Логотип
Күңелеңә җыйма

Үз рәхәтеңә яшәү

Барыбыз да бай булырга, теләгән әйберебезне сатып алырга, яхшы машиналарда йөрергә, иркен фатирларда яшәргә ярата. Бай булырга теләү гөнаһ түгел.

Ләкин безнең теләк белән мөмкинлекләр генә һәрвакыт туры килеп бетми менә. Шуңа күрә теләгән әйберләрдән күп вакытта баш тартырга, фатирның кысанрагында яшәргә, машинаның арзанрагында йөреп торырга туры килә. 

Ләкин бөтен кеше дә шулай уйламый икән. Урамда адым саен очрап торган микрозайм оешмалары, банклардан «сезгә кредит хупланды» дип, көн саен диярлек шалтыратып торучы менеджерлар күңелдәге теләкләрне хәзер үк тормышка ашырырга ымсындыра. Кемдер нәкъ шулай эшли дә бит. Шулай булмаса, бу оешмалар нәрсә хисабына яшәсен? 

Минем артык якыннан аралашмаган бер танышым да иркен яшәргә ярата. Елга ике тапкыр икешәр атнага чит илгә ял итәргә бару – аның өчен инде тәгаен шулай булырга тиеш дип кабул ителгән эш. Акчасы булса да, булмаса да барачак ул чит илгә ял итәргә. Акчасы булмагач, ничек барсын, дип аптырарсыз? Ә ул аптырап тормый, һәр юлы моның өчен кредит ала. 

Бер тапкыр ничектер өйләрендә булырга туры килгән иде. Биектауда үзләре моннан 10 ел элек сала башлаган йортта ире белән икесе генә яши алар. Балалары инде үсеп, үз тормышларын корган. 10 ел узса да, ике катлы өйнең әле бер бүлмәсе дә тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Идәне дә юк, түшәме дә... Үзләре бер почмакны бүлеп алып, шунда яшәп яталар. «Эшләп чыгарга акча юк. Ремонтка бик күп акча кирәк бит хәзер, – дип аңлатты моны хуҗабикә. – Ремонтка кадәр түбәне яңадан ябарга кирәк, түбәдән су үтә. Аны ясатырга беләсеңме күпме акча кирәген?»

Дөрес әйтә, йортның түбәсе белән нигезен ясату иң кыйммәтле эшләрдән шул. Түбәне карамыйча, ремонтка тотынуның мәгънәсе юк, билгеле. «Яши торган йортыңны карарга акчаң булмагач, кредит ала-ала ниемә дип чит илгән йөрисең соң син?» – дип әйтеп булмый бит инде кешегә. Әле елга ике тапкыр диген! 

Шулай да берсендә әйттем әле: «Чит илгә ял итәргә барганчы, мин башта өемне карыйм», – дидем. Аны гаепләп әйтмәдем, үз фикеремне генә белдердем. Беләсезме, нәрсә дип җавап бирде ул миңа? «Ну и син юләр! – диде. – Яшь вакытта йөреп калмагач, дөньяның матурлыгын күрмәгәч, нәрсәгә яшәп торырга? Менә мин ярты елга бер тапкыр «бетемне басып» кайтмасам, гомеремне әрәм уздырган сыман. Ремонт ерунда бит ул. Ремонтсыз да яшәп торып була. «Ник шуны эшләмәдегез?» – дип, сыек чыбык белән суктыручы юк. Өйрәнәсең аңа, күзгә күренми башлый ул бераздан». 

Ике тапкыр ялга баруны ул үз рәхәтеңә яшәү дип атый. Белмим инде... Көн саен бетон идән, бетон түшәм, бетон стеналарга карап яшәү үз рәхәтеңә яшәү дип атала микәнни?

Хезмәт хакым начар түгел, ди ул. «Кредитларым күп, шуңа күрә җитми», – ди. Ял итәргә бару өчен алган кредитын ярты елда түләп бетерә дә, ул арада тагын икенче ялы килеп җитә. Анысы өчен тагын кредит ала. Менә шундый ябык боҗра килеп чыга. Кулында – айфон. Анысы да кредитка, билгеле. Югыйсә нишли инде ул бу айфон белән? Видео яисә фото төшереп акча эшлиме? Сөйләшер өчен генә арзанрак смартфоннар да бар бит. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйм үземчә.

Дус хатыннары белән атна саен кафега барып утыруларын социаль челтәрендәге аккаунтыннан күрәм. Шулай иркен яшәгәч, эшләп кенә алган хезмәт хакы җитми, билгеле. Микрозаймнарны да еш куллана ул. Берсеннән ала, икенчесе белән шул беренче алганын түли. Анысын түләр өчен өченчесен ала... Кайсы оешмага кайчан күпме түлисен ничек башында тотып бетерә? Аларга бер генә көнгә соңарсаң да процентлары бик югары диләр бит.  

Үземнең андыйга кыюлыгым җитмәгәч (бәлки, эшләп тапкан акчамны җитәрлек итеп тота белгән акылым җиткәнгәдер), кредитка батып яшәүчеләргә гаҗәпләнәм дә, аптырыйм да, хәтта кайчагында сокланам да. Чынлап сокланам. Бернәрсәдән курыкмыйча, бүген теләгәннәренә бүген ирешеп яши бит алар. Әҗәткәме, юкмы, анысы инде икенче мәсьәлә. 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар