Ай ахыры җиткән саен бер үк хәл кабатлана. Хатынның кулына акча кергән көн – аның өчен шатлык түгел, ә ниндидер авыр исәп-хисап башланган мизгел кебек. Ул акчаны кулына ала да өстәл янына утыра. –Болары фатир өчен түләргә… болары ут-су… болары газ… – дип пышылдый-пышылдый саный ул.
Дәвамы, башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzym-mine-anla-inde
Төнге шәһәр тынлыкка чумган. Көндез тыз-быз килеп чапкан машиналардан гөр килеп торган урам бушап калган. Күп катлы йортларның тәрәзәләрендә берән-сәрән генә ут яна, кешеләр татлы йокыда. Төнге сәгать өч тулуга карамастан, Гөлназ өстәл янында утыра.
Сменасын тапшырып кайтса да эше бетми аның: кулына каләм тотып, дәфтәренә эшлисе эшләрнең исемлеген яза, хастаханәдә дәвалаучы табибның авыруларга нинди процедура билгеләнгәнен искә төшерә. Кайчак, туктап, кулын чигәсенә куеп уйга кала. Күзләре кызарып беткән, иңбашлары авырта, аркасы сызлый. Әмма туктарга ярамый – иртәгә дә авыр эш көтә аны.
Ул шәһәрнең йогышлы авырулар дәвалана торган хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Эше сменалап: тәүлек буе эшләгәч, ике көн ял бирәләр. Эшен бик тырышып башкарырга тырыша, табиб кушканнарны төгәл үтәп бара. Бүгенге сменасы да җиңелләрдән булмады. Дәваланып, өйләренә таралышкан авырулар урынына яңалары килде. Яз-көз айларында йогышлы авырулар белән хастаханәгә эләгүчеләр арта, Гөлназ моңа күнеккән инде.
Кешеләр белән эшләү җиңелләрдән түгел, авыру кешеләр арасында бик холыксызлары бар: нәрсә дә булса ошамаса, тавыш чыгарырга гына торалар, шикаять яза башлыйлар. Гөлназ үзе бик сабыр холыклы, һәр авыруга игътибар белән килергә тырыша, тәмле телен жәлләми. Шуңадыр, аны коллегалары да, авырулар да бик яраталар, эшкә килгәнен дүрт күз белән көтеп торалар. Көне буе кеше зарын тыңлап, ах-ух килеп ыңгырашып ятучы авырулар янында йөреп смена ахырында Гөлназның бер тамчы хәле калмый, эшен тәмамлап кайтып кергәндә, аягында көчкә басып тора ул. Кыен булса да эшен бик яратып башкара, кешеләргә ярдәм итә алганына шатланып бетә алмый... Уколлар ясаганда, системалар куйганда авырулар рәхмәт сүзләре яудыра. Гөлназның кулларын йомшак, сүзләре кешене тынычландыра, диләр. Хастаханәдә дәваланучылар аңа ышана, кайчак сүз белән дә, караш белән дә дәва таба. Арып-талып йөрсә дә, башкаларга елмаерга, җылы сүз табарга тырыша шәфкать туташы.
Ләкин тулы бәхет өчен Гөлназга бу гына җитми шул... Хезмәт хакы аз, көнкүреш чыгымнары арта бара. Шуңа күрә хатын тагын бер һөнәр үзләштерде, курсларга йөреп массаж ясарга өйрәнде. Башта бу һөнәр аның өчен ят, куркыныч тоелды. «Кулымнан килерме икән?» – дип күп уйланды. Ләкин тормыш мәҗбүр итте: укыды, карады, өйрәнде.
Хәзер Гөлназны танышлары массаж ясатырга өйләренә чакыра, кемдер кемгәдер киңәш итә – шулай әкренләп өстәмә эш табылып тора.
Кичке сәгатьләрдә, хастаханәдән өйгә арып-талып кайткач, ул чәй эчә дә, акча эшләргә чыгып китә. Кайчак берничә адрес буенча бара, төнгә кадәр эшли.
Чөнки аңа акча кирәк. Бик кирәк.
Ире ташлап чыгып киткәннән соң Гөлназның тормышы 180 градуска үзгәрде.
Башта Гөлназ бу хәлне кабул итә алмады. Өйдәге тынлык аңа басым ясый иде. Кайчандыр өч кеше яшәгән фатир кинәт бушап калгандай булды. Кызы бүлмәсеннән чыкмый, ашаган вакытта да әнисе белән сөйләшми, телефонын кулыннан ычкындыримый. «Кызым, ашаганда телефон тотып утырмыйлар, алып куй телефоныңны, сөйләшеп утырыйк», – дип кисәтсә дә, яшүсмер кыз аның сүзен колагына да элми, ул аны күрми, ишетми.
Гөлназ кызына берничә тапкыр тавышын күтәреп, кисәтү ясагач, Әдилә әнисе белән озак вакыт сөйләшми йөрде, бүлмә ишеген «шап» итеп ябып, бүлмәсенә кереп бикләнә торган булды. Нишлисең, замана балаларының барысы да холыксыз хәзер, башларыннан сыйпап торганны гына ярата, каршы сүз әйтсәң, характер күрсәтә башлыйлар.
Өстәл өстендә – бер чынаяк ясап куйган чәй, диванда – бер мендәр... Элек ятакны ике кеше өчен җәя иделәр, баш очына ике мендәр түшиләр иде.
Ире янәшәдә ятканда Гөлназ бик тиз йоклап китә, ә хәзер нигәдер озак кына боргаланып ята, башында мең төрле уй кайный. Вакыт узса да, күңеле белән иренең башка хатын янына чыгып китүе белән килешә алмый. «Ничек мине башкага алыштырырга була? Ничек алма бөртеге кебек газиз балаңны ташлап китәргә була?» Бу сорауларга җавап юк... Ә бит кызы да әтисе китүен бик авыр кичерде, үз-үзенә бикләнде, күзләренә моңсулык иңде...
Төн җитеп йокларга яткач, күз алдына ире килеп баса. «Нишләп болай булды? Мин кайда ялгыштым? Ничек яшәргә?»
Кайчак үзеннән-үзе күз яшьләре ага башлый. Гөлназ тәрәзә каршына килеп, караңгылыкка төбәлә – сорауларына җавап эзли, ләкин таба алмый.
Тормыш дәвам итә... Иртән барыбер торырга кирәк. Ак халатын киеп, кешеләр янына барырга, елмаерга. Иң мөһиме: Аллаһы биргән кызы бар. Аны ашатасы, киендерәсе, укытасы, кеше итәсе... Баласының киләчәге өчен җаваплылык әни җилкәсендә ята.
Гөлназ әкренләп үзен кулга алды. Еларга түгел – эшләргә өйрәнде.
Күз яшьләрен эчкә йотарга, авырлыкны йөрәгендә йөртергә өйрәнде.
Һәр яңа көнне ул бер уй белән башлый: «Барысы да яхшы булыр… түзәргә генә кирәк…»
Ай ахыры җиткән саен бер үк хәл кабатлана. Хатынның кулына акча кергән көн – аның өчен шатлык түгел, ә ниндидер авыр исәп-хисап башланган мизгел кебек. Ул акчаны кулына ала да өстәл янына утыра. Алдында – квитанцияләр, кәгазьләр, язылган суммалар.
–Болары фатир өчен түләргә… болары ут-су… болары газ… – дип пышылдый-пышылдый саный ул.
Берничә минуттан соң ук акчаның яртысы «юкка чыга».
Аннары юл чыгымнары, дарулар, көндәлек ашамлыклар…
Кулда калган акча вакланып бетә. Кесә төбендә вак тиеннәр генә чылтырый башлый.
Шунда ул авыр гына көрсенеп куя.
«Ярар… ничек тә җиткерербез…»
Үзе өчен Гөлназ күптән берни дә сатып алмый. Иске пальтосын инде ничә ел кия – җиң очлары тузган, төсе уңган. Көзге итекләренең үкчәсе кителгән, яңгырлы көннәрдә эченә су үтә башлый. Ләкин ул моңа игътибар итмәскә тырыша.
Кибет яныннан үткәндә витринадагы матур киемнәргә күз төшерә дә, акрын гына читкә борыла.
«Ярар… миңа кирәк түгел әле…» – дип юата үзен.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк