Нинди генә табиблар, нинди генә пациентлар булмый бу дөньяда...
– Менә, булды да... пломба әзер! Ярты елдан күренеп китсәгез яхшы булыр.
– Доктор, ә миңа кайчан ашарга ярый?
– Тулаем алганда, хәзер үк ашарга мөмкин инде.
– Менә хәзер үкме?
– Әйе, әлбәттә.
– Мин хәзер үк ашый алмам шул, доктор. Мантыйк буенча башта өйгә кайтырга кирәк бит.
– Сез хаклы шул. Алай булгач, өйдә ашарсыз инде.
– Ә миңа нәрсә ашарга ярый?
– Ничек дип әйтим инде... Гадәттә нәрсә ашыйсыз соң?
– Мин пылау яратам.
– Менә шуны ашагыз.
– Рәхмәт, доктор. Клиниканың сайтында да сезгә рәхмәтләремне язып калдырырмын әле.
– Яхшы-яхшы, хушыгыз. Сәламәт булыгыз.
***
– Алло, тыңлыйм сезне…
– Бу мин, доктор. Иртә белән сездә тешемне дәвалаган идем. Сез миңа пломба куйдыгыз. Хәтерлисезме?
– Әйе, әлбәттә. Берәр нәрсә булдымы? Пломба белән проблема тудымы? Авыртамы әллә?
– Юк, мин кемлегемне исегезгә төшерер өчен генә әйттем. Администратор да озак тоташтырмый торды, сез кемнедер дәвалыйсыз ди. Соравым кичектергесез булуын көч-хәл белән аңлаттым.
– Дәвалый идем, әйе. Нәрсә булды соң? Тыңлыйм сезне.
– Сез миңа пылау ашарга куштыгыз, ә хатыным манты пешергән. Хәзер миңа нишләргә?
– Нинди мәгънәдә?
– Миңа манты ярыймы?
– Ярый, әлбәттә. Шул гынамы?
– Ә пылау белән ни эшләргә?
– Пылау да ярый.
– Ләкин ул юк бит.
– Алайса манты ашагыз.
– Ләкин сез пылау яхшырак дидегез.
– Соң ул юк дисез ич?
– Юк.
– Ә сезнең ашыйсыгыз килә?..
– Әйе.
– Хатыныгыз манты пешергән?
– Әйе.
– Димәк тотыгыз да манты ашагыз.
– Доктор, сезне аңлап булмый. Әле пылау ашарга кирәк дисез, әле манты. Мин буталып беттем инде.
– Барысы да гади генә: ни теләсәгез, шуны ашагыз.
– Әгәр мин, мәсәлән, бәлеш ашасам?
– Алла хакы өчен, берүк ашагыз гына. Булдымы? Минем монда авызы ачык пациент утыра.
– Ә мин хәзер хатыныма ничек әйтим, ул юкка гына манты пешергән дип?
– Ничек инде юкка гына?
– Сез бит бәлеш ашарга кирәк дидегез.
– «Кирәк» димәдем, «теләгәнегезне ашагыз» дидем.
– Мин пылау телим ич.
– Алайса хатыныгыз пешереп бирсен.
– Ул теләми. «Манты пешердем, манты аша», – ди.
– Алайса манты ашагыз.
– Мин манты теләмим. Нишләргә инде хәзер?
– Ә сезнең икенче хатыныгыз юкмы?
– Икенчесе кирәкме?
– Мин шаярттым.
– Мин дә шаярттым. Үзем дә беләм кирәк булганын.
– Гафу итегез, әфәндем, әмма мине пациент көтә.
– Сезгә дә икенче пациентыгыз миннән мөһимрәк, димәк...
– Сәламәт булыгыз.
– Булырсың сезнең белән!
Клиниканың сайтындагы кайтавазлар:
«Фәлән Фәләновичка дустым киңәшен тыңлап барган идем, бик тә компетентсыз табиб булып чыкты. Пломбадан соң нәрсә ашарга ярый, нәрсә ярамый – шуны да аңлатып әйтә белми. Бу табибта дәваланырга киңәш итмим».
***
«Фәлән Фәләнович, котычкыч кеше, ул безнең гаиләне җимерде. Табиб киңәше белән ирем күршегә китте. Андый табибларны эштән азат итәргә, куарга кирәк!
Дмитрий Шахин язмасының тәрҗемәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Шәп!
0
0