Логотип
Арабыздан беребез

Әни роле

«Нәсилә апа үлгән», – дигән хәбәр килеп иреште. Машина бәрдергән, диделәр... Җирләргә бара алмадым, өйдә түгел идем. Бик кызгандым Нәсилә апаны! Яшь, чибәр хатын кара җир куенына кереп ятсын әле...

Ул үзе моны язмыш дип атый. Бәлки... Тик язмышларны бит үзебез язабыз. Алдында сукмакларның башкасы да булганда, ул исә нәкъ менә монысын сайлаган. 
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар – татар театры дөньясында билгеле пар. Аларны хәтерләүче тамашачы әле байтактыр. Әмма бу тарих – аларның гаилә тарихы – күпләр өчен, мөгаен, яңалык булыр. Бөтен гомере буе театр сәхнәсендә героиняларны уйнаган Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев, Зәкия Туишева премияләре лауреаты Рәзилә Мирхәт кызы МУЛЛИНА белән аның тормыштагы иң зур роле турында сөйләшәбез.
Ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

Минем бу тарихым бик ерактан башлана. Гайшә әбекәем әле мин белгәндә дә шундый чибәр иде. Зәп-зәңгәр күзле! «Чибәрәттәй» дип йөрттеләр аны авылдашлар. 1922 елны әбекәемне, хатыны үлеп, дүрт баласы белән тол калган иргә кияүгә бирәләр. Бу хакта шактый зур үскәч кенә белдем... Әбекәйнең хәлен белергә дип, ат җигеп, күрше авылдан бер баласы килеп керә, авылдан хатыны белән икенчесе килә. Ижаудан Ак түтәй – Гөлчирә апа кайтып төшә. Әнкәй йөгерә-йөгерә аларга табын әзерли. Әбекәйнең улын – 31 яшендә сугышта ятып калган Мирзасалих абыйны искә төшерәләр, бәетләр әйтәләр, җырлашып утыралар... Ә алар барысы да әбекәйнең үги балалары булган икән... «Шулкадәр чибәрлегең белән ничек дүрт балалы иргә чыктың син?» – дигән сорауны әбекәйгә бер түгел, йөз биргәнмендер. «И-и, Харис бабаң әйбәт иде шул, кызым. Авылда иң акыллысы иде», – дия иде ул. Кызыксынып кына сорасам да, әллә шул вакыт әбекәйнең күңелен рәнҗеттем инде – үземә дә шул язмыш килде. 

...1979 елда театрда эшли башладым. Шунда ук төп рольләрне бирделәр. Героиняларны уйныйм! Зур әсәрләрне сәхнәгә куйганда партнерым күбрәк Рөстәм Муллин: мин – Мәйсәрә, ул – Булат, мин – Шәмсегаян, ул – Мир-вәли... Аның белән уйнарга шундый җиңел иде: ул хәтта сәхнәдә дә хатын-кызны кадерли белә иде. Спектакль тәмамлангач, аңа, әлбәттә, Рөстәм абый дип дәшәм – миннән тугыз яшькә зуррак бит. Хатыны Нәсилә апа да театрда эшли: башта сәхнәдә уйнаган, аннан, балалар тугач, әдәбият бүлегенә күчкән. Ул еш кына безнең янга бүлмәгә кереп утыра. «Сине Рөстәм ярата, акыллы да инде Рәзилә дип әйтә», – ди. Шулкадәр әйбәт иде Нәсилә апа. «Менә бу кызыбызны яңа спектакльгә киендерергә кирәк», – дип, мине җитәкләп район башлыгына кадәр алып кергәне булды. Артисткаларны үсендерергә, киендерергә ярата иде ул. Аның вафатыннан соң да ун ел буе без ул алган киемнәр белән чыктык әле сәхнәгә.  

Ул елны Казаннан гастрольдән кайттык та җәйге ялга таралдык. Июль ае иде. Һәм бер көнне: «Нәсилә апа үлгән», – дигән хәбәр килеп иреште. Машина бәрдергән, диделәр... Казаннан Минзәләгә бер атаклы профессор килгән булган. Туган ягына – Тукай районы Ташкичү авылына кайткан җирдән, олы улы Русланны алып Нәсилә апа кире Минзәләгә, шул балалар табибына күренергә хастаханәгә барырга чыккан. Сарман трактына җиткәч, каршы якка чыгарга торганда, Руслан кинәт юлны йөгереп чыга башлый, аның артыннан Нәсилә апа да ашыгып кузгала. КамАЗ бәрдереп китә аны... Җирләргә бара алмадым, өйдә түгел идем. Бик кызгандым Нәсилә апаны! Яшь, чибәр хатын кара җир куенына кереп ятсын әле... 

Сентябрь аенда эшкә чыктык. Рөстәм абый үзгәргән иде дип әйтә алмыйм, бәлки, бик игътибар белән карамаганмындыр да. Аннан безнең Рөстәм бөтен нәрсәне эченә җыя – кешегә берни сиздерми иде ул... Ялдан чыгуга Саба районына гастрольгә китеп бардык. Кунакханәдә торабыз бит инде. Кайтып йокларга яттыммы, бер төш күрәм: Нәсилә апа кереп ишек яңагына сөялә дә миңа елмаеп карап тора... Көн дә керә! Уянам да елыйм, куркам, мине алырга кайткандыр, дим. Кунакханәдә эшләүче кызларга да зарландым. Алар: «Бездә бер әби бар, шуңа сәдака биреп, дога кылдырып кара әле», – диләр. Барып таптым ул әбине. «Курыкма, кызым, начар ният белән кермәгән. Әмма тагын күрсәң, килмә, кирәкмисең миңа, дип әйт», – дип җибәрде. Нәкъ ул әйткәнчә эшләдем – шуннан соң Нәсилә апа башка борчымады.

Ә Рөстәм белән якынаю ничек булдымы? Мин аны сизми дә калдым. «Өч аршын җир»не уйнап йөргән чагыбыз. Әйткәнемчә, ул – Мирвәли, мин – Шәмсегаян. Декабрь аенда өйгә керде ул миңа. Керде дә: «Әйдә, эшкә төшәсеңме?» – ди. Бергә төштек, кайтканда да бергә кайттык – йортларыбыз юл аша гына. Кай көнне урамга кер элеп китәм, кайтып җиткәч: «Әйдә, кереңне кертешәм», – ди. Балага дип берәр нәрсә пешереп куям – шуны алып чыгып китә. Әнисез калганда кечкенәсенә 4 яшь тә юк иде әле: анысы – авылда, әбисендә, ә зурысы әтисе янында тора, ул инде мәктәптә укый. 

Күңелемдәге хисләрне үзем аңларга өлгергәнче, театрда инде барысын да сизеп өлгерделәр. Йөрмә һаман ялгыз, чык инде шул Рөстәмгә, дип турыдан-туры әйтүчеләр дә булды. Кайсыдыр төш күргән, имеш, пар алка кигәнмен икән. Аны да никахка юрадылар. Мин кияүгә чыгарга беркайчан да ашыкмадым. Әнкәй: «Тумас борын балага батарга кирәкми. Рәхәтләнеп үзең өчен яшә, вакытың җиткәч, насыйбы табылыр», – дигән иде. Яшьлек озын булырга тиеш ул. 32 яшемдә кияүгә чыгып та, барысына да өлгердем менә... 

Театрда бу хакта сүз башлаучыларга: «Үземне үзем карый алмаганны, кеше балаларын караргамы инде миңа?!» – дим. Рөстәм белән кушылырбыз дигән уй башыма да кермәде. Минем бит әле йөргән егетем бар! 

Яңа ел алдыннан Рөстәм: «Әйдә, Чаллыга барып кайтыйк әле», – дип керде. Һәм мине бертуган сеңлесе Гөлсемнәргә алып китте. Иярдем дә киттем! Туганнарына күрсәтүе булган инде... Минзәләгә кайтуга ул миңа: «Әйдә, никах укытабыз!» – диде. Ижауга гастрольгә чыгып китәсебез бар иде – шуңа ашыктырды. Үзем аңламый да калдым – ризалаштым... Шулай да була икән. Хәер, Рөстәм ризалашмаслык кеше түгел иде. Театрда да берәү генә иде ул. Тавышын, җырлауларын күрсәгез! Сәхнәдә сиңа кап-кара күзләре белән мөлдерәп карап торулары. Рөстәмне үзенеке итәргә теләүчеләр байтак иде... Никах укытканчы әнкәй миңа: «Үзең теләп чыгасың, балаларны рәнҗетсәң, риза-бәхил түгел», – диде. 

Русланга әтисе барысын да аңлаткан иде инде. Ул беренче көннән үк миңа булышырга тырышып, янымда бөтерелеп йөри башлады. Әни дип әйтә алмады ул миңа, әмма апа да дими. Хәзер тыңлап торам, минем хакта балаларына нидер әйткәндә «мама» ди.
Илдарны 8 Март бәйрәмендә кайтып алырга тиеш идек. Тик 10 март көнне генә кайта алдык. Бик көткән инде! Ишектән кергәч, улын кочакларга дип Рөстәм кочагын җәйде. Ә Илдар йөгереп килде дә: «Әни!» – дип муеныма сарылды. Шул көннән әнигә әйләндем... Яңа гына «Азат хатын» журналының тышлыгында чыккан идем. Шаккат-тым: Илдар шул язманы юлын-юлга укый. «Кечкенә бит әле, укый да беләмени?» – дим. Әниең турында, дип, Нәсилә апаның әнисе Рәхимә әби көн саен аңа шушы журналны укыган. Текстны ятлап бетергән! Янымнан бер минутка китмичә: «Әни, нигә озак кайтмый тордың?» – ди. 

Без Ташкичүгә гел кайтып йөрдек. «Син ишектән кайтып керсәң, Нәсилә кайтып кергән кебек була», – дия иде әнисе. Мин дә үз өемдәге кебек шундук эшкә тотынам. Без кайтуга Рәхимә апа мунча ягып куя. Рөстәм белән бергә мунчага китәбез. «И-и, бер тапкыр бергә мунча кергәннәре булмады шуларның», – ди әнисе.

Аларга кайткач, бергә мунча кермәсәң, бергә ятып йокламасаң да булган бит инде. Яшьлек юләрлеге дип уйлыйм хәзер... Яңа фатирга күчтек тә, ремонт ясарга обой таба алмыйбыз. Рәхимә апа обойлар күтәртеп авылдагы кызын җибәрде... «Оныкларыма әни булдың, рәхмәт, бәбекәем», – дигәне булды аның. Акыллы хатын иде ул...

Нәсилә апаның авылдагы сеңлесе Вәсилә белән әле дә аралашабыз, шалтыратышып торабыз. Әлфинур исемле бер дус кызы исә Казаннан әле дә миңа кайтып йөри. Нәсилә апа аңа берсендә: «Безнең театрда чибәр Рәзилә бар. Мин алай-болай булсам, балаларны бер ул гына карый ала», – дигән булган. Нигә алай әйткәндер, белмим… Яшәп киттек ару гына. 

Рөстәмгә чыкканыма беркайчан да үкенмәдем. Минзәлә халкы әйбәт ул – үкенергә ирек бирмәде. Алар мине бик зур эш эшләгән кебек кабул иттеләр. Дөрес, ятим баланы карау бер дә рәхәт түгел. Киендереп чыгарасың, кесәсендә бияләе, әмма ул аны кимәгән була. Кеше исә: «Инәсе булмагач, кулында бияләе дә юк», – дип сөйли. Рәзилә балаларны яратмый, диючеләр дә булды. Киресен исбатлап йөрмәдем – нигә аңа көчемне әрәм итим.

Яратам, дип, берәү дә баласын кулында гына күтәреп йөрми. Менә бүген үз дөньялары бит, якын итмәсәләр, яныма кайтмаслар иде. Битемә маска, кулыма сөртергә кремга кадәр алып кайталар. 

Аннан Булат туды. Бала табу йортына киткәндә, Илдар артымнан: «Әни, озак торма, яме!» – дип калды. Кайттык. Баланы имезеп караватка салам. Илдар: «Әни, мин дә кабып карыйм әле! Мин дә шулай имдемме?» – ди. Аңа да каптырам. Ә ул кечкенә чагында бөтенләй иммәгән. 
Бала тугач, Нәсилә апа тагын бер төшемә керде.

Мин эшкә киләм, карыйм, ул да кереп килә икән. «Рөстәм залда», – дим аңа. Үзем уйлыйм: «Аларның ике бала, минеке берәү генә, ничек тә үстерермен инде», – дим. «Аның кайгысы юк әле», – дип китте дә барды... 

Мин балаларга шулкадәр әйбәт булырга тырыштым. Булатка 13 яшь иде. Берсендә мәктәптән кайтты да сәер сораулар бирә башлады. Кемдер безнең гаилә серен чишкән, күрәсең... «Әйе, улым, абыеңнар минеке түгел. Мин сине генә таптым», – дим. Берничек тә аңламый. Бер-ике көн ушсыз булып, аптырап йөрде. «Бер дә сизмәдеңме, улым?» – дим. Аннан: «Әгәр абыйларыңа, әни минеке генә, дисәң, күрмәгәнеңне күрсәтәм!» – дидем.

Бер тапкыр да әйтмәде. Аларның дуслыкларын күрсәгез! 

Илдар белән дә булды бу темага сөйләшү. Башка әнисе булганын белә ул, тик аны хәтерләми. Югыйсә Нәсилә апаның фотосы бездә бик озак торды, Рөстәм соңыннан гына алып куйды аны. Берсендә Илдар ниндидер ярамаган эш эшләде. Каты гына эләктердем... «Әни, син нишлисең?!» – ди. «Мин бит үги әни, сезне тукмарга тиеш», – дим. «Әни, бүтән алай дип әйтмә, яме!» – диде ул шунда. Илдар миңа бик охшаган. Беркөнне Түбән Камада аңа костюм алып йөрибез. Сатучы: «Улыгыз ничек бу кадәр сезгә охшаган?!» – ди. Миндә егетләр күп, монысына да кирәк костюм, дип Булатка күрсәтәм. «Анысы да сезнекемени?» – диде ул аптырап.

Мин килгәнче инде ничә ай хатын-кызсыз торсалар да, өйләрендә чип-чиста иде. Рөстәм бик пөхтә кеше иде ул. Эштән кайтып керүгә, киемнәрен салып урнаштырып куя. Аяк киемнәрен, носкиен юа. Малайларны да шуңа өйрәтте. Безгә аларны егерме дүртешәр көнгә калдырып чыгып китәргә туры килә иде бит. Гел үзләре генә тордылар. Булатны мәктәпкә абыйлары йөртте. Барысы да әйбәт укыды! Гел онытмыйм, Булат 1 нче класска укырга керүгә, 13 сентябрь көнне кулын сындырды. Уң кулы, җитмәсә, шактый катлаулы очрак. Ә без барыбер гастрольгә чыгып киттек: икебез дә төп рольләрдә – берничек тә кала алмыйбыз. Без кайтканда Булат сул кулы белән язарга өйрәнгән иде инде.

«Безнең балачак шундый рәхәт булды», – ди алар. Гастрольгә җыенсак, күп итеп тушенка, кәтлитләр ясап калдыра идем. Аулагөйгә дуслары җыела торган булган – шуңа рәхәт, диләр. Әмма әти-әнисез бик җиңел дә булмагандыр. Балаларның кәефләре әйбәт, әниләре кайткандыр, дип әйтәбез, ди иде халык. Алар беркайчан да тәртип бозмады, йөзебезгә кызыллык китермәде. Юлдан һәрвакыт чиста өйгә кайтып кердек: савыт-саба юылган, керләр үтүкләнгән, бар җирдә тәртип булды. Аларның бүген дә миннән тәрәзә юдыртканнары, ваннадагы кафельне чистарттырганнары юк. 

Ата-аналар җыелышларына бик йөри алмадык – без бит гел өйдә юк. Әмма балаларыгыз алай, болай, дип, бер укытучы да зарланмады. Гастрольдә булмаганда дәресләрен тикшерергә тырыштым. Илдар рәсем ясый белми – мин азрак беләм. Иншалар язганда булышмакчы булам. Тик Илдар: «Кирәкми, мондый җөмләләр белән язма, әни, минеке түгеллеген хәзер таныйлар», – дия иде. Аның белән без гел бергә: икәү беркайчан сөйләшер сүзебез бетми. Телемдә шуңа күрә гел ул... 

Руслан белән Илдарны туганнарым баштан ук минем балалар кебек кабул итте. Алар кайтса, әнкәй гел нидер пешерде – сыйларга тырышты. Ә әткәй ничек яратты аларны! Мин Булат белән декретта утырганда Илдар безнең авылда – Татар Мөшегесендә балалар бакчасына йөрде. Әткәй белән әнкәй генә түгел, бөтен авыл карашты миңа балаларны. Кемдер машинага утыртып аларны Минзәләдән алып кайта, икенчеләре алып китә... Руслан каникулларда гел бездә булды. Ул бик өлгер, тиз безнең. Чия җыйыйк дип тотынсак, минеке ярты чиләк булганда, аныкы инде гел тулып куя иде... Бер елны безне өч айга үз исәбебезгә ялга җибәрделәр. Төялешеп Мөшегегә кайтып төштек. «Бабайның сигез сарыгын ашадык, Рәзилә», – диде миңа аннары Рөстәм. Берәү дә беркемгә караңгы чырай күрсәтмәде... Энекәшләргә, киленнәргә рәхмәт: «Сезнең гаилә зур», – дип, үзебез өйдә булмаганда да итен, сөт-катыгын, эремчек-маен, йомыркасын кертеп, балконга куеп чыгалар иде. 

Рөстәм, әниегез, дип тормаса, һәр эштә ярдәм итмәсә, тормыш, бәлки, икенче төрле барыр иде. Балаларга әйтергә җиңелрәк булсын диптер инде, ул миңа «мама» дип дәшә иде. Бөтен эшне без икәү эшләдек. Бәлеш пешерәм дип тотынсам, мин камырын гына бастым: итен ул турады, суганын гомергә ул әрчеде. Биатай да шулай иде безнең. Хәзер менә малайлар барысын да эшләп куя: миңа бәлешне ясап, мичкә тыгарга гына кала. 

«Көне буе талашып утырсаң да, көне буе сөешеп, яратышып торсаң да, көн үтә», – дия иде миңа әбекәй. Без – гадәти гаилә, төрле чаклар булды. Беркайчан ачуланышмадык дигән кешегә мәңге ышанмыйм. Әмма Рөстәм бик сабыр иде ул. Кеше арасында теләсә нәрсә әйтмәде, кычкырып дәшмәде. Үз янымда мине мактамады да. Нәрсәдер пешерсәм, тәмле булганмы, дип сорый идем баштагы мәлләрдә. «Ашыйм бит!» – ди. Ә кайчак: «Ярар, хезмәтең хөрмәтенә!» – дия торган иде. Ә башкаларга сөйләгәндә, мин ишетмәгәндә: «Безнең Рәзилә!» – ди. «Рәзилә апагызның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсыз бит, дип ачулана безне», – дип көлә иде кызлар театрда. Авылда, дуслары янында да исемем гел «безнең Рәзилә» булганын ишетеп беләм. 

Мин Рөстәмне баштан ук яратканмындыр. Югыйсә тезелешеп торган егетләр булганда, курыкмыйча ике бала өстенә чыкмас идем. Яраттыра белә иде ул үзен... Безнең Рөстәмгә дөнья байлыгы әллә бар, әллә юк иде. Ятып йокларга бер караватың булса, аңа башка берни дә кирәкми – җан тынычлыгы гына булсын. Шахматчы иде ул. Кайбер көнне берәр шахмат мәсьәләсе алып кайта: кайтуга шахматларын таратып ташлый, теге мәсьәләне чишә, аннары, булды бу, дип, кире җыеп куя. Театрда күпме кешене шахмат уйнарга өйрәтте: шахмат тактасы артына утырсалар, театр гөж килә иде – репетициягә керергә оныталар... Шулкадәр күп укый, күп белә иде Рөстәм! Гастрольгә чыксак, юлда гел сөйләп бара: бу авылда шушы язучы туган, шул әсәрендә ул болай дип язган, аның мондый дәүләт бүләкләре бар... Безгә кайтсак, әнкәй белән икәү гел сәясәт турында сөйләшәләр иде. Туганнарымны якын күрде, әткәй белән әнкәйне хөрмәт итте. 
Спортны бик ярата иде. Һәр спорт командасының тарихын белә. Берсендә Новосибирск шәһәре уртасына басып, «Трактор» хоккей клубы турында сөйләп шаккаттырган иде безне. Кызыксынулары күп иде аның! Халык җыр-ларын яратты. Рөстәмнең туганнары бар да баянда уйный. Ул да уйный белә иде: яңа көй ишетсә, кайта, баянны ала, нота буенча өйрәнә һәм... баянын кире тыгып куя. Сәхнәдә җырласа да, нигәдер бер тапкыр да баян белән чыкмады. Ул сәхнәдә күренүгә – зал җанлана. Чибәр кеше иде: үзе дә, күңеле дә матур иде. Кая гына эшкә чакырмадылар, әмма аңа театр гына кирәк булды. 

Безнең әнкәй: «Ир хакы бар, ир-атны аны гел олыларга кирәк», – ди торган иде. Без бергә 30 ел гына яшәргә өлгердек. Кинәт китеп барды ул. Кичтән эштән, театрдан кайтты, ә икенче көнне иртәнге сәгать җидедә инде күзләрен мәңгегә йомды. Нибары 72 яшь иде... Театрга
иң кирәк чагында китеп барды. Миңа да... Тик нәкъ менә шулай – кинәт китү турында хыялланды ул: башкаларны борчымыйча, берәүгә дә авырлык тудырмыйча... Рөстәм гел янымда кебек. Аны искә төшермәгән көн юк бит: театрда да, өйдә дә. Балалар, оныклар җыелсак та, телебездә гел әтиләре, бабалары. Догаларымда иң элек аның исемен әйтәм. 

Ә әбекәйне гомер буе искә алып яшәдем: аның да, минем дә язмыштыр бу. 

Балаларга чит дип карамадым. Ир-ат кеше баласын шулай якын итә алмыйдыр, хатын-кыз башкача ул. 

Фото: Арахамия Анна

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар