4 февраль – Яман шешкә каршы бөтендөнья көрәш көне. Медицина елдан-ел көчлерәк, нәтиҗәлерәк булса да, кызганыч, яман шеш белән авыручылар саны әлегә кимеми.
Бу диагноз һәркемдә курку тудыра. Аның турында сөйләшергә яратмыйлар. Күпләр аны хәтта иң якыннарыннан да яшерергә тырыша. Шок, гаҗизлек, килешергә теләмәү, күңелдән тормыш белән бәхилләшү – менә ниләр кичерә үзендә шушы чир булуын ачыклаган кешеләр. XXI гасырның инде чирек өлеше узса да, яман шеш ул – бетү, сүнү, үлем дигән фикер аңнарыбызда һаман да яши шул әле. Янәсе, мондый авыру белән рәхәт һәм күңелле итеп яшәү мөмкин түгел. Тормыш инде беркайчан да элеккечә була алмас...
Әгәр мин сезгә шушы язманың геройлары мисалында моның киресен расларга тырышсам? Бу чирнең хөкем карары булмавына инандырсам? Әле алай гына да түгел, нәкъ менә бу диагноз аркасында яшәү ямен тоя башлаучылар барлыгын әйтсәм?
Бу дөньяда бер генә очраклылык та юк. Моңа инде тәгаен инандым. Узган елның сентябрендә Казандагы онкология диспансерында узган «РАКурс. Өч яктан караш» дип аталган форумга эләгүемә очраклылык дип кенә караган идем югыйсә. Онкологик авыруларны кисәтү, онкология белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләүгә багышланган иде ул. Республика онкология диспансерының әйдәп баручы табиблары гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән килгән белгечләр дә катнашкан бу зур чараның иҗтимагый оешма тарафыннан уздырылганын белеп, чын-чынлап гаҗәпләндем. Табибларның докладлары арасында сәхнәне бер төркем хатын-кызлар бизәде. «ДУША» вокал ансамбле дип таныштырдылар аларны. Аннары бу ханымнар үзләре теккән кием коллекциясен күрсәтте. Көй ритмына кәс-кәс атлаучы модельләр – шушы форумны оештырган «Без бергә» коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма вәкилләре, ә форумны алып баручы Юлия Ивашкевич аның җитәкчесе булып чыкты.
«Рак» дигән куркыныч диагноз белән очрашырга туры килгән кешеләрне берләштергән оешманың тарихы 2015 елдан ук башлана. Юлия Николаевна ул елны 37 яшендә өченче тапкыр әни була. Ләкин тормышының нәкъ менә шушы дәверендә бәләкәчен сөю шатлыгын гына түгел, хәсрәт тә кичерергә туры килә аңа. Урынга калган кайнанасын тәрбияләп, соңгы юлга озатуларына ярты ел да үтми, көтмәгәндә Юлиянең үз әнисе дә вафат була. Якын кешеләреңнән мәңгелеккә аерылу һәркем өчен дә зур стресс. Баласының сул күкрәген алмый башлавына ул чакта әллә ни игътибар итеп тә тормый ул. Әнисен җирләгән көнне кулы ялгыш кына күкрәгендәге төергә кагылып китә. Сөт күп төшкәнгә тыгызланганнандыр дип уйлый. Табиб та юата: «Сез бала имезәсез, шуңа күрә куркыныч булырга тиеш түгел», – ди. Нәселләрендә беркем дә яман шеш белән авырмаган, ул авыру белән бөтенләй таныш булмаган ханым күңелен тынычландыру өчен генә анализлар тапшыра, УЗИ ясата... Ләкин табибның уңай фаразы расланмый. Яшәү өчен көрәш башлана. Шул вакытта үзе кебек сынауларга дучар булган, шул юлны узган хатын-кызларны эзли Юлия. Алар белән аралашасы, киңәш сорыйсы, башкалар җиңгән, мин дә җиңәрмен, дип, күңелендә өмет уятасы килә.
Юлия Ивашкевич: «Без бергә» – пациентлар һәм волонтерларның уртак оешмасы. Аны мин үзем генә булдырдым да, үзем генә яшәтәм дип әйтмим. Без моны бергәләп эшлибез.
– Онкология белән авыручыларга ярдәм итәр өчен, дус кызым белән хәйрия фонды ачтык. Бу 2015 елның ахыры иде, – дип искә ала тормышының ул катлаулы чорын Юлия Николаевна. – 2016 елның башында инде беренче чараны оештырдык. «Мурзик» кафесында фототерапия булды ул. Фотограф һәм визажист чакырдык. Яман шешне җиңгән иң кыю ун хатын-кыз фотога төшәргә ризалык бирде. Безгә берләшергә кирәк дигән уй шул чарадан соң барлыкка килде дә. Ул вакыттагы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин да хуплады аны. «Без бергә» дигән исемне аның белән сайладык.
Оешманы төзесәк тә, авыруы турында ачыктан-ачык сөйли алган, бу хакта әйтергә оялмаган кешене табуы бик кыен иде. Ольга исемле бер ханымны очраттым. Диагноз куелгач, ул инде ике ел ярым яшәгән. Ә ул елларда ике ел ярым яши алу зур җиңү булып тоела иде. Аңа сорауларым шулкадәр күп: ничек яши алган, ничек дәваланган? Ләкин ул очрашудан баш тартты. Ничек? Нигә баш тартырга? Синең тәҗрибәң ничә кешегә файдалы булыр иде. Шуны гына сөйләп тә никадәр хатын-кызга яшәргә шанс бирер идең. Үзенең чире турында берни белергә теләмәгән хатын-кызлар да очрады. Нинди диагноз куялар, ничек дәвалыйлар – берни беләселәре килми. Аңлыйм, бу – куркудан. Ә бит сәламәтлегебез өчен үзебездән дә җаваплырак беркем юк. Куркуның бәясе – гомер.
Үзе сынау аша узганнарның башкаларга да ярдәм итәсе килә. «Без бергә» – коммерцияле булмаган оешма, без бары грантлар һәм иганәчеләр ярдәме белән генә көн итәбез. Остазларыбыз, укытучыларыбыз – волонтерлар. Алар арасында үзе диагнозда булучылар да, якын кешесе авыручылар да бар, кемнәрдер исә, бу чир белән таныш булмаса да, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә теләп килә. Командабыз зур хәзер. Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Камалар да безгә кушылды.
Онкология белән авыручыларны реабилитацияләү берьюлы берничә юнәлештә булырга тиеш, – ди Юлия Николаевна. – Аның беренчесе – физик активлык. Безнең кызлар бассейнда йөзә, Скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Бассейннар мәсьәләсен Әнисә Сәлахова үз өстенә алды. 2016 елда узган беренче чарадан бирле бергә без.
Оешма эшчәнлегендә һәркемнең үз роле. Скандинавия йөреше (аны әле Себер йөреше дип тә атыйлар) түгәрәген Елена Ефремова алып бара. Диагнозда ул 2018 елдан. «Без бергә»гә дә шул елны килә.
– Андый чакта аралашу, кемнеңдер терәген тою бик кирәк, – ди Елена. –Башта монда башкаларны тыңларга гына килә идем. Хәзер менә үз проектымны тормышка ашырам. Һәр шимбәдә таякларыбызны, термоска тутырып чәйләребезне, тәм-томнарыбызны алабыз да кызыклы яңа маршрут буйлап китәбез. Зәңгәр күл, Аккош күле, Иннополис, «Семруг», Кабан буе, Анисьин түтәлләре, Раифа монастыре, Зөя утравы, Идел ярлары... кайларда гына булмадык. Бер-беребез белән безгә бик рәхәт. Күкрәген алдырган хатын-кызлар өчен бу йөреш аеруча да файдалы – лимфостазны кисәтергә булыша ул. Мин аның белән реабилитация үзәгендә шөгыльләнә башлаган идем. Башта үзем генә йөрдем. Юлия, кызларга да кирәк, дигәч, курслар тәмамлап, инструктор булдым. Инде ничә еллар без бергә.
– Кеше ни өчен сүнә? Теләге булмаганга сүнә, – дип, әңгәмәбезне дәвам итә Юлия. – Ә иҗат итү кешедә яшәү теләге уята. Икенче юнәлешебез – иҗат. Волонтер остазларыбыз кызларны тегәргә, тасмалар белән картиналар чигәргә, зефир балчыгыннан чәчәкләр, бизәкләр ясарга, декупаж техникасына өйрәтә. Бездә сынлы сәнгать остаханәсе дә бар. Аны «НеМалевич» дип атасак та, ясаган картиналар бик матур килеп чыга. Тагын вокал түгәрәге эшли. Профессиональ хормейстер Альбина Латыйпова җитәкләгән иҗат төркемен кызлар үзләре «ДУША» дип атадылар. Җырлау – шулай ук дәвалау чарасы. Германиядә хор белән резонанслы җырлау хәтта реабилитация программасына да кертелгән.
Кызларның һәр көне бүленгән. Дүшәмбе – сынлы сәнгать, йөзү һәм боди-балет, сишәмбе – вокал һәм ленталар белән чигү, чәршәмбе – балчыктан әвәләү, чәршәмбе – тегү, җомга – бию, декупаж, шимбә – Скандинавия йөреше. Теләсәң, вакытың һәм көчең җитсә, барысына да йөри аласың. Түгәрәкләрнең барысы да бушлай. Без кызлар белән пәнҗешәмбе очраштык. Сөйләшүебез тегү машиналарының матур гына текелдәве астында узды.
Тегү түгәрәгенең идея авторы һәм рухландыручысы – Валерия Вениаминова. Гадәти тормышта ул маркетолог һәм чәч стилисты. Ә «Без бергә»дә – кием дизайнеры. Аның бохо стилендәге, җитен тукымалардан җайлы гына фасон белән үзенә дип теккән җәйге күлмәкләрен Юлия Николаевна Валериягә чәч ясатырга баргач күреп ала. Бүген инде конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуларга мөмкинлек биргән бу шөгыль шулай ук... фотосессиядән башлана. Валерия анда үзе теккән күлмәкләрне дә алып килә. Теләгән кеше фотога аларны киеп тә төшә ала. Валерияне гаҗәпләндергән һәм илһамландырган бер хәл була шунда:
– Күлмәкләрне кем генә кисә дә, барысына да килешкәненә шаккаттым, – дип искә ала ул моны. – Кызлар үзләренең бизәнү әйберләрен дә алып килгәннәр. Аларны бизәндердек, чәчләрен ясадык. Фотолар бик матур килеп чыкты. «Бу күлмәкләрне заказга тегеп бир әле», – диеште кызлар. Шунда башыма идея килде: «Нигә заказга? Аларны сез үзегез дә тегә аласыз. Ә мин өйрәтермен», – дидем. Тегү машиналары, оверлоклар инде бар иде. Кибеттән тукымалар алып кайттык. Соңыннан аларны иганәчеләр дә бирде. Башта күлмәк тектек, аннары чалбарлы костюм, блузка, итәк, сумка, калфак, изү...
Остаханәбезне дә, коллекциябезне дә «Җиңел» дип атадык. Тегәргә җиңел, кияргә җиңел, безгә бергә җиңел, яшәве җиңел... Коллекцияне тегеп бетергәч, дефиле оештырдык. Шәрык биюләре укытучыбыз Татьяна Кунчий (аның хакында соңрак сүз булачак әле. – Авт.) татарча көй сайлап, кызларны шул көйгә атлап йөрергә өйрәтте. Беренче тапкыр Түбән Камадагы шәһәр бәйрәмендә чыгыш ясадык. Аннары Питерда узган «Крылья» инклюзив кием дизайнерлары конкурсына киттек. Эрмитажда узган грандиоз чара иде ул. Урын алмасак та, кызыксындыру призына лаек булдык. Быел тагын катнашырга уйлыйбыз. Ләкин коллекциябезнең концепциясе башкачарак булачак – милли традицияләр белән заманча моданы үзара бәйләргә телибез.
Бу эштә Илсөя Нуруллина белән икәү алар. Илсөя ханым 2016 елдан бирле диагнозда.
– Үзем кичергәнгә күрә, шушы ситуациядә калганнарның хәлләрен бик аңлыйм. Операциягә кергәндә үзем дә күңелемнән бәхилләшеп, васыятемне язып калдырган идем, – дип сөйли сабырлыгы күзләреннән үк күренеп торган ханым. – Аллага шөкер, мин бу чирне җиңә алдым. Күңелне төшермәскә, начарны уйламаска өйрәндем. Һөнәрем буенча инженер химик-технолог мин. 26 ел «Түбән Кама Нефтехим»да эшләдем, лаборатория мөдире булдым. Хәзер менә кызларны тегәргә өйрәтәм. Хатын-кызның нинди хәлдә дә матур күренәсе килә. Тәненең бер өлеше булмаса да, ул барыбер хатын-кыз булудан туктамый. Киемнәрне теккәндә гәүдәнең әнә шул үзенчәлеген капларга, хәрәкәтләрне чикләмәскә, уңайлы булырга тиешлеген истә тотабыз.
Оешманың өченче юнәлеше – бию. Бая әйткәнемчә, шәрык биюе түгәрәген Татьяна Кунчий исемле волонтер җитәкли. Ул – шәрык биюе буенча берничә тапкыр Идел буе призеры, Казанда беренче «Plus size» модельләр мәктәбе ачкан кеше. Юлия аның курсларына башта үзе йөри. Үзен модель буларак сынап карау – күптәнге хыялы була.
Ольга Миронова: Онкология мине күз яшьләреннән оялмаска, чын күңелдән сөенергә өйрәтте. Ә «Без бергә» һәр көнемне кечкенә, кайчагында зур сөенечләр белән тутырды.
– Бию бик ошый кызларыбызга. Яшенә, гәүдәсенә карамый – теләге булган һәркем йөри ала анда, – ди Юля. – Бездә боди-балет белән дә шөгыльләнәләр. Бию, пилатес һәм йога хәрәкәтләрен берләштергән җиңел фитнес юнәлеше ул. Күнегүләрне чын профессиональ балерина Екатерина Сафронова уздыра.
Тагын бер мөһим эшчәнлегебез бар – онкология белән очрашканнарга мәгълүмати ярдәм дә күрсәтәбез. Моның өчен «Сәламәтлек мәктәбе» дигән махсус проект булдырдык. Лекцияләр, очрашулар, форумнар уздырабыз. Бу мәктәпнең «әнисе» – Казан онкология диспансеры табибы Әлфия Нестерова. Ул безнең белән беренче еллардан ук.
Алинә Вәлиева – «Огни добра» проектының җитәкчесе.
– Максатыбыз – ведомстволар арасында элемтә булдыру һәм ныгыту, – дип таныштыра ул үз юнәлеше белән. – Үзәктә – авыр чиргә дучар булган кеше. Безнең аңа ярдәм күрсәтерлек тәҗрибәбез бар. Күп кеше үзенең нинди мөмкинлекләре булу хакында белми дә. Берничә аудитория өчен төрле платформада эшлибез. Беренчесе – онкопациентлар һәм аларның якыннары өчен мәгълүмат җиткерү. Ничек дәваланырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Икенче платформа – бу чир белән очрашмас өчен нәрсә эшләргә? Безнең хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да сәламәтлеге мәсьәләсен күтәрәсебез килә. Алар арасында моны кайгыртучылар бик аз бит. Өченче платформа – табиблар өчен. «Киләчәк медицинасы» дип атала ул. Медицинадагы яңалыклар, яңа препаратлар, яңа ысуллар. Аерым тема – профессиональ коммуникацияләр. Әлеге проект форум форматында уза. Һәм без аны «Мең адым» дип аталган бик матур чара белән Кабан ярында тәмам-лыйбыз. Ак, кызыл, сары төсләрдәге мең фонарь кабызып, Кабан ярыннан элеккеге Камал театрына кадәр мең адым атлап барабыз. Бу марш – кешеләрнең игътибарын җәлеп иттерү өчен.
Алинә Вәлиева: Мин урманнар сүндерә алмыйм, әмма авыр хәлдә калганнарга ярдәм итә алам. Ә бу инде тормышым бушка узмаган дигән сүз.
Яңа елны сөенечле вакыйгадан башлаган «Без бергә»ләр: «Социаль бутик – Сила в стиле» проекты өчен Президент грантын отканнар. Узган елның маенда Казан ярминкәсе павильонында ул беренче тапкыр узган иде.
– Грант тагын да күбрәк кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә, – ди Юлия Николаевна, шатлыгы белән уртаклашып. – Онкология белән авырый башлагач, кешенең матди хәле авыраю сер түгел бит. Ә «Социаль бутик» – хәйрия акциясе ул. Онкология белән авыручыларга, инвалидларга бушлай киемнәр өләшәбез, протезга ихтыяҗы булганнарга протез белән ярдәм итәбез. Ләкин бушлай булса да, алар барысы да яңа, яхшы киемнәр. Чараның Казан ярминкәсе павильонында узуы да юкка түгел. Монда килгән һәркем үзен иң затлы бутикка эләккәндәй хис итәргә тиеш. Һәр елны май аенда уза ул.
Венера Исрафилова: Матбугат өлкәсендә эшләдем гомер буе, тормышым вакыйгаларга бай иде. Пенсиядә күңелсез булыр дисәм, «Без бергә» белән хәзер көннәрем тагын да күңеллерәк уза.
АВТОРДАН: Кадерле укучым, сиңа зур үтенечем бар. Танышларың арасында яман шеш белән авыручылар булса, аларга бу язманы күрсәт әле. Бәлки, кемдәдер яшәүгә өмет уятыр ул. Үзенең ялгыз түгеллеген аңларга булышыр, мөмкинлекләре турында хәбәр итәр.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк