Логотип
Күңелеңә җыйма

Озак яшәү бәхетме ул?

Җае чыккан саен бер-беребезгә озын гомер телибез. Ә асылда ул гомерне үзебез күз алдына да китермибез. Мисал өчен, озак еллар гомер иткән, 102 яшенә җиткән Һаҗи бабай язмышын сөйлим. Бөек Ватан сугышы ветераны. Җиде бала әтисе. Гомер буе шофер булып эшләгән кеше. Хәер... юк, озын гомерле карт турында гына түгел бу язма.

Җае чыккан саен бер-беребезгә озын гомер телибез. Ә асылда ул гомерне үзебез күз алдына да китермибез. Мисал өчен, озак еллар гомер иткән, 102 яшенә җиткән Һаҗи бабай язмышын сөйлим. Бөек Ватан сугышы ветераны. Җиде бала әтисе. Гомер буе шофер булып эшләгән кеше. Хәер... юк, озын гомерле карт турында гына түгел бу язма. 

– Сугышта да машина йөрттем, – дип, Һаҗи бабай үзе сөйләгән иде. Хәрби хезмәткә 1939 елның 8 октябрендә алынган булган. Өлкәннәр шулай бит алар, күп әйберне көненә, сәгатенә кадәр хәтерлиләр. 
– Поезд белән озак итеп барганыбыз истә. Төнге урманнар хәзер дә күз алдында. Байкал күле артындагы армиядә идек. Ел ярым хезмәт иткәч, сугыш чыкты. Безне икенче фронтка алып киттеләр. Ярты гомер Сталинградта үтте... 

Бабай җиде класс белеме булганын, гомер буе шофер булып эшләгәнен, машина йөрткәнен, ничек ялгыз калганын сөйли. Әмма... «Окружениеда калган чаклар, немецлар белән кара-каршы сугышканнар һич онытылмый. Барысы да бүгенгедәй күз алдында», – дип, сугыш темасына ничә тапкыр нокта куйса да, хатирәләрен гел шул якка каера. 

Дөресен әйткәндә, Һаҗи бабайның язмышына туры килгән сынаулар 21 яшендә сугыш ачысын тою белән генә чикләнмәгән иде шул. 
– Шушында тудым. Шушында яшәдем. Җиде улымны шушында үстердем, – ди ул. Сугыш ветеранына хөкүмәт шәһәрдән фатир да биргән. Ләкин олы кешене төп нигезеннән алып чыгып китеп кара син! Тамырлары тармакланып үскән агачны урыныннан кузгалтуга тиңдер бу гамәл. 
– Хатыныгыз, әби кая, – дигәч, сүзгә килене кушыла.  

– Әби күптән гүр иясе инде. Урыны оҗмахта булсын. Бу йортка килен булып төшеп унике ел торганнан соң ирем Вакыйф үлде. Миңа 42 яшь иде ул чакта. Юаш иде ирем. Эшендә моны иптәшләре «директордан бер әйбер сораганың юк, кайчан акча бирә, бу юлы син сора» дип котыртканнар. Совхозда акчаны вакытында бирмиләр иде. Югыйсә без акчага да артык мохтаҗ булмадык. Элек авылда бик каты эчәләр иде бит. Болар да салган булган, күрәсең. Вакыйф директор белән әйткәләшеп киткән дә тегесе «участковый чакыртам мин сиңа», дип янаган. Бу шуннан курыккандырмы... Бичара... Җирләдек.

Киленнең балалары булмаган. Ире үлгәч кайтып кына китәсе дә бит. Әти-әниләре дә кайтырга кушкан. Әмма кайнанасы: «Малайның елы тулганчы безнең белән яшәп тор әле. Үзебезне генә ташлап китмә инде, балам», – дип үтенеп сорый. Күңеле сизгәндер ананың. Шул елны ук аңа инсульт була. Кайнана урын өстенә кала. Бу хәлләр килен кешенең кулларын богаулый, авыру кайнанаңны урын өстендә калдырып нинди йөрәк белән чыгып китәсең ди ул?! Риза-бәхил булмаслар, рәнҗерләр дип курка килен. 
– Әбине бабай белән бергә карадык, – дип сөйли ул. Һаҗи бабай, җөпләп, башын кагып утыра. Әллә шушы озын гомер юлында газиз башларыннан үткәннәрне уйлап утыруы булдымы? Без килене белән сөйләшкәндә бабайның үз алдына башын кагып утырганы еш кына исемә төшә. – Әби гел урын өстенә калды. Начар чир... Юдым, җыйдым, шикләнмәдем, җирәнмәдем. Фельдшер килеп укол салып торды. Әби 1998 елның 1 гыйнварында үлде. Сиксән яше тулган көн иде. Туган көне. Аның кырыклары узганчы тордым да, бабайның биш улын чакырып кайтардым. «Нишлисез, бабайны кайсыгыз карый? Мин китәм», – дидем. Шунда: «Ташлап китәсеңме инде», – дип, өзгәләнеп елап җибәрде әти. Тегендә, әти-әниләр йортына кайтсам да артык кашык булырмын кебек иде. Бу нигездә унөч ел торган идем бит инде. Ияләнгән дә кебек... Язмыштыр. Утыз ел сыер савучы булып эшләдем шушы совхозда, – ди килене.
– Һаҗиәхмәт абый, киленегезне кияүгә сорап килүчеләр булмадымы? – дип сорыйм бабайдан.
– Сорап килүчеләр булды. Атасы бар, әнисе исән-сау, алардан сорагыз. Минем кыз түгел бит ул, дигәч, борылып китәләр иде. Мин киленгә бик рәхмәтле. Ташламады, – ди бабай. Сорап килүчеләрнең берсенә килене ризалык биргәч тә каршы булмаган ул. Килен үзе кире уйлаган. «Әллә уңам, әллә туңам. Олы яшьтә кияү кайгысы инде. Сәламәтлегеңне, алдагы көнеңне уйлап яши торган чак», – дип, сабыр гына елмая килен. Бабайны тәрбияләп яшәвенә дә 24 елдан арткан иде без күрешкәндә. Авыл җирендә кешенең теле тик тормый, авыр, нахак сүзләр дә ишетергә туры килгән. Үткәреп җибәргән, түзгән. Иң мөһиме: иренең туганнары, бабайның уллары белән уртак тел табып, тату яшәгәннәр. 
Сүз башым озын гомер теләү иде бит әле. Һаҗи бабай белән килененә дә шул сорауны бирдем.
– Йөзгә җитү, озак яшәү бәхетме ул? – дигәч, бабай көрсенеп куйды. 
– Адәм баласы өчен зур сынау ул. Шушы яшеңдә сине тәрбияләр, кадер-хөрмәт күрсәтер кешең булуы, аягөсте йөрү, үз акылыңда булуы – бәхет анысы. Озын гомер түгел, сәламәтлек, хәерле гомер теләгез, – диде бабай. 
– Гомернең Аллаһ Тәгалә биргәнен саулыкта үткәрергә язсын. Артыгы кирәк түгел, мисал өчен, картайгач мине кем карасын? Үз гаиләм, балаларым юк. Бабай үзе дә «мин теге дөнья кешесе инде», дип ята. Йөздән узуына әллә ни шат түгел. Хәләл ярын җирләгән, газиз балаларын җир куенына озаткан кешегә ул кадәр хатирәләр белән яшәве җиңел түгелдер, – дип җөпләде сүзен бабайның килене.
Бу күптәнге очрашу еш кына исемә төшә. Үз гомерен башкаларның иминлеген кайгыртуга багышлаган кешенең язмышы, ялгызлыгы турында уйланам. Бабайның: «Окружениеда калган чаклар, немецлар белән кара-каршы сугышканнар һич онытылмый. Барысы да бүгенгедәй күз алдында», – дигәннәрен уйлыйм да, тәннәрем чемердәп китә. Сигез дистә ел буе шушы хатирәләр белән яшәп кара әле!.. Ә өлкәннәр яшиләр һәм башларыннан кичкән кайгы-хәсрәтләрне, авырлыкларны җиңеп, үзләренә насыйп булган бәхетле һәр мизгелгә рәхмәтләрен укыйлар. 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар