тормыш дәвам итә. Элекке гадәт белән мин көн дә догалар кылам, Аллаһ Тәгаләгә биргән нигъмәтләре, мөмкинлекләре өчен рәхмәтләремне укыйм, куйган максатларга ирешергә, изге ниятләрне тормышка ашырырга ярдәмен, ризалыгын сорыйм һәм үлгәннәрне искә алам. Ә Никита исемле миндаль агачы тамырлары белән безнең як туфрагына нык ябышып, табигатебезнең кырыс кышларына түзеп яшәвен дәвам итә. Бер ел ял итеп, хәл җыеп ала да, аннары тагын бакча түреннән алсу чәчәкле купшы бәйләме белән сәламли безне. Әйтерсең лә ул минем кыш буе күңелемнән: «Никита, түз инде матурым, бу салкыннарны ныклык белән үткәреп җибәрергә, исән калырга тырыш. Тормышта шулай сынаулар да булгалый, син бирешмә», дип кабатлаганнарымны ишеткән.

Алсу ЛАТЫЙПОВА, Алабуга шәһәре.

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар