Логотип
Күңелеңә җыйма

Исерек айнымасын икән

Интернетны ачам да анда барысы да бәхетле хатыннар. Матур, иркен йортларда яшиләр, яхшы кухняда матур савытларда гына ашарга әзерлиләр, шкафларын ачып җибәрсәләр, андагы пөхтәлектән хушың китмәле.

Элек мин дә блогер хатын-кызларның тормышларын сокланып карап барырга ярата идем. Хәзер карамыйм, аларның рәхәт тормышы (бәлки, ул ясалма рәхәтлектер, кем белә), бертуктаусыз кыйммәтле әйберләр алып торулары, шул әйберләрне мактап утырулары ачуымны китерә. Әйтерсең, дөньяда бөтен кеше дә алар кебек иркен яши, акчаны иркен тота... 

Без менә авылда, иремнең әти-әнисе салган өйдә яшибез. Интегә-интегә икешәр сыер асрап, сөт саткан акчаларны тиенләп җыеп, шул өйгә өстәп янкорма гына төзи алдык. Кемне генә тыңласаң да, эшләргә кирәк, иренмәскә кирәк, диләр. Безме эшләмибез?! Безме иренәбез?! Интернеттагы ул хатыннар минем кебек эшләсәләрме? 

Миңа әле 46  да тулмаган. Ләкин көзге янына барып, үз кыяфәтемә карарга куркам. Җәй көне кояшта, көзен-кышын җилдә йөреп, бит тиреләрем каралып, җыерчыкланып бетте. «Үз-үзеңне карарга, кремнар сөртергә кирәк», – дип кенә әйтә күрмәгез, зинһар өчен. Сөртәм мин, һәр кичне битемә төнге крем сылап ятам. Иртән дә тидерә торган кремым бар. Әйе, косметологларга бара алганым, бит тиресенә бишәр этаптан торган тәрбия чаралары кулланганым юк анысы. Үз әнием исән чагында: «Кызым, йокы кирәк сиңа, йокы...» –  дип әйтә торган иде. Авыл җирендә кайдан килсен инде ул туйганчы йокы?

Кияүгә чыгып, балалар үстергәндә түгел, балачакта та туйганчы йокы күргәнем булмады. Үз әтием мин беренче класста укыганда үлде. Миңа – 7, сеңлемә 2 яшь иде. Ярты елдан әни икенче кешегә кияүгә чыкты. Үги әти мине беренче көннән үк яратмады. Исемем белән эндәшми, с.ка дип кенә йөртә иде. Сеңлем кечкенә булгач, аны яратты, үз кызы кебек үстерде. 

Әни эштә булып, өйдә үги әти генә булса, мин дәресләр беткәч өйгә кайтырга да куркып, әле – бер, әле икенче дус  кызымда әнинең эштән кайтыр вакыты җиткәнен көтеп утыра идем. Мине дус кызларымның әниләре – җиде ятлар ашатты, җиде ятлар кызганды. Үз әнием кызгангандырмы, юкмы – мин аны тоймадым. Үги әтидән зарлансам: «Син үзең гаепле. Лап-лоп басып йөрисең, авызыңны чәпелдәтеп ашыйсың, үзеңне матур тотмыйсың», – дип, бар гаепне миңа йөкләп калдыра иде. «Аның күзенә артык күренеп йөрмә», – дигәч, мин, тычкан баласы кебек, бер почмакка сеңеп, шыпырт кына китап укып утырырга тырыша идем. Ләкин алай утыруым да үги әтинең ачуын чыгара: кереп поскан почмагымнан сөйрәп чыгарып, гел китап кына укып утырасың, өйдә бернәрсә эшләмисең, дип, кыйный башлый иде.

Иң рәнҗеткәне – андый вакытта әнинең бу хәлне күрмәмешкә салышуы булгандыр. «Мин бит аның кызы. Ник ул мине якламый?» –  дип, әнигә үпкәләп, төне буе елый идем. 
Бүгенге акылым белән әнине аңлыйм. Авыл җирендә ир-атсыз яшәүнең авырлыгыннан курыккан инде ул. Печәнен алып кайтасы булса да, утын кистерергә, ташкүмер алып кайтып бирергә, тегермән тарттырырга да гел ир-ат кирәк бит анда. «Балаларым тагын булыр, ә тормыш итәрдәй ирне башка таба алмам», – дип уйлагандыр инде. Чыны да шул: балалы хатынга йортка кереп, тормыш арбасын тартышырга атлыгып торучы ир-атлар авылда күп булмагандыр. Шуңа күрә ул иренең бу гадәтенә күз йомып, бар гаепне миңа гына кайтарып калдырырга тырышкандыр.

Мин бүген әнигә үпкәләмим. «Син башта ул кешенең итеген киеп йөреп кара», – диләр бит. Ә мин аның итеген киеп йөреп карамадым. Үги әтидән шулай кагылып, үз әниемнән яклау күрми үскәнгә, тормышымны да үзем теләгәнчә башлап җибәрә алмадым. 

Ирем мине исерек баштан урлап алып кайтты. Ул вакытта миңа – 17, аңа 32 яшь иде. Беркайчан өйләнгәне булмаган, башын юләргә салып, эчеп йөргән кеше иде ул. Әтисе дә эчеп үлгән аның. Үги әти янында яшәгәнче, монда яшәвем яхшырак дип, аның урлап китүенә сөендем генә. Бәлки әле, ирем дә айныр дип өметләндем. Чынлап та өметләрем акланды бит. Мине урлап алып кайткан көнне мулланың өенә барып никах укыттык та, бергә яши башладык. Иремнең башын юләргә салып йөрүләре сирәгәйде. Өйдә гел минем янда сырпаланып йөрергә тырышты. 

Кайнанам да инде карт, исерек ир, салмыш малай белән яшәп бик бетерешкән иде. Мин килгәнгә җире-күге белән шатланды. Үз әниемнән ишетмәгән «кызым» сүзен миңа кайнанам әйтте. Аның яхшылыгына карата үзем дә гел яхшылык белән генә җавап бирергә тырыштым. Кая барса, кемне генә күрсә дә, кайнанам гел мине мактады. Ул мактаган саен, тагын да яхшырак булырга, аңа күбрәк хөрмәт күрсәтергә тырыштым. 

Шулай икәүләшеп тырыша торгач, аңа – малай, миңа ир булган кешене дә тәки айныттык бит. Өс-башы чиста, тамагы тук, сакал-мыегы кырылган, чәче алынган булгач, ул үзе дә шактый чибәр генә, ыспай гына кешегә әверелде. Шаянлыгы да, юмартлыгы да бар үзенең. Мин инде аны үземчә ярата да башладым. Ул да мине яраткан кебек иде. Ике кыз үстереп, икесен дә Казанда укыттык. 

Тормышыбыз үз җаена  матур гына тәгәри иде әле. Көннәрдән бер көнне минем ирне балачак дусты райондагы яңа ачылган ял итү үзәгенә эшкә чакырды. Иремә күптән түгел генә 60 яшь тулды. Сәламәтлеге шул чама: аз гына селкенсә, тезләре сызлый, биле кузгалырга тора, бер җирдә дә юньләп эшли алмый. Ә тегендә исә эш җиңел, янәсе, кунакларга мунча ягып, пар биреп кенә торасы, авыр да күтәрәсе юк, акчасын да начар түләмиләр. Бер тәүлек эшләгәч, ике тәүлек ял итәсе икән... 

Мондый эш килеп чыгуына үзе дә, мин дә сөендек. Урын өстендәге 94 яшьлек кайнанамны карыйсы булгач, мин дә эшләмим, акчага кытлык иде. 

Эх... Моның нәрсә булып бетәсен белгән булсам, ике аягының берсен дә атлатмаган булыр идем. Анда ул шушы мунчаны кунаклардан соң юып, җыештырып йөри торган бер хатын белән танышып киткән. Әйтәм бит, айныгач, ирем шаян, «юморной», юмарт кеше дип. Андый ир хатын-кызга ошый бит ул.

Боларның «гыйшык-гайрәтләрен» бик тиз сизеп алдым. Беренчедән, мин тутырып  җибәргән ризыклар шул килеш кайта башлады. «Кемдер ашатып җибәрә инде моны», – дип уйлаган идем, шулай булып чыкты да. Сменадан чыккач, өйгә туры кайтмыйча, кайдадыр гел тоткарлануы да сагайтты. 

Озак шикләнеп йөрергә туры килмәде, теге хатын телефоныма үзе шалтыратты. «Дүшәмбе эшкә озатканда, киемнәрен тутырып җибәр әле. Без тормышны бергә бәйләргә булдык», – ди. «Аның әле өйдә 94 яшьлек авыру әнисе дә бар. Анысын да алып китәсезме?» – дип сорадым. Бер сүз әйтмичә, телефонны куйды. «Әһә, –  дип уйладым. – 94 яшьлек карчыкны карыйсы була дип курыктыгызмы?» 

Иремнең бер ай сөмсере коелып йөрде. Чынлап та, боларның араларыннан «кара мәче» узган булып чыкты. Минем ир мәгъшукасына авыру әнисе барлыгын әйтмәгән икән. Әлбәттә, кемнең инде ирекле баштан урын өстендәге карчыкны карыйсы килсен? Ул хатынга ир үзе генә кирәк булган, билгеле. 

Иремнең болай читтә дәртләнеп йөрүенә шулкадәр гарьләндем. Теге юлы, сакал-мыекка батып, сасып, исереп йөргәндә ул берсенә дә түгел, миңа гына кирәк иде. Айнытып, кеше рәвешенә керткәч, башкалар белән рәттән тормыш көтә торган ир иткәч, кызыгучысы табыла икән. Халык белеп әйткән инде аны: «Исерек айнымасын, хәерче баемасын», – дигән. 

Фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды. 
 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар