Логотип
Күңелеңә җыйма

Йөзек эчендәге сер ачылырмы, юкмы?

Ишек кыңгыравы ике тапкыр шалтырады – кискен, таләпчән итеп. Күршебез Саимә апа кебек әдәпле шаку да, курьер кебек түземсез шалтырату да түгел иде бу. Мин кем шалтыратуын шунда ук таныдым.

Инде бу шалтыратуны  унбиш елга якын ишетмәсәм дә. Кулларым нигәдер дерелди башлады: кулымдагы эш коралын ашыгып өстәлгә куйдым. 

Өстәлемдә, якты лампа астында, 1943 елгы «Кировские» сәгатенең эчке механизмнары ята иде. Мин инде бер атна аның механизмын төзәтеп маташам – шактый еллар элек туктап калган сәгатькә яңадан «җан өрергә» тырышам. 1941 елда Мәскәүдән 2 нче сәгать заводы җиһазлары һәм эшчеләре Чистайга эвакуацияләнә. Башта ул фронт өчен хәрби продукция чыгара. 1943 елдан завод тыныч продукция – кул сәгатьләре чыгара башлый. Бу сәгать – иң беренче модельләрдән.  

Остаханәм – минем ныгытмам: машина мае, сумала һәм гасырлар тузаны исе сеңгән урын. «Сәгатьләр төзәтәм» дигәч, бик күпләр аптырап кала. Әйе, хатын-кыз һөнәре түгел инде. Тик нишлим... миңа ошый шушы эш. 

Маңгайга киеп куйган линзаны салдым, кулларымны майлы алъяпкычка сөрттем. Тышта яңгыр сибәли. Күңел халәтем дә мизгел эчендә шушы һава торышына охшап калды: соры, елак, төссез... 

Ялгышмадым, ишек төбендә Марс басып тора иде.

Ундүрт ел. Нәкъ шушындый салкын, яңгырлы бер иртәдә чыгып киткән иде ул. Подъезддан чыгып юл сумкасын машинаның арткы утыргычына куюын, аннан ашыгып руль артына утыруын, кире уйлый күрмим дигәндәй ашыгып кузгалып китүен мин кухня тәрәзәсеннән карап калдым. Күтәрелеп өченче каттагы фатирымның тәрәзәләренә карамады. Аны озатканда һәрвакыт шунда басып торуымны бик яхшы белсә дә... 

Исәнләшкәнче үк күрдем – ул үзгәргән иде. Җилкәләре киңәйгән, сакал үстергән, чәченә чал кергән. Өстендә кыйммәтле кашемир пальто. Яхшы тәмәке, яхшы парфюм исе килә. Башка дөнья кешесе инде... 
– Исәнме, Ләйсәнә, – диде ул.

Мин дәшмәдем. Сүз дәшәргә әле көчем юк иде. Тавышы үзгәрмәгән! Шулкадәрле кадерле тавыш!
Бер мизгелгә генә үземә читтән карадым: өстемдә иске футболка (чәй табы да бар әле анда!), чәчемне артка резинка белән җыеп куйган (әллә кайчан буямаган!), тырнаклар ясалмаган (юк, лак белән каплатырга өйрәнә алмадым!)... Остаханәмдә – үзем генә җаен белгән тәртип. Каршымда басып торган бу кешенең номерын мин телефонымнан унике ел элек бетердем, ә үзем бүгенгәчә яттан хәтерлим...
– Кертмисеңмени? – диде ул.

Сорау кебек яңгырамады аның бу сүзе: кертсәң дә керәм, кертмәсәң дә керәм кебек ишетелде. 

Мин читкә тайпылдым. Кунакчыллык түгел иде бу, үткәннәрнең көтмәгәндә юлыма  чыккан өрәге белән бәхәсләшергә теләмәү иде бугай. 

Без кухняга уздык. Монда барысы да элеккечә иде. Лимон рәсеме төшкән обойлар, яран гөлләре чәчәк атып утырган киң тәрәз төбе... Марк тәрәзә янындагы иске урындыкка утырды. Без соңгы тапкыр сүзгә килгән көндә дә ул шул урынга утырган иде.
– Син һаман да вакытны «дәвалыйсың» икән, – диде ул остаханәм ягыма башы белән ымлап.
– Төзәтәм, – дип җавап бирдем.
– Интернетта синең хакта язылган бер язманы очраттым. Шактый зур заказларың бар икән…

Суны чәйнек төбенә генә салып куйган идем – кайнап та чыкты. Чәй ясап, аның алдына чынаякны китереп куйдым.
– Нигә килдең, Марс?
Эчә башлаган чәен өстәлгә куйды һәм күтәрелеп күзләремә карады. Карашы шунда ук кырысланды. 
– Әбиемнең йөзеге кирәк. Ахак кашлы… Хәтерлисеңме? Апа аны мине югалтты дип уйлаган…

Минем дәшми торуымны ул  башкача аңлады бугай.
– Ул синдәдер бит?
– Әйе. Ундүрт ел буе шкафта тора. Ул йөзек турында алданрак искә төшерерсең дип көткән идем.
– Аллага шөкер! Мин аны сатып алырга да әзер. Теләсә нинди бәягә! 
– Сез гаилә ядкарьләрендә минем катнашым юк, Марс…

Остаханәмә кереп, шкафтан кечкенә тартма алдым. Марс сораган йөзек аны эчендә ята иде. Мин аны туемда кияргә тиеш идем. Марс үзе шулай дигән иде. Мин каршы булсам да, «Синдә торсын, мин аны югалтудан куркам», - дип сакларга миңа бирде. Ничә тапкыр киеп, ничә тапкыр салганмындыр, исәбен дә белмим. Әмма Марс чыгып киткәч мин инде аны бер тапкыр да ачмадым. 

Марс белмәгән бер сер бар иде бәрхет белән тышланган бу тартмада. Йөзек куелган мендәрчек астына мин кайчандыр аңа дип кечкенә генә хат кисәге тыккан идем. Ике-өч җөмләле генә. Аның иртән миннән китәргә җыенганын белә идем инде,  бу юлларны мин кичтән яздым: «Марс, мин бала көтәм. Әгәр син моны укысаң — димәк, вакыт безне дәваламаган дигән сүз. Хуш...»

Китәсен белсәм дә, «хуш» дип язсам да, ниндидер бер өметем бар иде әле минем ул вакытта. 
Бердәнбер кызымның сере шул кечкенә генә тартма өчен ундүрт ел сакланды менә... 
–  Мә, Марс, йөзегеңне! Ничек алдырган булсаң, шулай торды.
–  Рәхмәт, — диде ул. Аннан нигәдер өстисе итте: – Өйләнәм... Бер айдан туебыз. Әнисәгә  антиквариат әйберләр бик ошый. Бу йөзек турында сөйләгән идем, кызыкты…

Йөрәгем кинәт сызлап куйды, ләкин мин битараф кыяфәт белән баш кына кактым.
– Бәхетле булыгыз... Ул... Әнисә миңа караганда бәхетлерәк булыр дип уйлыйм...
Марс йөзекле тартманы кесәсенә тыкты да, ашыгып китәргә кузгалды. 
–   Гафу ит шулай килеп чыкканга. Яшь идек бит... Мин карьера дип кызыктым, ә сиңа мондагы тыныч тормыш күбрәк ошады. 

Ул китте. Мин аны нәкъ теге вакыттагы кебек кухня тәрәзәсеннән карап калдым. Йөзек тартмасы эчендәге теге хатым да аның белән бергә китте. Күрүче, укучы булырмы, белмим. Бу хакта йөзенә карап әйтергә горурлыгым рөхсәт итмәде.

Марс китте һәм аның артыннан ук кызым кайтып керде. Аның күзләре нәкъ Марсныкы кебек, ул йөз-кыяфәте белән бетереп әтисенә охшаган.
–  Әни, кем иде ул? Бигрәк текә джип! Син тәрәзәдән карап калгач безгә килгәнен аңладым.
–  Клиент иде ул, кызым... Заказын алып китте... 

Мин яңадан өстаханәмә, эш өстәленә кереп утырдым.
Марс китте. Аның белән бергә үткән тормыш та китте. Кайчак дөреслекне әйтмәү –  иң дөрес карар бугай.
Вакытны Марс әйткәнчә «дәвалап» та, кире кайтарып та булмый...  

.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар