Шул вакыт берәрсе Вәсилне балыкка дәшсен әле! Бөтен авыруларын һәм машинасы йөрерлек хәлдә түгеллеген онытып чыгып чапканын көт тә тор. Менә шунда Саниянең йөрәге әрнеп куя да инде. Кешегә ярдәм сорап йөрергә мәҗбүр иткән ялкау иренә күңеле рәнҗи. «Соң, эш сөймәсә дә, машинасына әйберләрне төяп илтеп куйса, шунда янымда болганып йөрсә, артыгын сорамыйм да бит. Ул бер түтәл казыганчы үзем өчне казып, тырмалап, ашлап, кырыкмаса-кырык эш эшләп куярга өлгерәм. Акрын эшлисең дигән юк, начар булган, дип кәефен бозмыйм, үзе күрмәгәндә шыпырт кына төзәтәм. Шулай җайлап торып та, бер ипкә китереп булмый бу арада», – дип, бу юлы да тукталышта сөйләшеп киткән бер таныш булмаган кешегә эч серләрен түкте дә салды бичара хатын.