Ә хат язарга утыруымның сәбәбе башка. Монысы кул яздырыр өчен генә булды. Классташ, күңелемдә күп еллар йөрткән бер бик зур серемне чишәм сиңа. Теге вакытта син язган хатка җавап язам. Мин сиңа үпкә сакламыйм. Син дә гафу ит.
Сәлам, классташ. Кулга каләм алып хат язмаганга байтак вакыт узган икән. Синең дә шулаймы? Хәрефләрнең язылышы онытылган кебек. Элегрәк, яшьрәк чакта (җитмешкә үрмәлибез икән ич) ул хатларны язып та күрсәттек инде! Кайда гына, кемгә генә китмәде, нинди генә адреслардан җаваплар килмәде... Үзе бер тарих. Әмма сиңа җавап язмадым бит мин. Исеңдәме, мәктәптә укыганда әле... «Без дуслар була алмыйбыз. Чөнки икебез дә бер егетне яратабыз», – дип язган идең.
Хат язу – ул бит уйлар челтәрен сүтеп, һәркайсын үз йомгагына чорнауга тиң бер могҗиза. Күп вакыт йортта, эштә урнаштырган тәртип кенә җитми, уй-фикерләрне дә барлап, «киштә-тартмаларга» тезү мохтаҗлыгы туа. И-и-и, ул хатларның хатирәләр сандыгына әверелеп, өстәл тартмаларында саргайганы да байтак. Сер саклау ансат түгел шул... Саргайта торгандыр.
Хәзер кеше хат алышмый, телефон аша тиз генә хәбәрләшеп алабыз да, бетте. Тормыш та башка. Тизлек зур. Ритм бүтән. Үзебездән өлкәннәр, әти-әниләр белән чагыштырганда без сулышны да ешрак алабыздыр төсле. Ешрак, күбрәк. Әрсезләнебрәк, кабаланып – тәмен тоймый. Синең ул хакта уйланганың юкмы?! Көчле тизлек басымы тормышыбыздан тоемлау сәләтен, хисләрне, хыялларны кысрыклап чыгара. Заман таләбе – тизлек! Тизлек, күләм һәм әрсезлек! Нәрсә һәм күпме булуы мөһим дә түгел кебек, бары кешенекеннән ким булмасын, «мин булдырдым» дип күкрәк кагарга сәбәп булсын. Башкалардан узу, башкаларны җиңү, алдау – горурлык. Хәтта көчсезләрне таптап изеп китү дә мактала. Иң мөһиме: юашлар, җебегәннәр рәтенә кермәскә. Бүре тиресе капланган сарыклар заманы.
Шуларны уйласам, хәл бетә. Гади генә әдәп, әхлак кануннары, юл кую, бер-береңне хөрмәт итү дигән төшенчәләр яшьләр өчен кыргыйлык, көлке хәзер. Ә минем моңа җан әрни. Гомер буе укытучы булып, китапханәче булып эшләп, җәмгыятьне белемле итәргә тырышып чапкан арада, дөньяның үзгәргәнен тоймый калганмын. Балаларым да хәзер: «И, әни, безне бер дә дөрес тәрбияләмәгәнсең икән», – диләр. Баксаң, хәзер «кешенекенә кагылма», «кеше өлеше – хәрам» дигән төшенчәләр юк икән бит.
Кыз балага сак караш, хөрмәт булырга тиеш, кеше баласын рәнҗетә күрмә, улым, дип кабатлауларым да хәзер көлке тоела. Кайбер кызлар үзләре дөнья көткән ирләрне төп башына утырта торган. Бармагыңны күрсәтсәң, безнең чор кызлары кебек уңайсызланып көлеп, күз яшереп тормыйлар. Бармагың белән бергә терсәгеңнән кулыңны өзеп алырлар, үзеңне мәсхәрә итеп итеп ташларлар.
Әлбәттә, төрлесе бар. Тәрбияле, яхшы кызлар да күп. Әмма алар белән дә сак кыланырга кирәк. Аларның яртысы заман психологлары, психология китаплары белән эшкәртелгән, «үз чикләрен», хокукларын бик оста яклыйлар. Әмма кеше «чикләре»турында, башкаларның да хокуклары, адәм баласының бурычлары барлыгы хакында үз гомерләрендә ишетмәгән кебек кыланалар. Киленнәрем яхшы үзе, аларның әти-әниләре белән фикерләребез туры килгәнгәме, балалар да бертөрлерәк. Малайлар да акыллы булып үсте бит, шөкер.
Ә менә оныкларга сүз әйтә торган түгел. Үз оныкларым югыйсә. Бик акыллы алар, йөрмәгән түгәрәкләре, бармаган җирләре, белмәгән нәрсәләре юк. Әмма бик күпкә өйрәтәсе дә бар иде әле аларны. Мисал өчен, айфоны булмаган, чит телләр белмәгән, гади генә итеп киенгән һәм тыйнак кына гади эштә эшләп йөргән хезмәт кешесен дә хөрмәт итәргә кирәклеген. Көннең матурлыгына, табигатьнең төрлелегенә, саулыкка, алдагы көнгә өмет белән яшәү мөмкинлеге барлыгына сөенеп яшәүнең рәхәтлеген аңлатасы иде. Һәм башкалар, һәм башкалар... Минем оныклар бит ул.
Әле ярый, татарча бераз «пупалаган» булалар. Әти-әниләре безнең белән татарча сөйләшүне таләп итеп куйды, шуның нәтиҗәсе бу. Бабай хәйләсе дә бар бераз. Ул татарча берәр әсәр яки шигырь укып, аның эчтәлеген сөйләп биргән өчен «күчтәнәч» бирә. Ачуым килмәгәе – акча түли оныкларга.
Без китапны сатып алып укыдык, үзебез белем алырга омтылып, ашкынып тордык. Китапханәгә барырга, шәһәргә укырга китәргә рөхсәт алыр өчен хуҗалыктагы бөтен авыр хезмәтне башкардык. Ә хәзерге балаларга укыганнары өчен түлибез. Каеш белән сыдырасы килә йомшак җирләренә. Әмма ярамый. Алар законнарны бездән күбрәк белә.
Әй Аллам, синдә дә шундый хәлләрме соң ул? Оныкка: «Син татар милләтеннән, мөселман динен тотарга тиеш», – дип әйтүем булган иде, моңа кадәр ишетмәгәнемне ишеттем. «Я никому, ничего не должен. Милләтне дә, динне дә үзем теләгәнен сайларга хакым бар. Әби, сез укымаган, надан булгансыз, ни әйтсәләр, шуңа ышанып, гомер буе буйсынып яшәгәнсез. Минем ирекле буласым килә», – дип, акыл сатып ята. Исең китәр. Без болай уйлый белмәдек. Үзе бот буе, борын төбе дә кипмәгән. Әтисе шырык-шырык көлә. «Әни, ул аңлап сөйләшми, аның белән сүз көрәштермә. Баланы үзегездән биздермә», – дип тора. Малайга каршы әйтү килешми инде тагын. Ул хәзер зур кеше, нәчәлник, шул балалар кулына калыр көннәребез дә ерак түгел. Хатыны белән баласы алдында аның абруен мин төшереп торыйммы? Тормыйм, әлбәттә. Бәхетләре булсын. Акыллы алар, мин балаларымны кешелекле, акыллы итеп тәрбияләдем.
Ә хат язарга утыруымның сәбәбе башка. Монысы кул яздырыр өчен генә булды. Классташ, күңелемдә күп еллар йөрткән бер бик зур серемне чишәм сиңа. Теге вакытта син язган хатка җавап язам.
Минем бабайның холкын яхшы беләсең – бер мәктәптә укыдык, бер авылдан без. Син аны бабай дип кабул да итмисеңдер инде, синең өчен ул әле дә егеттер, бәлки. Читтән карап торышка без бик матур яшәдек. Өйдәге зарны урамга чыгармадык. Шуңа тормышыбыздан көнләшүчеләр дә булды. Менә шундый яман бәндәләрнең берсе өебезгә килде дә түргә үк кереп утырды. Алдына табын кордым, чәй салдым. «Йомышым бар...» – дип килгән кешегә караңгы чырай күрсәтми идем. Бабай җаваплы эштә эшләгәч, йомыш белән килүчеләр шактый булды безгә. Күбесе эшне минем аша йөртте. Аларга да, бабайга да шулай җайлы.
Әмма бу кешенең «йомыш» дигәне башка булган.
– Бик хөрмәт итәм сине, шуңа җаным түзмәде. Дөреслеккә күзләреңне ачарга телим. Ирең сиңа хыянәт итә. Шушы көннәрдә больницага сөяркәсен китерде. Бала табар вакыты җиткән. Син моны белергә тиеш, – диде бу хатын. Ул кабахәт минем дә авырлы икәнемне белми иде. Гәүдәм җыйнак булгач, зур срокларда да эчем күзгә артык күренмәде. Улларым күптән сорап йөргән «сеңелкәш»кә инде җан кергән иде. Әмма бу хатын сөйләгән дөреслектән мин тынычлыгымны да, бик теләп көтеп алган газиз балакаемны да югалттым. Чынлап та кыз бала булган. Үле туды. Бүтән балага уза алмадым.
Ә иремнең сөяркәсе булган теге хатын кыз бала тапты. Тупырдап торган сау-сәламәт кызы туды аның. Шул баласын күтәреп, башын горур тотып авылга кайтып йөрде. Ирен беркем дә күрмәгән, белмәгән, әмма әти-әнисе «зур нәчәлник, шуңа кайтып йөрергә вакыты юк, киявебез почти министр», дип мактаналар иде.
Калганын син үзең дә яхшы беләсең. Минем ирем зур җитәкче булды, әмма безнекеләр моның белән мактанмадылар. Авылга да парлашып кайттык. Әти-әниләрнең дә йорт-җирләрен яңарттык, үзебезгә дә кирәген алдык, йортлар салдык. Теге сөяркә дә калышмады. Минем әниләргә яңа мунча эшләнсә, аныкыларга да эшләнде. Миңа ирем яңа машина алса, аны да ким-хур итмәде...
Улларым гына кечкенә вакытта сеңелкәш сорап интектерделәр. Хәзер дә әйтеп-әйтеп куялар, «эх, әни, тәки бер сеңелкәш булмады бит безнең, ә» дигән була өлкәне. Ул аеруча бик нык теләгән иде шул. Кешедә бәби күргән саен, күзләрендә мәхәббәт очкыннары кабынып, кызыгып кала иде. Шул вакытларда минем ниләр кичергәнне аңлыйсыңмы? Мең үлеп мең терелдем. Гомер буе теге көндәш белән ярышып яшәдем. Яхшырак, отышлырак булырга тырыштым. Ә ахыры ничек бетте моның? Картлык түгел, табиб карарын көтәбез менә. Күпме калган диярләр. Операциягә алмыйлар.
Гомер буе иремне көндәшкә бирмим, калдырмыйм дип тартышып яшәдем. Хатын-кыз дусларым да булмады – артык якын китермәдем берсен дә. Ирем дә, башкалар да уңганлыгыма соклансын, миңа тиңнәр булмасын дип тырыштым. Аш-суга да, бакчасына, эшенә дә өлгердем. Төн йокламасам йокламадым, әмма кирәк эшне ялт иттем. Банка япсам – ике елга җитәрлек, бәлеш салсам – телеңне йотарлык, чәкчәк катырсам – күргәзмәгә куярлык, дип мактадылар гел. Өйдәге чисталык, тәртип турында әйткән дә юк. Бабай кем белән кайтып керсә дә, суыткычтан алып табынга куярга әзер ризыгы, кабымлыгы, сые бар. Кунак бүлмәсе әзер. Тормышыбыз зарланырлык түгел, барысы да җитеш булды, бабай да сынатмады. Сөяркәләренә дә, гаиләгә дә җитте.
Дөресен әйткәндә, мине башкалар артык борчымады да. Менә шул кыз тапканы гына... Сине уйлап гомерем узды. Нигәдер күбрәк шушы дөреслекне сөйләгән теге мәгънәсез хатынга рәнҗедем гел. Ул килмәсә, мин кызымны югалтмый идем. Кыз тапсам, синнән тагын бер баш өстен буласы идем.
Хәзер нидер бүлешәсе юк. Улларым сораган сеңелкәшне син үстердең. Балаларга дөресен әйтик. Бәлки бергә тату булып яши алырлар. Улларымны алай яхшы тәрбияләдем, кешелекле алар. Бабай да нык әле, кызын яклар.
Авыруым билгеле булгач, тамчы да курыкмадым. Хәтта, ярар, бу мәсьәләдә булса да көндәшсез генә йөреп, ирем тәрбиясендә китәрмен, дигән уй килде башыма. Көлкеме?! Көләрсең дә, еларсың да... Соңыннан синең белән кавышып яшәсә дә исем китмәс иде. Үлгән кешенең кемгә исе китсен аның. Фатихамны бирергә әзер идем. Әмма, монда да ялгышканмын. Синең дә хәлләрең мактанырлык түгел икән. Дуслар да була алмадык, бер-беребездән ерак та китә алмадык, классташ. Бер-беребезнең бәхетенә тоз салып, гомер буе көндәшләр булып яшәдек.
Әллә кайчан җавап хаты язасы идем. Соңарып кына булса да, җибәрәм менә. Мин сиңа үпкә сакламыйм. Син дә гафу ит. Яраткан егетеңне үземә караттым, үземнән җибәрмәс өчен гомер буе тырыштым. Хәзер икебездән дә кала инде бабай. Уллары һәм кызы тәрбиясендә яшәсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк