Логотип
Проза

УЛЫМ

Әскәр хәл итте! Ул Чаллыга барып, үзенең тынычлыгын бозган карчыкны да, кайта белмәгән улын да табып, бу шалтыратуларга нокта куячак. Моның өчен, шөкер, тиешле органнарда танышлар, дуслар җитәрлек.

Дәвамы.   

Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kaican-kaitasyn     

«Номерны алыштырырга туры килер... Бүген үк, эштән кайтышлый яңа сим-карта алам. Әллә Чаллыга барып эзләп табаргамы ул карчыкны? Бигрәк тә өенә кайта белмәгән, теге хөрәсәнне табарга иде. Чынлыкта бар микән соң ул? Ачыкларга иде», – дип озак уйланып утырды Әскәр. 
Әбинең: «Сугышып йөри күрмә, балам. Сине милисия алып китсә, мине соңгы юлга кем озатыр?! Вакыт бит инде, санаулы көннәрем...» – дигәннәре колакта кайтаваз булып кат-кат яңгырады.

Әскәр хәл итте! Ул Чаллыга барып, үзенең тынычлыгын бозган карчыкны да, кайта белмәгән улын да табып, бу шалтыратуларга нокта куячак. Моның өчен, шөкер, тиешле органнарда танышлар, дуслар җитәрлек. 

Әлеге мәсьәләне бүлмәдән чыкмый гына да хәл итәргә була иде. Бер шалтырату җитә. Ләкин үз күзләре белән шул әбине күрәсе килде Әскәрнең. Ниндидер зур кызыксыну хисе катыш, кызгану да борчый җанны. Әбинең ютәле дә хәтәр. Кешегә яхшылык эшли аласың икән, ник үзеңне тыярга?! Барырга кирәк. Аннан соң,вәгъдә – иман, дигәндәй, авызыңнан берәү дә тартып алмады, карчыкны үзең ничә тапкыр ышандырдың, лабаса. 

Әскәр өендәгеләрне кисәтеп куярга, әнисенә шалтыратты.
– Алло, әнием?
– Әү, улым. Кайтырга чыгасыңмы әле?
– Юк. Шуны әйтергә шалтырата идем. Бүген көтмәгез. Ашыгыч командировкага чыгып китәм. 
– Кай якларга, улым? Бер дә барасы җирең барлыгын әйтмәгән идең иртән. Мин кичке ашка мантый пешерә идем.
– Чаллыга барып кайтасым бар. Син борчылма, тиз арада хәл итәргә кирәкле ашыгыч эш килеп чыкты. Кичектергесез. Кайткач, сөйләрмен. Әткәй белән апаема сәлам.
– Үз машинаң белән барасыңмы?
– Әйе, үз машинам белән.
– Хәерле юл, балам. Имин йөр. Барып җиткәч шалтырат.
– Килештек. Пока, әни.

Кечкенәдән өйрәнеп үскән кагыйдә. Кайда барсаң да якыннарыңны кисәтеп, әйтеп китү. Әтисе дә, сеңлесе Ләйлә дә, барысы да бер кешегә шалтыраталар. Гаиләдәгеләр турында мәгълүмат туплаучы диспетчер – әни. Изге теләкләр, уңышлар теләп торучы да, тәмле ризык әзерләп табын коручы, бөтен туганнарны үз тирәсенә җыючы да ул.

МАРАТ
– О-о-о-о, тотылдың бит егет!
Әскәр, беркавым шикәр урлауда тотылган баладай, югалып калды. 
Марат – Әскәрнең якын дусты да, хезмәттәше дә.  Балалар бакчасындагы манный һәм тары боткасын Әскәр өчен ашап барган, мәктәптә контроль эшләрен күчереп аптыраткан, авырлыклар килсә иң беренче булып иңен куйган кеше инде ул. Шаян студент еллары да төрле өлкәләрдә белем алуга карамый, аермады бу дуслыкны. Киресенчә, мең кат сынап ныгытты, чыныктырды гына. Андый дуслык җирдә сирәк була. Ә бүгенге көндә Марат туганлыкка да дәгъва кылып йөри. Әскәрнең сеңлесе Ләйлә белән икесенең арасында хәйран гына очкыннар уйный. 

Марат шактый таза гәүдәле булса да, җиңел сөякле егет. Бүлмәгә дә шыпырт кына кереп баскан да шырык-шырык көлеп тора бит менә. Әскәрнең шаярырлык кәефе юк иде. 

– Ни булды? – дип Маратка коры гына кул сузды. 
– Кая җыендың? 
– Чаллыга. 

Беренче карашка Марат белән Әскәр арасында бернинди уртаклык та юк кебек. Әскәр – ипле, тыйнак, бик җаваплы һәм күпмедер дәрәҗәдә таләпчән, кырыс кеше. Һәр эшне алманнарга  хас төгәллек белән башкара торган педант. Аның тормышында бер генә тузан бөртегенә дә, хата-ялгышка да урын юк. 

Марат – дустының тормышына ямь өстәүче, аның нәкъ киресе диярлек. Авызы бер дә тик тормас, сүзгә тапкыр бу егетнең хәйләсе дә, чаялыгы да ике кешегә дөнья көтәргә җитәрлек. Уртак бизнесның ныгып, үсеп килүе дә, бу дуслыкның парадоксаль берлегеннән гыйбарәттер, мөгаен. Марат гәүдәгә бераз тәбәнәгрәк, ә Әскәр бер-ике башка калкурак булса, читтән алар Мигель Сервантосның Санчо Пансо белән Дон Кихот Ламанчскийны хәтерләтерләр иде. Ләкин Әскәрнең гаделлек көрәшчесе булуыннан тыш, Ламанчский белән башка охшашлыгы юк. Дусларның буйлары да артык аерылмый, бигрәк тә утырып торганда. Марат джинса чалбары белән йон свитерын салып костюм кигәндә, корсагын эченә җыеп, җилкәләрен күтәребрәк бераз суламый торса, әлбәттә, хәтта егетләрнең тазалыклары да бер чама дияргә мөмкин. Ләкин Марат костюм кияргә яратмый. 

– Мин дә барам.
– Кая? – Әскәр елмаеп куйды. 
– Командировкага! Синең белән! Борчымам, егет сүзе!
– Борчымассың, билгеле, чөнки син беркая да бармыйсың.
– Яхшы. Алайса, мин бүген сеңлең Ләйлә белән очрашам. Әниең дә кунакка чакырган иде, мантый пешерәм диде бүген. Шалтыратыйм әле. 

Марат артистларча кыланып, телефон тоткан кулын үзеннән алга сузып Ләйләнең номерын җыйды. Үзе Әскәргә кырын елмая. Күр янә!
– И... 
Әскәр ачуын чак тыеп, кырыс карашы белән көйдереп алды.
Шамакайның шамакае инде бу Марат. Ниһаять, Ләйлә трубканы алды. Дусты артистларча кулы белән телефонга ишарәли, күр янәсе, тыңлап тор! Хәзер башлыйм дигән мәгънәдә, уң кулын алга сузып, имән бармагын югары күтәреп, ым кага. Әскәр тәмам ачуы килепме,
Маратның мутлануына нокта куймакчы булыпмы, бүлмәне яңгыратып кычкырды:
– Ярты сәгатьтән гаражда көтәм. Әзер бул! Минем машинада барабыз. 
Әскәр чыгып китте. Шап итеп ябылган ишектә аның «тиле» дигәне яңгырап калды.

– Сәлам, матурым. Хәзер килеп җитәм дип әйтергә шалтырата идем, үзең дә ишеттең, бу кырыс абыеңны. Гафу ит, бәгырь, бүген күрешә алмыйбыз. Абыең белән Чаллыга командировкага китәм, үпкәләмә инде, яме. Килә алмыйм...
– Без бүген күрешергә сөйләшкән идекме? Ни сөйлисең син?
Абый кая бара? Мин дә сезнең белән! Ничәдә кузгаласыз?
– Йә, йә тормозларыңа бас, кызый. Кем-кем, ә менә син беркая да бармыйсың. Эшлекле командировкада сиңа ни калган.
– Мин абыйның да, синең дә эшне яхшы беләм. Сезгә Чаллыда ни калган? Хәзер килеп җитәм, сөйләрсең.

– Ләйлә!
– Марат!
– Яра-а-р.... Дустымны сатарга туры килә инде. Нәрсә, кайда, кайчан... Прокурор белән бер син. Бу зур сер иде, матурым. Кыз сорарга барабыз без.
– Нинди кыз?
– Ике аяклы, ике куллы! Күзе белән теле булмаса да ярый!
– Тиле! 
– Абыең да бая шулай диде. Бөтен кеше дә сезнең кебек акыллы була алмас инде, тилеләр дә бераз кирәк.
– Ярар. Кара аны, кайткач барысын да сөйләрсең. Теләсә кем янында дөньяңны онытып сайрап йөрисе булма анда. 
– Мин дә сине шулай ук бик нык... үзең кебек.
– И хыялый... Асыл кошым, ул тиклем очынып, борының күккә ышкылмасын! Тиресе юкарыр.
– Пока, җаным. Үбәм!
– Чаллыңда үбеш, бар! Кайтып тормасаң да була.

Үпкәләмәде инде Ләйлә, кылана гына. Алар гел бер-берсенә кадалып, чеметтереп сөйләшәләр. Мәхәббәтләре дә шул очкыннардан
ялкынланып китеп, йөрәкләренә капты ахры. 

Ялтыратып ышкып куйган самавыр кебек балкыган Маратның күзләрендә мәхәббәт тә, шуклык та, яшьлек тә чагыла. Егетнең карашында машина фарасын алыштырырлык, җиһанны җылытырлык нур. Дустының канәгать йөзен күреп, Әскәр дә түзмәде, көлеп җибәрде.

– Миллион откан кеше төсле балкыйсың. Миңа ияреп йөрү сине шулкадәр бәхетле итәдер, дип кем уйлаган, ә? Ничек Ләйлә дә
койрыкка тагылмады әле?
– Тагыла язган иде инде. Көчкә котылдым. Кыз сорарга барабыз, дидем.
– Булган икән. Чаллы бетереп кыз эзләп йөрибезме, дустым... Юк инде, кызлар сиңа гына карады, дияргә кала. Күрәчәгеңне шуннан чамала, егет.
– Күрәселәр алда икән. Хәер, бер-бер җирем белән тоям, безне болай да маҗаралы төн көтә. Әскәр, шулай да кая барганыбызны җүнләп аңлат әле. Чыннан да теге шашкан карчыкны эзләргә барабызмы?
– Юк, без еллар буе тилмереп  улын көткән ялгыз әбинең кемлеген һәм нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын ачыкларга барабыз. Марат, чын әйтәм, син Казанда кала аласың.
– Акылың алтын икән, абзый. Минем дә саваплы буласым килә. Кирәге чыкса, Чаллы больницасында танышларым бар. Шәһәр администрациясендә дә. Миңа таяна аласың. Бергә барабыз. Бераз машинаңда да йөреп алырмын, – дип Марат көлеп, учларын уып куйды.  

Бер яктан аның үҗәтләнеп тагылуы яхшырак та әле. Машинада йөрү тәҗрибәсе аз булган кешегә Казан – Чаллы юлы җиңел ара түгел. Бигрәк тә эштән соң, арыган килеш янәшәңдә иптәш булуы мөһим. Тегендә дә ни көтә, билгесез.

– Авырый ул әби. Үзе бик карттыр да инде. Бүген әллә ничә тапкыр шалтыратты. Ютәленә буыла да башлаган сүзен әйтеп бетерә алмый интегә. Соңгы юлга озатырга кешесе юк дип кайгыра. Хәзер кайтам, көт, дигәч кенә тынычланды. Аңлыйсыңмы, гомер буе кем булды икән ул, дип билгесезлектә яшәгәнче, бер барып күреп кайтуым дөресрәк булыр. Намусым шулай куша. 
– Шалтырат Рөстәмгә! Аның погоннары безнең алда масаеп йөрер өчен генә түгел бит. Әбиеңне дә, улын да табар. Без бит карчыкның адресын да белмибез.
– Шалтыраттым. Менә адресы. Рөстәм көтә безне.

Дәвамы бар. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kaican-kaitasyn 

Галерея

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар