Ярты сәгать вакыт узгандыр, чегән хатыны чабынып, юынып, күзләреннән нур чәчеп, йөзләре кызарып киенү бүлмәсенә чыкты. Марья Ивановна да чишенә торган шкафы янына килде. Килде дә, куркуыннан күзләрен зур ачып, кычкырып җибәрде. Юраганга юш килә дигәндәй, аның шкафының ишеге ачык иде. «Караклар! – дип кычкырып җибәрде ул. – Шкафымны ачканнар!»
Шимбә киче... Шуңа да шәһәр мунчасы башка көннәргә караганда парлырак, шау-шулырак иде. Килеп керешкә үк борынга килеп бәрелгән каен пиннеге исенә, кайнар һавага таралган төрледән-төрле сабын, шампунь исләре дә кушылган. Тимер ләгән чыңлавы, краннан шабырдап су акканы, резина аяк киемнәренең юеш кафельдә чәпелдәгәне, пар бүлмәсендә кемнеңдер еш–еш сулап чабынган тавышлар ишетелә. Мунчада чиста су, кайнар һава гына түгел, кешеләрнең серләре дә уртак, һәркем бер–берсен белә, таный. Хәтта бирегә беренче тапкыр килгәне дә тиз арада үз кешеңә әверелә, ул бик тиз сүз куша, башкалар белән аралаша башлый. Рәхәт... Тизрәк шушы мохиткә кереп чумасы, кайнар рәхәтлектә эрисе килә. Атна буе җыелган керне генә түгел, ару–талуны, авыр уйларны, сырхауны да юып төшерә бит ул мунча.
Шушы мохиткә 40 – 45 яшьләрдәге чегән хатыны, Рада да килеп керде. Аның һәрвакыттагыча кәефе күтәренке, йөзе ачык, башы югары иде. Керә–керешкә танышларын күреп, аларны сәламләде.
Рада яшьлеге узса да, гәүдә сылулыгын, төзлеген югалтмаган. Йөзе дә тормыш мәшәкатьләре белән изелмәгән, йончымаган, кояш кебек якты. Әйтерсең бер борчуы да юк аның. Ул күптән инде табор тормышы белән яшәми. Катлы–катлы озын итәкләр дә киеп йөрми, аның өстендә гади йон күлмәк, кулында башкаларныкыннан аерылып тормаган кара сумка. Әмма табор аның күңелендә яши, ул аның горур гәүдә тотышында, башларын җиңел генә өскә чөеп сүз катуында, яулык очларын аркасына салып баш артына бәйләвендә чагыла.
Кайчагында чабыну бүлмәсеннән соң ял итү бүлмәсенә чыгып утырганда, Рада үзенең тормышы, элекке гореф–гадәтләре турында сөйли. Бу хакта ул яратып, аерым горурлык белән телгә ала. «Су – ул, кызлар, бөтен нәрсәне дә юып алу көченә ия, – ди ул тыныч, күкрәгеннән чыккан серле тавыш белән, – тәндәге керне дә, тузанны да, күз тиюне дә юарга сәләтле. Суга усал уйлар, явызлык белән керергә ярамый, югыйсә су явызлыкны ташка әверелдерә һәм ул таш синең йөрәгеңә ята», дигән ышану бар бездә. Бу чыннан да шулай!» – дип сөйләгән иде ул. Ә мунчага бер килүендә: «Без, чегәннәр, үз намусыбызның, исемебезнең пакьлеген алтыннан да ныграк саклыйбыз!» – дип тә сөйләгәне булды.
Күрәсең, бу сүзләрне ишетмәгән яки ишетеп тә аңларга теләмәгән кешеләр дә калган. Югыйсә, бер көнне мондый күңелсез хәл килеп чыкмаган булыр иде. Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты...
Марья Ивановна – корырак кына холыклы, һәрвакыт иренен тешләп, сөмсере коелып йөрүче ханым. Ишектән кергән Раданы чәнечкеле караш белән каршы алды. Чабыну бүлмәсенә кереп киткәч тә, иптәш хатынына: «Тагын килгән әле бу бәндә. Ышанмыйм мин аларга! Караклык аларның канына сеңгән, күзеңне ачып йомарга да өлгермәссең, чистартып чыгар!» – дип, авыз эченнән мыгырдап озатты.
Ярты сәгать вакыт узгандыр, чегән хатыны чабынып, юынып, күзләреннән нур чәчеп, йөзләре кызарып киенү бүлмәсенә чыкты. Марья Ивановна да чишенә торган шкафы янына килде. Килде дә, куркуыннан күзләрен зур ачып, кычкырып җибәрде. Юраганга юш килә дигәндәй, аның шкафының ишеге ачык иде. «Караклар! – дип кычкырып җибәрде ул. – Шкафымны ачканнар!»
Әйберләре урынындамы-юкмы, аны тикшерү уена да килмәде аның. «Шкафка караклар тигән», – дигән уй шундый нык башын томалаган иде, башкасы турында уйламады да.
– Менә кем ул карак! Шушы чегән хатыннан башка беркем дә булмас! – дип зәһәрләнде.
Рада: «Миңа әйтәләрме?» дигәндәй, башта бу гаеп атуны гаҗәпсенеп башыннан үткәрде. Аннары ашыкмыйча гына аңа борылды. Гаепсез рәнҗетелүдән зур итеп ачылган күзләре инде куркыныч очкын чәчә иделәр.
– Син кемгә болай эт кебек өрәсең әле? Синең әйберләреңә кем тисен? Күзләреңне чабыну бүлмәсендә калдырып чыккансың, ахры, гаепле кешене чәч төсенә карап эзләмәс идең! Әллә намусыңны ләгән эчендәге суга салып батырдыңмы?! Минем намусым – зур байлыгым! Син аның белән берүк шаярма! Ә синең намусың һәм горурлыгың шушы яньчелеп беткән тимер әрҗәдә икән, димәк!» – дип, ачык шкафка төртеп күрсәтте Рада һәм Марья Ивановнага һушына килергә ирек бирмичә, бер адым алга атлады. – Кара миңа! Игътибар белән кара!
– Миңа карап торасы юк! Сезнең нинди икәнегезне һәркем белә, – дип, чигенә–чигенә чыелдады хатын.
– Без нинди? — дип, чегән хатыны аның сүзен бүлде, аның тавышы тагын да ныграк, ышанычлырак чыкты. – Без үз намусыбызны бакырга алмаштырмыйбыз! Син мине белмисең, нәселемне күрмәдең, нахакка «бур» тамгасы салмакчы буласыңмы?
Ул Марья Ивановнага якын ук килде, хатын хәтта Раданың тән кайнарлыгын тойды:
– Каракны үзеңнекеләр арасыннан эзлә! Әгәр тагын минем халкыма күләгә салсаң, ишетсен колагың, менә шушы көн мәңге исеңнән чыкмаслык булыр.
Бу тавышка чабыну бүлмәсеннән бер–бер артлы тагын берничә ханым чыгып басты. Шул вакыт ял итү бүлмәсеннән Марья Ивановнаның иптәше килеп керде һәм эш нидә икәненә төшенгәч, гаепле тавыш белән: «Ой, Марья! Мин бу, шкафымны бутаганмын да, үземнең ачкычым белән синең шкаф ишеген ачканмын. Ишек ачылуын ачылды, ә кирегә яба алмадым. Гафу ит мине!» – дип акланырга тотынды.
Мунчада үлем тынлыгы урнашты. Башта Рада бермәл дәшми торды. Күрәсең, ул хаксыз рәнҗеткән хатынның күзенә төбәлеп, гафу үтенүен көтә иде. Ләкин Марья Ивановна калтыранган куллары белән үзе белән алып килгән ләгәнен бер аударып, бер күчереп дөбердәтүен белде. Әйтерсең аның шушы рәвешле авыр тынлыктан качуы иде.
Рада янә телгә килде:
– Йә, әйт хәзер, каракның кем икәнен күрдеңме?! Ачкычы һәр сандыкка ярый торган булгач, бәлки, ул хатында да чегән каны бардыр?!
Марья Ивановна кызарынды–бүртенде, шкафындагы әйберләрен актарган булды.
– Төрле очраклар була... Ялгышканмын димәк, кем белән булмас... – дип, авыз эченнән мыгырданды ул.
Чегән хатыныннан гафу үтенү түгел, аңа күтәрелеп карауны да кирәк дип тапмады. Моңа кадәр берни дә булмагандай, аркасын бөкрәйтеп, икенче якка борылып ук басты.
Рада мунчаны яңгыратып кычкырып көлеп җибәрде. Аннары кинәт кенә көлүеннән туктады. Аның карашы зәһәрләнде, йөзенә салкынлык йөгерде. Ул:
– Гафу үтенмә, кирәкми миңа синең гафу үтенүең. Әмма игътибар белән тыңла! Син мине бер гөнаһсызга мәсхәрәләдең. Ничәмә кешенең күз алдында рәнҗеттең. Мин сиңа аянычлы киләчәгеңне әйтеп бирәм. Кулыңа ни тотсаң, шул тузан бөртегенә әверелер. Кесәңдәге ачкычларың буталыр, алар тиешле ишекне ачмас! Һәрвакыт, ишекләреңне бикләп киткән саен, «Бикләдемме икән, юкмы?» дип, йөрәгеңә салкын йөгерер. Тынычлыгың булмаячак... – дип тезә–тезә, Марья Ивановнага киләчәк юрый башлады.
Марья Ивановна киенергә дә онытып, катып калган, йөзе агарып каткан иде. Чегән хатыны үзе сөйләде, үзе кызу-кызу киенде. Чыгып китәр алдыннан:
– Мә, ал! Бу синең фәкыйрь, буш күңелеңә хәер булсын! Үз гаебен танып, хатасын төзәтергә сүз тапмаган адәм сукбайдан да ярлырак! – дип, Марьяның әйберләре өстенә бакыр акча ыргытты да, горур атлап, ишеккә юнәлде. Хан бичәсе килә диярсең, ишек каршында торган хатын–кызлар читкәрәк китеп, аңа юл биреп калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк