Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем декрет ялы алды

Кияүгә чыкканда ЗАГС бусагасыннан атлап кергән мизгелдә үк, күңелемдә бер кызыклы уй бөтерелде: «Язмыш безне нинди тырмага, кайчан бастырыр икән? Ничек ул тырмаларны үзебезнең бәхетебезне ныгыта торган коралга әйләндерергә?» Өйләнешкән көнне Азатымнан күземне ала алмадым – кадерлем язмыш лотереясеннән отышлы билет тартып чыгарган кеше сыман балкый иде. Аның ихлас, самими сөенече бер яктан ничектер көлке, мәзәк булып тоелса да, йөрәк тибеше туй вальсын кабатлый иде.

Кадерлем, чыннан да, бу көнне ир-егетләргә хас булмаган сәер дулкынлану белән көтеп алды шул. Безнең туйга әзерләнүебез дә үзе бер комедия булды. Минем бер әйбергә дә исем китмәде. 
– Әйдә, әти-әниләр теләгәнчә туганнарны җыеп никах укытыйк та, аннары тыныч кына язылышып кайтыйк, – дигәч, Азатым моңа «аһ» итте. 
– Кит әле, буламаганны! Кыз бала үз гомерендә бер тапкыр булса да күпереп торган ап-ак туй күлмәге кияргә, прическалар ясарга тиеш. Ә фотоальбомга нәрсә куябыз, безнең туй альбомы булмыймы әллә? Син кыз бала бит, ничек бу әйберләргә битараф була аласың? Әти-әниләр безгә гөрләтеп туй ясарга хыялланып ничә ел акча җыялар. Һәркемнең нәселендә гомергә бер генә, туйда гына күрешә, таныша торган туганнары була. Аларны күрми калабызмы? – дип тезде генә. Ул яктан алар әнием белән килештеләр. Мәш килделәр. Туй көнне өйне, машиналарны бизәү эшенә дә Азат тәмләп, җентекләп әзерләнде. Без булачак кайнатам белән каш сикертеп, бу эшләргә түгелгән акчаларны уйлап, бер-беребезне аңладык, әмма әниләр һәм Азат башлап җибәргән масштаблы проектка каршы чыгарга базмадык. Алар шушы мәшәкатьләр белән бәхетле иде һәм моны күзәтүе үзе бер кызык булды. 

ЗАГС тантанасы вакытында алып баручы, һаваланып, шигырь юллары белән безне котлап интеккәндә шуларның барысын да уйлап, ирексездән шаркылдап көлеп җибәрдем. Барысы да аптырап калды. Алып баручы уңайсызланды. Аннан көлә дип уйлагандыр инде, бичара. Ә мин, эчемне шайтан кытыклаган кебек, тынычлана алмый көләм дә көләм. «Гафу итегез, без шундый бәхетле, шуңа шатлыгым эчемә сыймый», – дип акланган булам әле. 
Читтән карап торганда, без икебез дә бәхеттән башлары киткән, мәхәббәттән исергән ике сәрхуш, гөрләшеп туя алмас пар күгәрченнәр булып күренгәнбездер. Чынлыкта мин Азат өчен бик шат идем. Аның минем ирем була алуы белән горурлануы көлке дә, мәзәк тә, рәхәт тә булгандыр.  

Азат үзе бик акыллы, тыныч холыклы егет. Гаиләне тәэмин итәрлек төпле ике белеме бар: программист һәм архитектор. Ә табигате белән ул гаилә җанлы аш-су остасы. Аңа туганнарны тәмле ит ризыклары белән сыйларга кирәк, ул аларны үзе әзерләгән ят эчемлекләр, коктейльләр белән гаҗәпләндерергә ярата. Аш бүлмәсенә кереп китсә, дөньясын оныта ул. Плитә тирәсеннән иремне бары тик  «әйдә бакчага» дигән сүз белән генә алып чыгып китеп була. Монысы – иремнең икенче зур мавыгуы. Бакча җене аңа бала вакытында ук кагылган. Азат февраль уртасыннан ук җәйгә авылга кайтасын сабырсызланып көтеп, әнисе белән помидор, борыч үсентеләре үстереп, җәйне зарыгып көтеп ала торган булган. 
Дөресен әйткәндә, миңа иремнең шундый булуы бик ошый. Ул бабасыннан күп нәрсәгә өйрәнгән, шәһәр егете булса да, кулыннан килмәгән эше юк. 
Нәкъ менә шундый ирләрне «ышанычлы» дип атыйлардыр да инде. 

Ә мин – хәзерге заманның бетмәс мәгълүмат ташкынын йотып барырга күнеккән, хискә бик бирелми торган, һәрнәрсәнең матди һәм рухи кыйммәтен исәпләргә гадәтләнгән яңа дөнья кешесе, математик. Азат мине кайвакыт роботка тиңли. Аның ихласлыгы, балалар кебек ышанучанлыгы, бөтен нәрсәгә сокланып, гаҗәпләнеп яшәве мине саннар, формулалар дөньясыннан җиргә төшерә һәм терелтә, көлдерә, тере кеше итә. Азатым булмаса, мин чынлап та робот кебек бөтен нәрсәне планлаштырып, үз дөньяма бикләнеп яшәгән булыр идем бәлки. 

Хәер, хәзер дә плансыз булмый. Иртән торып төзегән планымны көндез үзгәртәм, кичен кадерлемә яраклашып, тагын яңа калыпка кертәм. Дөнья алга бара, дим, без дә барыйк!
Көлешә-көлешә яшәп киттек. Азат эшли, мин бәби көтәм. Азат эшеннән эт булып, бакчасын, кухнясын, гаиләсен сагынып кайтып керә. Мин көннәр буе өйдә, эшемне сагынудан үләр хәлгә җитәм. Көне-көне белән бөтенесенә эт булып өрә башлыйм, аждаһа булып барысына да ябырылыр дәрәҗәгә җитәм. Ирем кулларымны, ияккә җиткән корсагымны үбеп тынычландыра: «Җаным, бәби тугач сиңа җиңелрәк булыр. Гормоннарың котыра синең, бераз түз, алтыным», – дигән була. Мин ачуымны баса алмагач, үксеп елый башлыйм. 
Эшемә кунакка гына булса да барып кайтам, андый көннәрдә миннән дә бәхетле кеше юк. 

Ни өчен ир кеше көн саен эшкә чыгып китәргә тиеш? Кем уйлап чыгарган, дөреслеген кайсы галим исбат иткән кагыйдә бу? Улыбыз тугач та шушы уйлар башымда бөтерелде гел. Азат малайны шундый сагынып кайтып керә эшеннән, хәтта бала янында булыр өчен дип, ике атна отпуск та алды. Шунда күңелемдә туган фикерне җиткердем дә инде аңа. 
– Бәгырь, мин ел буе декретта утырсам, миннән беренче булып син качып китәчәксең. Аннары опека килеп малайны алып китәчәк. Әти-әниләр син өйдә булмаганда безгә керергә куркып торалар. Әгәр дә мин эшкә чыкмасам, котырам, үземне кулга ала алмыйм. 
– Төшеңдә дә эшең белән саташасың шул. Ә малайны кем карый? – ди ирем. 
– Син... Син шундый кайгыртучан, шундый яхшы әти...
Кирәк чакта мин бик хәйләкәр дә, иркә, назлы да була беләм анысы. Азатым уйга калды. Мин дә артык басым ясамыйм, иремнең карарын көтәм. 
– Азат, син эшеңне бик яратмыйсың бит, бигрәк тә кабинетта эшләүне. Өйдә калсаң, җаның теләгән нәрсә белән шөгыльләнер идең. Бакча, кухня... улыбыз. Теләгең булса, бәлки, читтән торып эшләү ягын карарсың?..

Мин фикеремне әйтеп бетерергә өлгермәдем, Азат телефоннан шалтыратып, кем беләндер «декретка чыгу» мөмкинлеге турында сөйләшә иде инде. Гаҗәпләнүдән телсез калдым.
Шулай итеп, ирем белән рольләрне бераз алыштык без. Һәм болай эшләү икебезгә дә бик ошады. 
Фәлсәфи яктан караганда, без җәмгыять тудырган стереотиплар әсирләре генә. Ир кеше акча табарга, ә хатын-кыз – казан янында кайнашырга тиеш дип кем әйткән? Әгәр мин акча эшләүдән ләззәт алсам, ә Азатым баланың беренче адымнарын күрүдән бәхетле була ала икән – бу бит табигый!

Хәзер безнең гаиләдә яңа тәртип урнашты. Иртән кадерлем мине эшкә илтә. Машинада ул минем көнлек планнарны тыңлый, кайчак киңәш тә бирә. Кичен каршы ала. Өйгә кайтканда бакча аша үтәбез: анда аның горурлыгы – розалар, помидорлар, салат яфраклары, кыярлар, хәтта алмагачлар, карлыган төпләре дә бар.
Әлбәттә, әниләр, дуслар безне аңламады. 
– Ирең эшләмимени? – дип, һәр сүзләренә трагедик басым ясап сораган булалар.
Мин көләм.
– Эшли, – дим. – Минем Азатым – стратегик әһәмиятле объект җитәкчесе.
Әйе, мин шулай дип әйтәм дә, бу төртмәле сорауларга каршы елмаям гына. Чөнки тормыш фәлсәфәсе китапларда түгел, беренче чиратта ул безнең кухняда, бакчада, машинада туа, аннан соң гына язучының үткен күзенә эләгеп каләменнән китапка тама. Универсаль бәхет формуласы юктыр. Әмма һәр гаиләнең үз исәп-хисабы бар. Безнеке гади: кем нәрсәдән бәхет таба – шуны эшли.

Ләкин безнең әти-әниләр бар, алар гомер буе кеше сүзеннән куркып яшәгәннәр, шуңа күнеккәннәр. Күрше хатыны подъездда Азатның әнисен тотып алган да допрос оештырган. Балалар, ничек яшиләр. Кайсы кайда эшли, имеш. «Килен эшкә чыкты. Бала белән Азат утыра, өйдә торып эшли», дигәч, диагноз куйган төсле башын кагып, әнигә сабырлык теләп китеп барган эшем иясе. Шуннан соң безгә дә көн бетте. Әни, халыктан оят, дип, Азатның үзәгенә үтә башлады. 
– Улым, ир кеше – гаиләдә баш, хатынга терәк булырга тиеш бит ул, – ди әни. – Син өйдә ятып, хатының акча эшләп йөрүе дөрес түгел, бу күренеш синең ир кеше буларак абруеңны төшерә. Кодагыйлардан оят, улыңнан оят булачак, – дип, тәмам кадерлемнең үзәгенә үтте әнисе. Танышлары иремне «подкаблучник» дип әйтүләрен дә җиткерде. Мине «ирдәүкә», дип, кайсыдыр апалары сүккән икән. Анысы нинди сүздер, белмим, әмма Азат белән безнең аралар суынды. 
Җитмәсә, эшеннән дә аптырата башладылар. Азатка оешма директоры вазыйфасын тәкъдим итә башладылар. 

Дус хатыннар ирләренең статусы, байлыгы белән мактанырга яраталар, Азатым директор булса, алар күзендә минем дә дәрәҗә үсә инде, билгеле. 
Күңелгә шик корты керде. Ирем дә дуслары арасында үзен уңайсыз хис итә кебек. Бервакыт кич белән күрәм, Азат үзе үстергән розаларына су сибеп, быдыр-быдыр сөйләшеп йөри. Кулында телефоны юк, шул гөлләр белән аралашуы икән. Башы киткән кеше сыман. Ул аларга сортларының исемнәре белән эндәшә, гаҗәеп хәл – һәркайсының исеме бар. Гөлләре белән серләшә, киңәшләшә бу. Бакчага шыпырт кына чыгып утырдым. Азат беседка янындагы розага карап эндәшкәч, түзмәдем, тавышыма бераз бәрхетле ноталар өстәп: «Бәгырь, күңелеңне тыңла, йөрәгең кушканча яшә», – дидем. Иремне куркытырмын дигән уй башыма да килмәгән иде. Көтелмәгән хәлдән ул сулы лейкасын тотып бәрде. Куркышып, берара бер-беребезгә карашып тордык та, икебез дә кинәт шаркылдап көлеп җибәрдек.  

Ул көнне озак вакыт аерылышып торган кешеләр кебек сөйләшеп туя алмадык. 
– Мин – ирекле архитектор. Үз гаиләм проектын төзим. Югары дәрәҗәләргә, директор вазыйфасына кызыкмыйм, – дидем эштәгеләргә. Бәгырь, кичер, әмма сиңа директор хатыны булырга язмаган, – диде ирем авыр сулап. Шунда үзем өчен бик мөһим ачыш ясадым мин дә. Азатымны үз фикерен яклый белгәне өчен хөрмәт итәм, үзенчә яшәргә курыкмавы өчен яратам икән бит мин. Ул карап торышка гына йомшак күңелле, хыялый бәндә. Әмма кирәк вакытта минем ирем яхшы дипломат та, көчле стратег та, белдекле эшмәкәр дә. Һәм формулалар, теорияләр белгече буларак шуны әйтә алам: бәхет формуласы бәхетле булырга курыкмауда! 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар