Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ulym-1774014032
ЧАЛЛЫ
Кичке тугызлар тирәсендә егетләр Татарстанның икенче каласында иде инде. Чаллы шәһәре үзенең киң урамнары, күпләгән микрорайоннары белән кунакларны кабул итәргә, үз биләмәләрендә адаштырырга һәрвакыт әзер. Кирәкле адресны табып, шалтыратучы Мөнәвәрә Асманова яшәгән йортка барып җиткәнче, тагын сәгатькә якын гомер үткәндер. Егетләр Рөстәмне борчып тормаска уйладылар. Туп-туры улын көткән әбигә киттеләр.
– Ничек алдан уйламадым икән? Күптән адресын юнәтеп, кайтып күрәсе иде бит, югыйсә. Әле юлда санап бардым, баксаң әбекәй миңа ун елдан артык шалтырата икән бит инде, – дип хафаланды Әскәр.
– Ун ел буе бер телефон номеры белән йөрмиләр, җүләр!
– Мин сиңа ала сөйлим, син миңа кола сөйлисең, Марат. Нинди кешедер син.
– Реалист. Әнә әбиең фатиры. Бас кыңгырауга.
Әмма ишекне ачарга килүче булмады. Фатир эче тып-тын. Марат күршеләргә шакыды.
– Кем анда?
– Без күршеләрегезгә килдек. Мөнәвәрә Асманова кирәк безгә.
Ишек йозаклары шалтыр-шолтыр килде, подъезга тәмле ризык исләре таралды, хуш искә ияреп ашханәләрдә эшләүче пешекчеләргә охшаган юмарт чырайлы, калку күкрәкле тазарак бер ханым чыгып басты. Каш астыннан гына сөзеп карады да, кырыс тавыш белән соравын кабатлады.
– Сез кем?
Әскәрнең уңайсызланып калганы сизелеп тора иде. Ул бер Маратка, бер әбинең күршесенә карап, тотлыгыбрак аңлата башлады:
– Без бу әбигә Казаннан килдек. Мөнәвәрә әби шалтыратып чакырды.
– Әбиең җиде елдан артык урын өстендә ята. Күзләре дә юньләп күрми. Хәзер башы да эшләми инде, алмашынып сөйләшә. Әҗәл
көтеп яткан картлар белән шаяртмагыз алай – гөнаһысы зур. Дөресен әйтегез, бу вакытта ни эшләп йөрисез монда? Кем кирәк сезгә?
Күрше хатыны бу егетләр Мансурны эзләп килүчеләр дип уйлады. Кунакка йөри торган вакыт түгел. Оныкны эзләп килсәләр генә...
Марат та бу апаның уйларын укып бара диярсең. Үзалдына «Рөстәм белән киләсе иде» дип мыгырдап алды да, Әскәрне җиңеннән тартып, үзе алга чыкты.
– Шаярмыйбыз. Кирәк икән, документларыбызны күрсәтә алабыз. Күршегез чыннан да бу егеткә шалтырата. Улы кайтмаганга борчыла. Бүген бик нык ютәлләде. Соңгы юлга кем озатыр мине, дип борчыла.
Бәлки әби саташа, ялгышадыр, безгә анысы караңгы. Әскәр, күрсәт әле телефоныңны. Менә, апа, карагыз. Бу номерны таныйсызмы? Кем шалтыратырга мөмкин аннан? Без чыннан да Казаннан килдек. Әбинең, улының кемлеген ачыклыйсыбыз килә. Хәзер Чаллы полиция бүлегеннән дә кеше киләчәк.
Кунаклар сәер тоелса да, күршесенең телефон номерын таныды хатын. Мөнәвәрәттәйнең җүнсез оныгы барлыгын да, соңгы арада ютәле көчәйгәнен дә беләләр. «Болар йә шул игелексез баланың берәр танышлары, йә карчыкның читтәге ерак туганнары булса кирәк», – дип нәтиҗә ясады күрше хатын. Югыйсә, ул аларга ничек шалтыратсын инде? Номерларын кайдан белсен? Алар да адресын белеп, атап килгәннәр ич. Бераз уйланып торганнан соң, егетләрне баштанаяк үткен карашы белән көйдереп алды да, фатирына кереп, күршесенең ачкычларын алып чыкты бу апа.
– Мин Таня түтәгез булырмын, – дип ачкычлар бәйләмен шалтыратып, әбинең фатирына кунакларны кертте.
МӨНӘВӘРӘТТӘЙ
Юрган-мендәрләр арасында күзгә күренмәс булып орчык кадәр генә гәүдәле авыру карчык ята. Әбинең урыны янәшәсендә, кул сузымында гына кечкенә өстәл, урындык тора. Өстәл өстендә телефон, графин белән су. Шунда ук ниндидер дарулар, кан басымын үлчәү өчен манометр куелган.
Баскан саен адымнарны санап барган кебек аяк астындагы күптән тузган агач идән шыгырдый. Йорт та, фатир да иске, күрәсең. Әбекәй кебек картайган, инде күпне күргән йорт җиһазлары да авыруга ияреп сыктап тора төсле. Фатир караңгыланып, сулып калган бер куышка әверелгән. Хәтта барлык җиһазларны чыгарып атсаң да, монда тар, җанга кысын булыр иде. Түшәмнәре авыр болытларга охшап, бүлмәгә чак таянып тора, тарлык, дару исләре сулышны кыса. Мөнәвәрә әби дә шул басымга түзә алмый авырган диярсең.
– Мөнәвәрәттәйгә сез кем буласыз?
Таня апаның бу сүзләре Әскәрне уйларыннан айнытып җибәрде.
– Без ...
Егетнең кинәт тамагы карлыкты, әйтер сүзен оныткан кешедәй, әбигә төбәлде. Кем була соң әле ул бу карчыкка? Кем?
Ишек катында кеше барын абайлап, әби кунакларга үзе дәште.
– Улым, кайттыңмы?
Урын өстендәге юрган-мендәрләр җанлангандай, селкенеп куйдылар. Күрше хатыны ярдәме белән, чәчләренә бәс сарган чал баш калыкты. Калтыраган ябык куллар үзләренчә ашыгып, башка яулык каплау әмәлен эзләде. Ярый әле, Таня түти янәшәдә: әбекәйнең ап-ак толымнарын яулык астына яшереп, аркасына мендәр терәп, утырырга булышты.
– Мөнәвәрәттәй кунаклар көткән икән. Белмәдек тә. Каршы ал, әйдә. Кайтканнар, – дип әбине сынаган кебек сөйләнеп алды күрше хатыны. Янә, саташамы, үз акылындамы...
– Озак көттергәнем өчен гафу ит, әбекәй. Ниһаять кайттык менә.
– Эш кешесе бит син, балам. Вакыт табып кайта алганың өчен рәхмәт, улым...
Таня түти бераз күзәтеп торганнан соң, уйчан гына:
– Саташа, бәгырь, дип нәтиҗә ясап куйды. – Сезне мәрхүм улы дип белде, ахры. Юньсез оныгыннан гайре, кайтыр кешесе юк инде күршекәемнең...
– Нигә алай дисез, апа? – Марат Таняга ияреп, икенче якка чыгып китте.
– Имансыз хәсрәт капчыгы булганга күрә. Кара инде, әбине кыйнап, талап чыгып киткән! Фатирга түләргә, даруга дип яшереп тоткан соңгы
Акчаларына хәтле урлаган бит.
– Ата-анасы кая карый?
– Улы белән киленен утыз ел элек бер-бер артлы җирләп, шушы бала белән калды бит, мескен күршем. Карты исән чакта көчләреннән килгәнчә малайны бергә тәрбияләделәр. Үз кайгыларына бикләнеп яшәделәр инде, җаныкайларым. Йортларыннан сүз чыгармадылар. Бабай да китеп баргач әбигә бер үзенә генә кыенга калды менә. Икешәр эштә эшләп дөнья көтте, бичара. Кызганам инде, кызганам, күршекәемне. Көчебездән килгәнен булыштык, анысы. Мөнәвәрәттәй үзе бик горур иде тагын, биргәнне алмаска тырышты, алганын кайтарырга ашыкты. Бәхетсез җан. Һич рәхәт күрмәде бу тормыштан. Күпме генә якын итсәк тә, безнең дә үз тормышыбыз бар. Үз мәшәкатьләребез баштан ашкан. Менә хәзер үзем дә авырып торам. Бүлнискә ятасым бар. Әбиегезне кем кулына калдырыйм, дип бик борчылып йөри идем әле. Караучы кыз таптым, табуын. Баштарак акчага сөйләшкән идек. Торыр җире юк икән бичараның. Үзе акыллы бала, авыл кызы. Арттан этүчесе, алдан тартучысы юк, дигәндәй. Ятимә. Укып йөри шунда. Әби янында торырга куштым. Ике бүлмәле бит фатир. Әй, сөенгәнен күрсәң. Әбекәйне бушка, үз анасын карагандай тәрбияләрмен дип сүз бирде. Менә күз күрер инде. Укуыннан соң кич белән кайдадыр эшләп тә йөри. Мин бүлнискә яткач, туктап торырмы... Карчыкны бик озак ялгыз калдырырга да ярамый.
Маратны үз итеп өлгердеме, Мөнәвәрә карчыкның күршесе, өзми-куймый, җанын борчыган бөтен нәрсәне сөйләп ташлады. Егет сабыр гына ым кагып тора. Бу апаеңның бер генә җөмләсе арасына да сүз кыстырырлык түгел. Сүз борчагы капчыгы тишелгән төсле коела.
– Энем, сез монда озак буласызмы? Оныклар үзләре генә калды бит. Әй шук инде корт чаккырлары. Күз-колак булмасаң, дөньясының астын өскә китереп куярга күп сорап тормыйлар. Арыдым да инде үзләре белән. Кайчан балалар алып китәрләр. Баланың баласын сөюе тәмле дә бит, ата-анасы исән-сау буылп берүк эзләре тәрбияләсеннәр. Кунакка килеп китүләре дә җитәр. Кешене хөкүмәт юкка гына пенсиягә чыгармый. Сайлык чамалы, энем, саулык чамалы, – дип җавап та алмыйча сөйләнә-сөйләнә, чыгып та китте күрше хатыны.
Бүлмәдә шыксыз тынлык урнашты. Егетләрнең йөрәк тибешенә карчыкның авыр сулышы кушылып, күрше хатыны сөйләгәннәр һавада зеңгелдәп эленеп калды гүя. Марат аяк очларына гына сак басып Әскәр белән Мөнәврә әби янына керде.
– Әбекәй, хәлең ничек соң? – дип ике кулын сузып күрешергә иелде.
– Шөкер, балам, шөкер генә. Син улымның дустымы әллә? Атың кем?
– Атым? – Маратка бу сүз бераз көлке тоелды, авызы ерылып китсә дә, тыелып калды. Әскәрнең бер җитди карашы җитте. Димәк монда шаярып сөйләшергә ярамый. – Әйе, Марат мин. Дуслар без. Тәннәрең бигрәк кара көйгән әбекәй. Бәрелдеңме, берәрсе рәнҗеттеме?
– Карама инде син карт кеше тәненә, улым. Ни генә эшләмәс ул.
– Алай икән. Ютәлең дә көчле. Әйдә табиб чакырыйк. Яки үзебезнең машинада төнге шәһәрдән җилдереп алып барып кайтабыз. Соңгы тапкыр төнге шәһәрдә кайчан йөрдең? Яшьлек юлларыңны искә төшереп, хәтер капчыгын кагып кайтырга көн саен кыстап тормыйлардыр, ә?!
Мөнәвәрә әби елмаеп утыра. Күз төпләренә елышкан җыерчыкларына тансык бер шатлык очкыны кунып алган кебек.
– Рәхмәт, балкаем. Җылы сүзеңә рәхмәт. Әҗәл көткән җанга табиб вакытын әрәм итмик. Яшьләрне дәваласыннар...
Тагын шул хәерсез ютәл орчык кадәр карчыкның җанын алырдай булып сүзләрен бүлдерде.
– Күрше апа әбине саташа ди, гел үз акылында бит, бу, ә?! – дип Марат Әскәрнең касыгына төртте.
– Тик кенә тор әле, син!
– Әбекәй, ә син бу егетне чыннан да таныдыңмы соң, – дип үз ягына каерды Марат.
– Таныдым, балам, ишектән керү белән тавышыннан танып алдым...
– Ә төс-битен, буй-сынын таныйсыңмы?
– Сукыр кешегә төс-бит ни дә, буй-сының ни ди синең, балам. Мин кешене тавышыннан, сөйләшү рәвешеннән таныйм. Кергән, күргән
кешене исеннән таныйм.
– Алайса, хәтерең бик яхшы булырга охшаган, әбекәй, әйеме? – дип дәвам итте Марат. Бераз онытылып утырган Әскәрнең моңа хәтере калды. Дустын усал карашы белән көйдереп:
– Җитте, Марат! Прокурордан уздырып җибәрәсең, малай. Чыгып кит әле бар, олы кешене борчыма. Машинада көт, – дип җикеренде.
– Дустың белән алай кырыс сөйләшмәсәнә, балакаем, үпкәләр бит. Минем аркада сүзгә килә күрмәгез тагын. Бик шукланса да, күңеле яхшы аның, йомшак. Синең өчен җан атып тора үзе.
Янына ук килеп чүгәләгән Маратның кулларына, иң башларына кагылып алды әби. Үзенә тартып егетнең аркасыннан сөеп куйды.
Әбинең куллары ябык, бармаклары нечкә генә булса да, алар шулкадәр җылы, назлы иде. Марат ихлас иркәләнеп, гел кечкенә балага охшап калды. Бәлки бу мизгелдә ул үзен чынлап та сабый итеп тойгандыр да.
– Белдеңме, күзле бүкән! Әнә, сукыр әбиең бер күрүдә, кемлегемне бар холкым белән тасвирлап салды, ә син тупас. Гел җикеренеп кенә
торасың миңа, – дип дустын үчекләп, Мөнәвәрәттәйгә елышты егет. Үз күз кыса, шыпырт кына көлә иде.
– Мин сине хәзер... Үзең чыгып китмәсәң, тәрәзәдән тотып атам! – дип дустының колагына ысылдады Әскәр. Каты гына итеп калак сөягенә дә төртеп куйды. Марат, йөзләрен ыржайтып, маймылланып чыгып китте. Бу кыланмышлары белән ул дустының җен ачуларын чыгара башлаган иде. Утызын тутырып килгән егет – үзе бала-чагадай кылансын әле. Әскәр әбинең урын-җирләрен, мендәрен рәтләде.
– Дустыңны үткәләтә күрмә. Шук кеше нечкә күңелле була ул. Барысын да уен көлкегә борса да, күңелендә юшкын калмасын, – дип Марат артыннан карап калды әби.
– Без икебез дә шаярып сөйләшәбез, әби, син борчылма. Бала-чага кебек кыланса да, Марат бик ышанычлы, яхшы дус, эштә дә яхшы белгеч. Җитдиләнеп китсә, миннән дә уздыра.
– Үзең турында да сөйлә әле, балам.
– Нәрсә сөйлим икән. Без Марат белән ремонт, төзелеш өлкәсендә эшлибез, үз оешмабызны ачтык, шәһәрдә берничә кечкенә генә кибет тотабыз. Игезәк сыңарым кебек, үземнән ел ярымга гына кече сеңлем бар. Берюлы ике институтта укый, гаиләбезнең горурлыгы! Дустым белән таныштың инде, булачак киявебез дә әле ул. Әтием – эшмәкәр, аның киңәшләре, ярдәме белән без дә Марат белән бераз күтәрелеп киләбез кебек. Эшләр яхшы гына бара, шөкер. Кризис дип, зарланып йөрмибез. Базар шартларын өйрәнәбез, нәфесебезне тыеп, булганына сөенеп эшлибез. Әнием – гомер буе табиб булып эшләде. Кардиолог. Йөрәк эшләре буенча белгеч, өебезнең нуры. Шул. Син беренче тапкыр шылтыратканда, мәктәптә укый идем әле. Куркып, аптырап калган идем. Хәтерлисең микән?
Әскәр, сынап кына әбигә карады. Саташамы икән, әллә чит кеше белән сөйләшеп утырганын аңлыймы?
– Хәтерлим, улым, хәтерлим. Әниең, бик итәгатьле итеп кенә дөрес шалтыратмавымны аңлатты үземә. Ул вакытта күзләрем дә күрә иде әле. Ялгыш басылган иде. Оныгыма шалтыратам – звонок бармый. Атналар, айлар буе бер җавап та ишетми яшәве шундый авыр. Күңел көтә бит. Ике санны алыштырсаң, телефон чакыра, бераздан син матур итеп җавап биреп тә куясың. Тавышыңны ишеткәч, күңелгә рәхәт тә булып китә иде соң. Рәнҗемә инде, балам. Саташып та җыйган чакларым булгандыр.
– Олы кешегә рәнҗемиләр инде, юкны сөйләмә, әбекәй.
– Оныгым бар, Мансур. Озаграк кайтмый, күренми башласа, үзе язып калдырган номерга шалтыратып барлый идем аны. Айлар буе югалып йөри-йөри дә, кинәт телефонына «җан керә», гүләп чакыра башлый. Соңгы арада тагын җавап бирми әле.
– Кайда йөри соң ул?
– Чыгып китте. Шулай үзе теләгән вакытта китеп, теләгән вакытында кайтып керә ул. Явыз да түгел минем оныгым, ләкин аңын шайтан
томалыймы...
Әбинең сүзен ютәл өзде. Ул бик озак буылып ютәлләде. Карап торышка Мөнәвәрә әби артык карт та түгел. Язмышына насыйп булган авырлыклардан, даими борчылып яшәүдән генә өзлеккән, вакытында дәваланмаган авырулары да эзсез узмагандыр. Таня түти тормышы бик авыр булды дип сөйләп узды ич.Тиешле тәрбия алса, бу изге җан тагын күпмедер яши ала әле. Әҗәл турында сөйләшергә иртәрәк, шунысы аңлашылды. Әби генә күңеленә уеп калган фикереннән кайтырга уйламый. Аның үз туксаны.
– Соңгы юлга киткәнче, баламны күреп, бәхиллисем, дога өреп, бер өшкерәсем килгән иде үзен. Бераз саташып та китә башладым. Аңым ачылып, ялгышыма үзем төшенәм бераздан. Күршеләр мине ычкынган диләр. Үпкәләмим. Алардан тигән игелек, үзләренә дөнья рәхәтләре булып, мең савап булып кайтсын... Бер гозеремне җиткерим әле, улым. Ачуланмыйсыңмы? Минем ристаным кайтмаска киткән ахры. Аны көтәрлек гомерем бардырмы, юктырмы, Аллаһы гына белә. Үзебезчә, шәригать кушканча соңгы юлга озатсаң, бик рәхмәтле булыр идем, балакаем.
– Борчылма, әбекәй, барысын да син дигәнчә башкарырбыз. Җаның тыныч булсын. Шулай да ашыкма әле. Сине табибларга күрсәтик. Казанга алып китим үзеңне. Анда әнием дә булышыр.
– Рәхмәт, улым. Әти-әниеңә игелекле бала үстергәннәре өчен, Аллаһы Тәгалә көтелмәгән шатлыклар, уйламаган байлыклар белән тиендерсен. Мин яшисен яшәгән инде. Шул үтенечемне тыңласаң, артыгы берни дә кирәк түгел. Озак тормам инде, йөрәк шулай тоя...
Мөнәвәрәттәй, ашыкмый гына, үткән гомерен сөйләп алды. Күңелен бушатып алырлык кеше табылганга куанды булса кирәк.
– Яшь чакта Аллаһтан бәхет, матур тормыш сорыйбыз. Яраткан эшебез булсын дип телибез, байлыкка кызыгабыз. Комсыз булмадым мин, әмма яхшы тормышка, муллыкка кызыктым, яшермим. Аллаһтан ярдәм сорый идем. Сәламәт балалар, гаилә бәхете сорадым гел. Ә картлыгым турында уйламадым. Беркайчан да бәхетле картлык сораган булмады. Яшь чакта картлык сорап яталар ди мени, кемгә кирәк ул. Җан фәрман картаймаска тырышып, көчең булган кадәр җигелеп эшлисең, дөнья куасың. Без ирем белән алай намус белән яшәдек. Байлык дип кеше рәнҗетмәдек, үзебезгә тиеш булмаганны алмадык. Кайда ялгышканбыздыр, белмим. Улыбыз да бик акыллы иде. Киленнән дә бик уңдык. Ләкин өйләнгәч, малай салгалый башлады малай. Аннары атналар буе өенә кайтып күренми эчеп йөргән чаклары ешайды. Без берни аңламадык. Килен дә сабыр иде, баштарак зарланмаска, безне борчымаска тырышкан. Малайның җанын берәр нәрсә борчыдымы, яман эшкә тарыдымы, юлдан яздырдылармы үзен... белмим.
Бервакыт бик күп акча алып кайткан бу бала. Бер генә булды мондый хәл. Күбрәк өйдән ташыды. Сәбәбенә төшенгәндә соң иде инде. Ул наркоман булган икән. Шул зәхмәтенә акчасы җитмәгәч, кәрт уйнап юнәткән. Уйный торгач, бурычка батып беткән. Чарасызлыктан карават башына асылынып үлде, балам. Аннары киленнән акча таптыра башладылар. Янадылар, мәсхәрәләделәр. Бу мәхшәргә түзә алмый, ул да үз-үзенә кул салды. Шулай итеп, күз карамдай багып үстергән улымнан зур бурычлар белән өч яше тулып килгән Мансурыбыз гына калды. Ләкин оныкны да саклап кала алмадык. Әллә үзе, әллә теге имансызлар ярдәме белән, ул да атасы юлыннан китте. Юристлыкка укырга хыялланган оныгыбыз, кинәт, танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Үзем дә бетерештем инде. Хәзер көрәшер хәлем юк. Күрәчәгебездер...
Мөнәвәрә карчык тынып калды. Уйчан карашы бушлыкка төбәлгән. Башына төшкән кайгы-хәсрәтләр, борчулары әбинең йөзен
тирән җыерчыклар белән сырлаган. Туганнары, дуслары афәт килгән гаиләдән читләшкән. Бүген әбинең исәнлеген дә, бу дөньяда җан асрап әле дә газап утларында янып ятуын да белүче юк. Мөнәвәрәттәй үпкәләми аларга.
– Улым, үтенечемне кире какмассыңмы? Соңгы юлга мөселманча озата алырсыңмы?
– Әйттем ич, әбекәй. Борчылма анысы өчен.
– Шкафта чемодан бар. Ачкычы мине караучы кызда. Соңгы юлга җыйган бирнәләрем шунда. Үлемтек акчаларымны җитәрлек җыйдым төсле, – дип көрсенеп куйды Мөнәвәрә карчык.
Ул арада Таня түти кереп җитте.
– Ашлар җылыттым. Әйдә, энем, ашап чык, – дип туганнарча ягымлы итеп Әскәрне кыстый да башлады.
– Рәхмәт... Соң бит инде.
– Рәхмәтеңне ашагач әйтерсең. Марат дустың инде тамагын туйдырып, балалар белән шау килеп уйнап ята. Әй, бигрәк бала җанлы икән дустың. Бар, әйткәч. Мин күршемне ашатып, юындырып алыйм.
– Син, берүк кеше җыеп ята бу карчык, дип рәнҗемә миңа. Ашатып, эчертеп, зур бүлмәгә көйләп яткыр үзләрен, күршем, – дип, Таняның кулларын кушучлап кысты әбекәй.
– Синең туганың – минем туган, синең кунагың – минем кунак булды гомергә. Ике егетне генә ашатырлыгым бар, шөкер. Кунуын миндә кунарлар. Гөлнурның кайтасы бар бит. Ир-егетләр белән кыз баланы кундырып ятмабыз. Борчылма.
Әскәр ашап-эчеп чыгуына Мөнәвәрә әби дога кылып дисбе тартып утыра иде.
– Ашадыгызмы, улым?
– Әйе, Таня апа бик тәмле пешерә икән. Өйгә шалтыратып алдым әле. Әнием сине Казанга алып килергә кушты. Иртәгә Чаллы табибларына күренербез. Әҗәл әҗәл белән, үз вакыты җиткәч килер ул да. Ләкин бераз кичектерсәк, үпкәләмәс. Ун еллап шалтыратышып торган кешеңне шулай тиз югалту бик үкенечле булыр иде. Мин синең гозереңнән баш тармадым, әби. Син дә мине тыңла инде бераз.
– Әй, рәхмәт төшкере. Ләкин Казан ерак бит. Әйдә, Чаллы бүлнисенә генә барып кайтыйк. Җитәр шул. Ярдәмнәре тиеп, ютәлем бераз басылыр, бәлки. Югыйсә, козгын кебек гөрселдәп, әҗәлемне куркытырмын да, Аллам сакласын, йә алмый китәр үземне...
Дәвамы бар. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ulym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк