Раксана әнисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аңа заманча яңгыравыклы шушы исемне кушкан да дөнья куйган. Әтисе кем булган, әби-бабасы, туган-тумачалары бармы – болары кызчыкка мәгълүм түгел. Хәер, бу сораулар аны һич тә борчымый иде. Ул яши торган йортта әти-әни дигән сүзләр бик сирәк ишетелә. Раксана аларның мәгънәсенә дә төшенми. Ашыйсылары килсә, аларны Галия апалары ашата. Фәридә апа белән Сәрия апа гел алар янында була. Раксана еласа, көйсезләнсә, зуррак кыз балалар аны юаталар, күтәреп йөртәләр, уенчыклар бирәләр иде.
Раксана бик сөйкемле, көнбагыш чәчәге кебек сап-сары чәчле, зур зәңгәр күзле, ап-ак йөзле кызчык. Үзе бик хәрәкәтчән, шаян, ятимлекнең нәрсә икәнен дә белми, сизми. Бу йортта ул иң нәние, шуңа күрә аңа игътибар да күбрәк иде. Өлкәннәр аны «төпчек кызыбыз» дип кенә йөртәләр, шуклыклары өчен дә ачуланмыйлар иде. Раксана үзе дә тәрбиячеләрен ярата, һәммәсенә тартыла. Тик үз тирәсендәге өлкәннәр арасында аның иң яратканы Хисам бабай иде.
Хисам карт монда атлар карый, төннәрен каравылда тора, малай-шалайны чүкеч-балта тотарга өйрәтә, ишегалдын тәртиптә тота иде. Аның үз өстенә алган башка вазыйфаларын да санап бетерерлек кенә түгел иде. Билгеле, балалар йорты штатында, аның хезмәт хакы алыр өчен билгеләнгән эше булгандыр булуын. Әмма ул бу йортта үз кеше, аның терәге иде. Балалар һәрчак аның тирәсендә чуалалар. Картның күңел җылысы барысына да җитә иде. Әле тәпи йөри башламас борын ук, бүлмәгә Хисам бабай керүгә, Раксана гөлдер-гөлдер килеп аңа үрелә, сөенә иде. Хисам карт кызчыкны күтәреп ала, сөя, итәгенә утырта, үчтеки-үчтеки итә. Карт китә башласа, Раксана кычкырып елый, җибәрмәскә теләп, аңа ябыша. Еш кына ул бабайның итәгендә йоклап та китә иде. Ул чакта карт аны саклык белән генә урынына илтеп сала. «Раксананы иркәләп бозасың», – ди иде аңа тәрбияче Фәридә. Ул үзе балаларны кырыслык белән тәрбияләү ягында иде. «Берни аңламый ич әле ул сабый», – дип кенә җавап бирә иде карт аңа.
Җәйләрен балаларны Кама буена, дачага алып чыгалар. Зурраклар өлкәннәргә бәрәңге, яшелчә үстерүдә булышалар. Кышка җиләк-җимеш җыешалар. Җәйләрен Раксана тулысы белән Хисам бабай карамагында кала. Зуррак балалар иртүк йә кырга эшкә, йә күрше урманга походка китәләр. Раксана исә берни сизми тәгәрәп йоклый. Ул арада Хисам бабай атлары янында кайнаша. Раксана уянгач, алар икәүләп, басуга, балаларга эчәргә салкын су илтәләр. Бабай Раксананы хуш исле яшел печән өстенә утырта да башына ак панамасын кидерә. Арабан җигелгән Рекорд кушаматлы алаша салмак кына юырта. Хисам бабай кулына дилбегәсен тоткан килеш уйга чумып бара. Ләкин Раксана аңа озак уйланырга бирми, яшел печән арасыннан тәлгәше белән кып-кызыл җиләк яисә зәп-зәңгәр чәчәк таба да, сөенечен бабасы белән уртаклаша.
– Мин таптым, менә моннан, – ди. Җиләкне берәмтекләп бүлә башлый. Бусы сиңа, бусы – миңа, янәсе. Кызчык Хисам картның балалар йокыдан торганчы ук күрше урман аланына барып печән чабуын да, бу җиләкләрне, чәчәкләрне Раксана тапсын дип үлән арасына кыстыруын да белми иде.
Раксана шулай әти-әни сүзен бер тапкыр да әйтеп карамаган килеш, беркемне дә юксынмый үсәр дә үсәр иде бәлки...
Көннәрдән бер көнне Талия исемле кызны алырга әнисе килде. Әнисе исән була торып, моңа кадәр Талия ник биредә яшәгән? Монысы балалар өчен сер булып калды. Шунысы хак: бик ошатты Раксана Талиянең әнисен. Искитмәле әйбәт апа иде ул. Талия белән рәттән хәтта Раксананы да кочаклап үпте. Балаларның һәрберсенә кәгазенә аю сурәте төшерелгән конфет бирде. Талиянең шатлыгы эченә сыймый иде. Тәрбиячеләр аның документларын әзерләгән арада, әнисенең кулыннан җитәкләп, «минем әнием, минем әнием», – дия-дия мактанып йөрде.
Әнисенең күзеннән яшь ага. Үзе зур, тупас куллары белән кызының чәченнән сыйпый иде. Моңа кадәр гел аерым игътибарга өйрәнгән Раксананың күңелендә көнчелек сыман хис уянды. Ул ярсып барып ананың икенче кулына асылынды, аннары Талиягә телен күрсәтеп: «Минем әни», – диде.
Талия моңа түзеп тора алмады. Әнисенең алдына чыкты да, аны кочаклап, елап җибәрде. «Юк, юк, минем әнием, әйе бит, әни, минеке бит, әйт, әйт», – дип кабатлады. Раксананың да тиз генә бирешәсе килмәде. Талияне читкә этәреп анага сарылды. «Минем әни, әйе бит», –дип, ул да Талиянең сүзләрен кабатлады.
Балалар моның ни белән бетәсен кызыксынып карап торалар иде. Талиянең әнисе дә аптырап калды. Кызның сүзен җөпләр иде, Раксана бигрәк сабый, әнисен кем икәнен дә белмичә, өзгәләнеп аңа сарыла. Шулчак Фәридә апалары ярдәмгә килде. Ул чүгәләп Раксананы кочаклады да: «Юк, бу апа Талиянең әнисе, тәртипле булсаң, синең әниең дә килеп алыр», – дип юаттыкызчыкны. И куанды Раксана, и шатланды. Тәрбияченең муеныннан кочаклап, кабат-кабат сорады:
– Килеп алырмы? Тәртипле булсам, килеп алырмы? – диде. Тәрбиячегә: «Алыр, алыр», –дип ышандырудан башка чара калмады.
Әнисе турындагы уй Раксананың бөтен барлыгын биләп алды. Йокларга ятканда ул иртәгә көн туасын, бәлки әле ул йокыдан торуга ук әнисе киләсен уйлап ята иде. Шулай булды ич: Талия йокыдан торганда аның койкасы янында әнисе утыра иде. Моны Раксана үз күзләре белән күрде. Раксана белән Талиянең койкалары группада янәшә тора. Раксана Талиядән иртәрәк уянган иде. Ниндидер апаның, кулъяулыгы белән авызын каплап, Талиягә карап елап утыруын күрде. Раксананың уянганын күргәч, апа аңа карап матур итеп елмайды. Шулчак Талия күзен ачты. Аптыраган кыяфәт белән апага карап торды. Апа иелеп аның маңгаеннан үбеп алды һәм пышылдап кына «Бәбкәм!» – диде. Талия башта югалып калды, аннары ниндидер көч аны апага этәрде. Таныды ул әнисен, йөрәге белән таныды һәм аның муенына асылынып: «Әни, әнием», – дип кычкырып җибәрде.
Шуннан бирле Раксана, йокларга ятканда, койкасының бер читенәрәк сыенып ята торган булды. Төнлә әнисе килә-нитә калса, иртән аңа утырырга урын булсын, янәсе.
Раксананың әнисе нинди булганын, кайдан килгәнен бик беләсе килә иде. Талиянең әнисе ник Талиянеке генә булган?
Ул үзеннән зуррак кызларны бу сорау белән аптыратып бетерә. Аның: «Әни нинди була?» –дигән соравына кызлар: «Әни әйбәт була, әни ачуланмый, иркәли», – диләр. Аларның күбесе әле әниләре белән яшәгән вакытларын хәтерли. Ләкин Раксананы бу җавап канәгатьләндерми, әнинең нинди булуы турында түгел, ничек булуы, кем булуы турында да беләсе килә аның. «Тыңламасаң да, тәртип бозсаң да ачуланмыймы?» – дип сорый. «Үз әниең ачуланса да онытыла», – ди кызлар. «Минем әни чынлап та мине килеп аламы?» – дип тагын бер кат ачыкларга тели Раксана. «Килеп алырга да мөмкин», – диләр кызлар.
Җирән чәчле Рузинә генә: «Минем әни бик теләсә дә килә алмый. Дөньяда юк ул, – дип әйтеп куя моңсу гына. Раксана әле үлемнең ни икәнен дә белми. Шуңа күрә: «Ник дөньяда юк?» – дип төпченә. Рузинә җавап бирмичә китеп бара. «Аның әнисе үлгәнгә өч ел инде, Сәкинәнең дә, Светаның, Машаның да әниләре үлгән. Монда әниле кешеләр бик сирәк», –дип аңлата кызлар. «Ничек үлгән?» – дип аңларга тырыша Раксана. «Авырган да үлгән, аннары җиргә күмеп куйганнар», – ди кызлар.
Раксана бу сөйләшүдән соң озак кына уйланып йөри, аннары үз-үзен ышандырып куя: «Минем әни үлмәгән, Фәридә апа әйтте: килеп ала, диде».
Бу көннәрдә яңгырлар яуды. Балалар мунча керделәр, өйдәге эшләр белән мәшгуль булдылар. Шуңа күрә Раксана Хисам бабай белән шатлыгын уртаклаша алмый торды. Яңгырлар туктап, көн аязуга, балалар тагын утрауга чыктылар. Раксана бу көнне түземсезләнеп көтеп алды. Бабай янәшәсенә, арбага йомшак печән өстенә менеп утырыр-утырмас ук тәтелдәргә тотынды. «Бабай, бер сүз әйтимме, әйтимме?» – дип кабатлады. Бик дулкынланудан аның битләре янып чыккан. Ул печән арасыннан гадәтенчә җиләк, чәчкә дә эзләргә онытты. Карт башта дилбегәне селкеп, атка чөңгереп җибәрде, аннары кызчыкка күз генә ташлап алды да әйтте: «Йә, белик, нинди сүзең бар икән? – диде.
Раксана күзләрен зур ачып, кулларын селтәп, бер сулыштан әйтеп салды: «Минем әнием бар, ул мине килеп ала».
Карт кызга текәлеп карап куйды, эндәшмәде. Сабыйның тууга ук ятим калуын, әнисенең үлүен, әтисенең кем булуы мәгълүм түгелен яхшы беләиде ул. Бабайның эндәшми торуын кызчык ошатмады: «Ие, инде, ие, минем әнием мине килеп ала, менә күрерсең!» – дип кабатлады. Карт авыр сулады. «Ярый, ярый, бик әйбәт. Тик син киткәч, мин нишләрмен икән соң? Кем белән басуга су илтермен?» – дигән булды.
Раксана бераз аптырабрак калды. Бу турыда уйламаган иде әле ул. Хәер, сабыйлар өчен дөньяда хәл ителми торган каршылыклар юк. Раксана да бик тиз юлын тапты: «Әни сине дә үзе белән алып китәр, бергә китәрбез», – дип кулларын чәбәкләде.
Раксана үзенең хыялы, өмете белән бәхетле иде. Беркавыт ул әнисен төшендә күрде. Ул Талиянең әнисенә охшаган да, охшамаган да иде. Өстендә Фәридә апасыныкы кебек зәңгәр бизәкле күлмәк, чәчләре сап-сары, керфекләре Хисам бабай бүләк иткән курчакныкы кебек озын, үзләре еш-еш йомылып торалар. Әнисе Раксанага бер сүз дә әйтмәде, итәгенә утыртып сөйде генә. Чәченнән сыйпады, битеннән үпте. Әнисенең куллары йом-йомшак иде, аның итәгендә утыру шундый да рәхәт. Раксананың мондый рәхәтне беркайчан да татыганы юк иде әле. Уянгач, ул як-ягына карап әнисен эзләде. Шундый татлы төштән аерылуы авыр иде аңа. Фәридә апасы, кызчыкның озак кузгалмый ятуын күреп, янына килде: йәле, кем сикереп тора?!
Кызчык зур зәңгәр күзләрен тутырып тәрбиячегә карады һәм җитди итеп әйтеп салды:
– Мин әнинең нинди булганын беләм, ул йомшак, җылы була, – диде. Аннары үз-үзенә бик ышанып өстәде: – Ул мине барыбер килеп ала, менә күрерсез, – диде.
Тәрбияче кызчыкның чәченнән сыйпады…
Архивтан алынды: «АЗАТ ХАТЫН» 5/1987 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк