Логотип
Проза

Улым

«Ишетәсеңме», – ди. Ишетмәскә дә бик риза аны Әскәр, ләкин чукрак түгел бит! Беренче тапкыр бу карчык Әскәргә ун еллар чамасы элек шалтыратты. Телефонны алуга, ят тавыш: «Улым, кайчан кайтасың?» – дип аптырашта калдырды. Егет әле җиденче сыйныфны гына тәмамлап килә иде. Әбинең ялгыш шалтыратуы аңа кызык тоелды.

– Алло...
– Әлү... Улым, кайчан кайтасың?
– Әбекәй, мин сезнең улыгыз түгел бит. Сез ялгыш җыйгансыз.
– Җыенам, дисеңме, балакаем? Әлү, улы-ы-ым, ишетәсеңме?

Карчыкның карлыккан тавышын ютәл басты. «Ишетәсеңме», – ди. Ишетмәскә дә бик риза аны Әскәр, ләкин чукрак түгел бит!
Беренче тапкыр бу карчык Әскәргә ун еллар чамасы элек шалтыратты. Телефонны алуга, ят тавыш: «Улым, кайчан кайтасың?» – дип аптырашта калдырды. Егет әле җиденче сыйныфны гына тәмамлап килә иде. Әбинең ялгыш шалтыратуы аңа кызык тоелды.

– Бу, һичшиксез, элемтә челтәре, интернет аша кешеләрне күзәтеп мәгълүмат туплаучы шымчылар эше булырга тиеш! – дип көлде егет. Алар аның кайдалыгын, өйдә күпме кеше барлыгын һәм матди хәлен тикшерәләр. Әйе, җавап биргән кешенең тавышыннан аның саулыгын, кайсы җенес, ничә яшьтә булуын билгеләргә мөмкин һәм... О-о-о, калганын уйларга да куркыныч. Бу шпионнар явыз җинаятьчеләр булса, эшләр харап. Әскәрнең гаиләсен, ул яшәгән шәһәрне, алай гына да түгел, бөтен илне зур фаҗига көтә. Кешеләр үзара талашып, байлыкларын югалтып, бер-берсеннән шикләнеп яши башларга мөмкин. Илләр арасында сугышлар чыгарга мөмкин. Фантазияләр никадәр куркыныч һәм мәгънәсез булса, шуның кадәр кызык, нәкъ чит ил кинолары кебек мавыктыргыч.

Ә чынлыкта кемдер зарыгып улын көтә. Бәлкем, оныгындыр. Ләкин кем ул? Кем аның кадерлесе? Кайда алар? Ни өчен әби Әскәргә шалтырата? Әскәрнең әнисе улының мең соравына бер гади җавап тапты:
– Олы кеше ялгыша инде ул, балам. Телефон номерын дөрес җыймаган, күрәмсең. Итагатьле итеп кенә, «сез ялгыш шалтыратасыз, чит кешегә эләктегез» дип аңлатырга кирәк иде. Бу әбекәй, бәлки, бик карттыр, ә улы эштәдер. Малае иртүк чыгып киткән булса, әбекәйгә инде бик күп вакыт үткән кебек тоелырга мөмкин. Исеңдәме, үзең дә кечкенә чагыңда, безгә ник эштә озак йөрисез, сез өйдә булмаганда кыен, әллә ничә сәгатьләр үзем генә торган кебек булам, дип әйтә идең. Олылар да шулай. Бәлки? әбекәйнең улы гаиләсе белән аерым торадыр. Әни кеше сагына инде ул. Картайгач, әтиең белән шулай шалтыратып: «Улым, син кайда? Кайчан кайтасың?» – дип аптыратырбыз да әле? бәлки. Син шул вакыт безне ачуланма, яме. Эшең никадәр күп, вакытың никадәр тыгыз булса да, ягымлы итеп эндәш. Ихлас күңелдән яныбызга кайтып килү әмәлен табарга тырыш. Һич югында, вәгъдә биреп юат, ярыймы?

– Әни, садик баласы белән сөйләшкән кебек сөйләшмә инде. Башта вәгъдә биреп юат дисең. Аннары вәгъдәңне тотарга кирәк дип нотык укырсың. Манипуляция ич бу. Балалар үскәч үз тормышлары белән яшәргә тиеш. Баланы җибәрә белергә кирәк, – дип, Әскәр үз туксанын тукыды. Әнисе белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра ала ул. Алар психология, сәламәтлек темасына да кереп китәләр, сәясәткә, тарихка да кагылып алалар, берәр фильм яки укыган китап эчтәлеген дә сүтеп җыялар. Әтиләре хәйран калып: «Телләрегез дә арымый. Кайлардан бу кадәр табышкансыздыр», – дип көлә. 

Баягы сәер әби шул ук кичтә шалтыратты. Вакыт соң иде. Әскәрнең телефонын әнисе алды.
– Әйе. Алло?! Тыңлыйм сезне.
– Балам, син кем?
– Ә сез кемгә шалтыратасыз, апа?
– Улыма. Кайда икән ул? Кайчан кайта?
– Әбекәй, сез бит дөрес шалтыратмыйсыз. Бу улыгызның телефоны түгел. Сез Казанга, чит кешеләргә эләктегез.
– Улым Казандамыни? Чит кешеләрдә ни эшли ул?
– Әбекәй, улыгызның телефонын хәтердән җыясызмы?
– Юк. Ул үзенең номерын дәфтәр битенә язып калдырды. Шалтыратам-шалтыратам, алмый. Ә бүген җавап бирдегез менә.
– Тагын бер тапкыр, акрын гына, саннарны игътибар белән карап җыеп карагыз әле. Иншалла, үзе алыр.

Шул көннән соң сәер әби, елга бер булса да шалтыратып, Әскәрнең «хәлен белде». Вакыт узган саен, егет бу әбигә хатасын аңлатып торуның кирәге югына төшенде. Телефонны алгач: «Кайтам, озакламый кайтам, әбекәй. Син борчылма, чәйләр эчеп ал, берәр сериал карый тор. Эшем бетү белән кайтып җитәрмен», – дип әйтеп куя иде. Элемтәнең теге башында кет-кет көлгән тавыш ишетелә. 
– Рәхмәт, улым. Ягымлы тавышыңны ишетим дип кенә җыйдым. Кәгазьдәге номер җавап бирми, – дигән була бичара карчык. 
Еллар узган саен, Чаллы коды белән таныш номер шалтыратса, егеткә үзен сагынып көтүче бер изге җан бар төсле тоела башлады. Бу карчык тәмам үз кешегә әйләнеп килә иде. Бары җилгә ташлаган буш вәгъдәләр генә эчне пошырды. Әллә әбекәйнең исемен, адресын сорап язып алырга кирәк булганмы соң? Тагын шул номер. 

– Алло!
Әскәр тын алырга куркып тын калды. Бу әбигә ничә яшь икән? Ул бала вакытта ук бик карт иде түгелме соң инде, бичара. Һаман улын эзли. Чынлыкта бармы икән соң аның улы? Бәлки ул исән дә түгелдер? Әскәр мәктәпне, институтны тәмамлап өлгерде бит инде. Ә бу карчык һаман да исән, һаман улын эзләп шалтырата. 
– Улым, синме бу? Балакаем, ни хәл? Сугышып йөрмисеңме?
Монысы тагын ни дигән сүз инде. Әбинең башы тәмам китә башлаган, ахрысы дип уйлады Әскәр.
– Минем сугышып йөрергә вакыт юк, әбекәй.
Никадәр сабыр булырга тырышса да, егетнең җавабы бик төксе, коры гына килеп чыкты. Бүген бу әби әллә ничәнче тапкыр шалтырата инде. Элек болай итми иде. Шалтырата да дәшми тора үзе. Яки әйткән җавапны ишетми. Өзә дә яңадан җыя. Өсте-өстенә шалтыратып нидер саткан, тәкъдим иткән телефон «террорчылары» белән алмаш-тилмәш киләләр бүген. Шундый көне туры килдеме...

– Әбекәй, сез чит кешегә ялгыш шалтыратасыз бит. Ишетәсезме?
– Кайчан кайтасың, улым? Үлгәнче бер күренеп китсәң ярар иде. Ә-ә-ә? Балакаем, бу синмени? Хәер син дә минем өчен чит кеше кебек түгел инде хәзер. Улым кайчан кайтыр икән дип борчылып шалтыраткан идем. Кәгазьдә язылган номеры җавап бирмәгәч, ике санын алыштырып җыеп карадым. Алай итсәм, син җавап бирәсең, рәхмәт. Бүген синең дә тавышың борчулы...
Әскәр җавап кайтармады. Акылын җуйган карчык белән сүз куертып торудан ни мәгънә дип уйлады ул. Шул номер шалтыратса, кулыннан эш төшә.

Дәвамы бар.

Фото: Шәфкать Ганиев

 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар