Логотип
Проза

УЛЫМ

Рөстәм тынып калды. Аның ачуы ташыган иде. Дусты әллә нинди адреслар таптырды башта, аннары Чаллыга киләм, бәлки синдә кунып чыгарбыз, дип ышандырды. Нәтиҗәдә, телефонын кызлар ала!

Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/kaican-kaitasyn 

Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ulym-1774554804

Азагы.

...Кинәт фатирга кемдер керде. Күрше хатыны түгел, башка кеше. Әскәр аны башта әбинең наркоман оныгы, дип уйлады. Түгел икән, хатын-кыз, тәмле хушбуй исе бүлмәгә таралды. Караңгы коридордан шыпырт кына аш бүлмәсенә узып, ут яндырды. Әби яткан бүлмәгә килгәндә, Әскәрне күреп ахры, туктап калды. Аннан: «Кайттыңмы, имансыз!» – дип пышылдады да җәһәт кенә кире чыгып йөгерде. 

Ул арада Мөнәвәрә карчык күршесе биргән дарулар тәэсирендә йокыга изрәгән иде. Әбинең мендәрләрен рәтләп Әскәр дә чыгарга кузгалды. Шул арада фатирга берничә кеше килеп керде. Сүрән торшер яктысында шкаф янында басып торган Әскәрнең кемдер кулын каерып алды, тиз хәрәкәтләр белән берсе авызын томалады.

– Башың төрмәдә чересен, имансыз! – дип, артыннан тәмле исле хушбуй хуҗасы пышылдап калды. 
Әскәрнең кулларын богаулап тоткан әзмәверләр, сүз дә әйттерми, егетне урамга сөйрәп алып чыктылар да, машиналарына ябып та
куйдылар. Ул үзенең кемлеген аңлатып, акланып маташкан иде, үзенчә. Яңагына йодрык килеп кунгач, бәхәсләшүнең урынсыз булуына төшенде. Болар бит наркоман Мансурны тоталар! «Акчалар сакланган шкафны актарган җиреннән алдык» дип, рациядән кемгәдер хәбәр бирергә дә өлгерделәр, әнә! Өстәвенә, каршылык күрсәтте, сугышты, дип яла ягарга да күп сорап тормадылар. 

«Мансур»ны тиешле урынга озатып килүче кызны Таня түти каршы алды. Гөлнур сөйләгәннәрне тыңлап торды да, бот чабып:
– Вәт дивана! Менә тапшыр сиңа кеше гомерен! Ни эшләдең син, томана! – дип ачуланырга кереште.
– Таня түти, ник дулыйсың? Әскәр кая? – дип йокы аралаш Марат та чыгып басты. Ул арада Гөлнурдан сорау алырга, документларга кул куйдырырга менгән полиция хезмәткәрләре күренде. Ярдәм чакырып шалтыраткан туташның подъездда елап торуы Мараттан да шикләнергә сәбәп булды.
– Гражданин, сез кем буласыз?
– Башта үзеңнең кемлегеңне әйт!
Карчыкның фатирына кереп китмәкче булган Маратны, погонлыларның берсе култыклап кына алмакчы иде дә, егет аның ияк төбенә кундырды. Сугасы да булмагандыр Марат, ләкин селтәнгән арада йодрыгың кая эләгәсен чамалавы читен шул. Ни русча, ни татарча аңлаша алмаган ирләр, йодрыклар теленә күчте. Шулай итеп, Гөлнур белән Таня түтинең ай-вайларына карамыйча, тоткарлаганда каршылык күрсәткән икенче «наркоман»ны да сөйрәп алып чыгып киттеләр болар. Гөлнур, мышык-мышык борынын тартып, әби янына кереп китте. Фатир идәнендә бүлмә ярып телефон өзгәләнә иде. Кыз куркып кына Әскәрнең телефонын алды. Ниндидер Рөстәм шалтырата.

– Алло?
– Ниһаять! Ләйлә, синме бу? Абыең кая?
– Мин Ләйлә түгел. 
Элемтәнең аргы башында әче итеп сүгенделәр.
– Кем соң син? Әскәр кая? Ник ул телефонга җавап бирми?
Гөлнур, усал тавышка ни дияргә белми, бераз югалып калды.
– Сез тынычрак сөйләшә аласызмы? 
– Нәрсә? 
– Сез эт кебек өреп торганда, сорауларыгызга ничек итеп җавап бирим, ә? Тыңламасагыз, сүндерәм дә куям хәзер, үзегез эзләгез Әскәрегезне!

Рөстәм тынып калды. Аның ачуы ташыган иде. Дусты әллә нинди адреслар таптырды башта, аннары Чаллыга киләм, бәлки синдә кунып чыгарбыз, дип ышандырды. Нәтиҗәдә, телефонын кызлар ала!
– Мин Гөлнур. Мөнәвәрә түтинең караучысы.
– Миңа син кирәк түгел. Әскәрне бир әле, – дип боерды Рөстәм.
– Ул юк. Аны наркоман дип уйлап, полициягә алып киттеләр. Дустын да. Сез кем, аның туганымы? 

Көтелмәгән хәбәрдән Рөстәм өнсез калды. Ничек аның дустын наркоман белән бутарга мөмкин? Мондый хәл берничек тә була алмый. Бу нинди караучы кыз, нәрсә карап йөри ул анда? Әскәрнең телефоны аның кулына ничек килеп эләккән?
– Сез карчык торган йорттамы? Асмановлар фатирындамы?
– Әйе.
– Беркая да чыгып китмәгез. Элемтәдә булыгыз!

КОДАГЫЕБЫЗ
Рөстәм атлы усал кеше фатирга үзе генә килмәде. Наркоман урынына ялгыш тоткарланган Әскәр белән Марат та аның янәшәсендә иде. 
– Тамаша оештырдыгыз! – Рөстәмнең тавышы каты, ул дәшсә тәрәзәләр чыңлап тора. Гәүдәсе дә алпамша кадәр, аның берүзен сыйдырырга ике фатир кирәк.
– Йә, йә, акрын... – Әскәр яралы яңагын тотып көлә.
– Гафу итегез. Мин бит Мансур кайткан дип уйладым. Әбине тагын кыйнап, талап чыгып китәр, дип курыктым. 
Гөлнур куркуыннан, борчылуыннан бала төсле елап җибәрде. 

Таня түти күрше кызын юатып сүзгә кушылды:
– Мөнәвәрәттәйгә тынычлык кирәк. Әйдәгез, безгә чыгып сөйләшик. Син дә елавыңнан тукта, кызым. Егетләргә бер маҗара гына булды, әнә. Елап торма, яратмаслар! Кара әле, лачындай өч ир солтаны каршыңда. Каш сикерт тә тор!
– Абау, Таня түти. Бигрәк үткен үзегез! – дип шаяруны Марат эләктереп алды. – Без өйдәгеләргә кыз сорарга барабыз дип кикән идек тә инде. Минем Ләйләм бар, Әскәрне менә әти-әнисе дә күптән өйләндерергә теләп йөриләр. Кызы гына юк.

– Коткаручы кем соң әле монда?! Затлы бүләк коткаручыга тиеш түгелме соң? – Рөстәм Гөлнурны биленнән кочып алмакчы булып шаярды.
– Сиңа, күп өрмә, дигәннәр бит инде. Рөстәм, кеше ашына кулыңны сузма. Син төп герой түгел бүген! 
Марат белән Рөстәм чеметешеп, кул көрәштереп, тәмам уенга бирелделәр.

– Әй, карап-карап торам да, никадәр буй җитсәгез дә, җитди ирләр булып күренсәгез дә, шул ук сабый ташбашлар икән үзегез. Ризык йөртә, диләрме, язмышмы. Табышуыгыз шул түгел микән, бигрәк пар күренәсез, – дип, күрше хатын да Әскәр белән Гөлнурга сокланып куйды.

Күз яшьләренә чыланып беткән кызны дусларыннан ышыклаган арада  Әскәр үзе дә игътибар итте туташка. «Бу кадәр чиста күңелле, олы йөрәкле кызлар да бар икән әле дөньяда. Чибәр дә үзе», – дип кемдер күңелгә пышылдаган төсле булды. Йөрәк ят бер көйгә изрәгән, шәраб эчеп исергән, диярсең. Айныйсы килми. Бик тә тансык, сәер халәт. 
– Әскәр, мин Чаллыга килергә чыкканда сиңа нәрсә юраган идем?
– Төн маҗаралы булыр дип! Син аны үз башыңа юрадың ахры, әчтерхан чыпчыгы. Әле кайчан полиция участогында утырып кайтыр
идең тагын, – дип егетләр көлешүдән тыела алмыйлар. 
– Сугышып, диген! Иминлек сакчылары хезмәт күрсәткәндә, җитди каршылык күрсәтеп. Сине яклап эләктем мин анда! 

Таня апаның аш бүлмәсендә, уен-көлке, шук сүз белән төннең узып киткәне сизелми дә калды. Бүген бу таң бик иртәләмәсә дә ярап торыр
иде дә соң. Аның үз вакыты шул. 
Асылында маҗаралы һәм дәвамлы булды бу төн. Бигрәк тә Әскәрнең тормышына, бу дөньяга карашына төзәтмәләр кертте. Егетнең күп әйберләргә мөнәсәбәтен, фикерен үзгәртте. Икенче көнне Мөнәвәрәттәйне хастаханәгә урнаштырып, дуслар Казанга кайтып киттеләр. Карчыкның хәле җиңеләя төшкәч, аны калага алдыру әмәле табылды. Мансурның эзенә төшә алмадылар. Суга баткан төсле, юкка чыккан иде ул.

Ә менә Әскәрнең тормышында пәйда булган ят карчыкны үз итүен аңлатырлык сәбәпләр җитдиләнде. «Нинди әби ул сездә?» – дип кеше төпченгәндә дә гаиләдәгеләр:
– Кодагыебыз. Киленебезнең әбисе! – дип җавап бирәләр.

 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар