Логотип
Проза

Вакыт караклары

«Котылган икән...» – дип уйлады Рәсмия. Фәһимнең «каты рәнҗегәнсең» дигәннәре исенә төшеп, адымнары салмакланды. «Бәхилләшмәдек тә», – дип күз аллары дымланды. Йөрәк авыр таш астында калган төсле иде.

Югыйсә алар дөрес карар кабул иткәннәрен үзләре аңлаганнар иде дә бит. Туганнары да, балалары да хуплаган иде бу карарны. 
Менә хәзер генә күрше Саимә апа нигәдер гаепләгән төсле карап куйды. Ничектер төртелеп, чеметеп хәбәр итте ул бу хәбәрне. 
«Фәһим үлгән бит, Рәсмия», – дип, йомшак кына башлаган җиреннән аны корт чакты диярсең. «Кайгыңны уртаклашам дияргәме, юкмы, белмим дә инде», – дип агуын чәчеп китмәсә дә ярар иде. 

Чит кеше өчен дә йөрәк куырылып, кысылып куя, ә монда ирең, балаларның әтисе турында шулай әйтсеннәр әле. Аяклары атламас булды Рәсмиянең. Аерылыштык дигәч тә, бер-береңә үлем теләмисең бит. Тормышны бергә дәвам итмәү, ул кешенең калган гомерен күпсенү түгел лә. 

Мәгънәсез сүзгә җавап юк дигән төсле, Рәсмия дәшмәде. Кискен хәрәкәтен, йөрәк турына үрелгән кулын да тыеп калды. Борчылуын Саимә апага күрсәтмәскә тырышты. Ул узып киткәч кенә авыр сулап күкрәген уды. Бер купкан күңел күкрәк турын уып кына басылса икән. Кинәт бөтен дөньясында, урам уртасында һава беткәндәй булды, аяк астыннан җир убылып китте, ут сүнгән кебек урам караңгыланды... Аяклар кайда атларга, мамыкланып йомшап калган гәүдә кайда сөялергә белмәде.  

Яратып өйләнешкәннәр иде алар. Фәһимнең әтисез кыз артыннан йөргәнен ошатмаучылар күп булса да, яшьләр моңа игътибар итмәде. Киноларда, китапларда тасвирланган кебек ялкынлы мәхәббәт үк булмаса да, арада бер җылылык урнашкан иде.
Тизрәк гаилә корасы, бергә буласылары килде яшьләрнең. 

Рәсмия яңа тормыш башлап шәһәргә китәргә, яхшы эшкә урнашырга хыялланды. Ялгыз башың каңгырып йөргәнче, ирең белән китүе яхшырак бит. Әнисенә дә болай тынычрак. Хатын-кызның шул булыр диләрме әле? Соң, фатир белән машина турында хыяллану, мул тормышка омтылу гаепме? Иренә сый-хөрмәт күрсәтеп, итәк тутырып бала үстерергә хыяллануның килешмәгән җире юк ла. Суыткычың тулы ризык булса, җаның теләгәнен алып кия алсаң, ярты бәхеттән бигрәк, тырышлык нәтиҗәсе, иминлек билгесе дип күзаллады хатын. 
Рәсмия үзе турында гына уйламады. Фәһимнең шәһәрдәге җизнәсе китереп ташлаган джинсы чалбарларын да яңага, яхшыга алыштырасы килде яшь хатынның. «Өйләнгәч, кеше искесеннән, ямаулыдан йөртмәм иремне. Үзем дә тегә беләм, кибеттәге заманча, затлы киемгә дә җиткерербез», – дип хыялланганда күкрәк турлары җылынып китә иде кәләшнең.

Кемдер диңгез турында да хыяллана, кемгәдер алтын-көмеш тә кирәк. Сәнгать, иҗат белән янучыларның хыяллары үзгәдер, бәлки. Гади авыл кызына матур гаилә кору, җитеш тормышка ирешү дә зур бәхет. Гел кызыл эчле ертык галуш сөйрәп йөрергә димәгән бит инде. Кышка яңа итек юнәтер урында искесенә олтан салып кисәң, күңел ирексездән тупаслана ич ул. Шул хәерчелектән чыгасы, кеше рәтле яшисе килә. 

Яшь гаилә баласыз да тормас. Матур-матур кызлар, малайлар тугач аларны бакчаларга йөртергә, төрле уенчыклар алырга, киендерергә кирәк булачак. Үзең кеше искесе киеп үскәч, балаңа гел яңаны алып бирәсе килүе дә табигый.  

Хыяллар арадагы җылылыкны кайнарландырып җибәрә торды. Фәһим сөйгәненең һәр сүзен хуплап, ризалашып баргач, Рәсмия күңеленә тамчы гына да шик кермәде. Дуслары егетенең кимчелекләренә төртеп күрсәткәндә, көнләшәләр, юкны сөйлиләр, дип уйлады. Үзе Фәһимне башка кызлар белән күргәч, берара кәефе кырылса да, шул хыяллар җиңде. «Без дуслар гына», – диде Фәһим. Ә кызларның кочакка кереп торуларын аларның заманча, кыю булулары белән аңлатты. «Мин тыйнакларны яратам, шуның өчен сиңа өйләнәм. Синең кебек тәртипле, оялчан, тормышчан кызларны көндез ут яндырып эзләсәң дә табып булмый. Меңнәр арасында бер буладыр мондый затлар», – дип сөйләп торганда ышанасың, әлбәттә. Җанны эретә торган сүзләр яратмаган кеше теленә килә аламы?! Мәхәббәт шушыдыр дигән уй да тугандыр мондый чакта. 

Туйлар тыйнак кына узды. Әтисез, бирнәсез киленне кабул итмәгән туганнар мәҗлескә кайтып та тормадылар. Бер-ике кеше генә булса бер хәл. Бер як өстәл тәмам буш калды. Рәсмия бу күренешкә аптыраса да, дәшмәде. Эчтән генә сызды, сер бирмәде. Егет ягыннан килгән туй бүләкләрен дә бәяләп тормады. Үзенең туганнары зурлаганга куанды, горурланды. Бирнәсез дигәч тә, буш кул белән кияүгә чыкмады ул. Бары тик сандыгы белән тәрәзәгә эләргә яңа пәрдәсе генә юк иде киленнең. Ә егет ягыннан дорфа кыландылар. Ачыктан-ачык кимсеттеләр. «Килмешәк» диюдән дә тартынмадылар, киленнең гаебен табып үзе алдында чәйнәделәр. Ире яклап бер сүз әйтмәде. 

Шәһәргә китү мәсьәләсе дә көннән-көн кичектерелә барды. Әти-әни тәрбиясенә, әзергә күнеккән егет артык көчәнеп эшләргә, яшәү рәвешен үзгәртергә ашкынып тормады. Хатыны авырга узуы, бәби туасы да берничек тәэсир итмәде. Теләгән җиренә чыгып китте, теләгән вакытында кайтып керде Фәһим. Әти-әни йортында сүз дә әйтеп булмый бит әле үзенә, төп йортта тавыш чыгаруы оят. 

Гаилә чыгымнары өчен акча сорый башласаң да ирнең җавабы әзер. «Хатын-кызның иң зур кимчелеге – комсызлык, акчага туймау. Андый булма, Рәсмия. Мин сине башкалардан аерылып торуың, тыйнаклыгың өчен яраттым», – дип кабатлады ул. Күршеләре яшь киленгә бераз киңәшләр биреп, үзләренчә чын тормышка күзләрен ачмакчы булып караганнар иде. Монда да Фәһим сүзне кыска тотты. «Кеше тыңлап йөрмә, хатын. Без тыныч яшәгәнгә эчләре поша аларның. Безнең бәхеттән көнләшәләр. Үзләренең кызлары аерылып кайтты, әнә», – дип кенә җайлады. 

Шулай еллар узды. Фәһим белән Рәсмиянең аралары суынды. Уртакка салып сөйләшер сүзләр көннән-көн кими барды. Ир белән хатын икесе ике бүлмәдә кайчан яши башладылар икән? Моңа беркемнең  дә исе китмәде, гаиләдәгеләр шулай тиеш дип кабул итте, ахрысы. Җитеш тормыш турындагы хыяллар да, яшьлеге белән мактанган ирнең буш вәгъдәләре дә ике арада хасил булган упкынга тәгәрәде. 

Балалар ач, ялангач йөрмәсә дә, башкалар төсле мәктәптәге төрле чараларда катнашып, үзләре теләгән эш белән шөгыльләнеп үсә алмадылар. Рәсмия күпме генә бәргәләнсә дә, ирен җиңәрлек әмәл тапмады. «Балалар эшләп үсәргә тиеш. Аларны артык муллык белән азындырып, юлдан яздырмакчы буласыңмы? Әнә, байларның балалары мал бүлеп, ата-ана милкен исраф итеп, азып-тузып йөриләр. Шулай булганнарын телисеңме  балаларның?» – дип, Фәһимнең мыжлап йөрүе җанына тиде. 

Кешедән бер күңелең кайтса, гаебе булмаса да ачуны китерә башлый икән ул. Аның нәрсә әйтәсен алдан белеп торасың, артык сүз куертасы, бергә нидер эшлисе килми. Күзгә күренмәсә, сулыш киңәя. Фәһим ул яктан сынатмады, иртүк мунчалар ягып, юынып, киенеп, ясанып чыкты да тайды. Әти-әнисе гаиләсе булган уллары кай тарафларга чапканын чамаладылармы, киленгә каныгу кимеде. 

Ә туганнар, кайтып-китеп йөргән апа-абыйлар гомер буе кактылар. Бай кәләш сайламаган өчен Фәһимне дә кичерә алмады алар. Үз тиңнәре белән кодалашып яшиселәре килгән иде дә, Рәсмия ашларына төшкән таракан кебек төп йортка килен булып төште бит. 
«Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын», – дип пышылдашулар йөрәккә тоз салды. Янә, Фәһим яхшы хатынга өйләнгән булса, әллә кем булыр иде дә, бәхете булмаган икән. Киленнең әтисез үскәнлеген дә битәрләп куярга оялмадылар. Тулы гаилә тормышы күрмәгән кыз бала, ирне ир итеп хөрмәтләп яшәргә кемнән өйрәнсен, дигән гыйбарәне алга сөрделәр. Фәһимнең абый-апалары шулай фикер йөртәләр иде. Явызның теленә эләксәң шул инде... 

Сабырлыгың корыч булса да, соң ноктасына җитә икән бер.
– Әни, мин болай бүтән яши алмыйм. Балалар үсте, урнашты. Аерылам, – дип кайтып керде Рәсмия. Җитмештән узган әнисе үгетләп, акыл өйрәтеп тормады. «Үзең беләсең, балам. Хәерлегә булсын», – диюдән узмады. 

Хатыны аерылышу турында сүз башлаганга Фәһимнең дә исе китмәде.
– Кеше теленә керәсең килсә, бар, аерыл, – диде ир.
– Теле тик тормаган кеше сөйләргә сүзне тегеләй дә, болай да таба. Мәгънәле кеше сөйләмәс. Яшебез булса да, әле бәхетебезне сынап карарга өмет бар. Бәлки син дә гаиләгезгә тиң яр табып, өйләнергә җитешерсең. Бүлешер нәрсәбез юк, шөкер, – дип, Рәсмия киемнәрен барлады.

– Минем өчен борчылма. Кирәк булса, иртәгә үк түргә бер дигән хатын кайтарып куярмын. Менә син нишләрсең, Рәсмия? Гомер буе җитмәде бит сиңа. Андый хатын белән кемнең торасы килер? Мин яратканга гына яшәдем. Болай холкың кеше кызыгырлык түгел бит синең. Мин алмаган булсам карт кыз булып кала идең. Ана булу бәхетеннән мәхрүм булып ялгызың каңгырып йөрер идең. Бирнәсез нисез алганым өчен рәхмәтле булыр урында, шулай түлисеңме, хатын?

Иренең авыз тутырып «бирнәсез алдым» дип сөйләнеп торганы кызган табага төшкән майга тиң булды да куйды.
– Минем сиңа бурычым юк, Фәһим. Мәхәббәтең, бөтен яхшылыгың өчен мин сиңа яшьлегем, тәрбиям белән түләдем. Гомеремне багышладым сиңа. Күпме вакытымны алганыңны беләсеңме? Менә хәзер дә, юлыма каршы төшеп, мәгънәсез буш сүзләр сөйләп, мине кимсетергә тырышып син минем вакытымны урлыйсың. Үзеңә тиешен алып бетергәч тә гомеремнең кадерле мизгелләренә кул сузасың. Бүгенгә кадәр синең белән ни өчен яшәгәнемне беләсең киләме?
– Әйтеп кара әйдә...
– Балалар үзем кебек әтисез үсмәсен өчен. Мине гомер буе тулы булмаган гаиләдән, дип таладыгыз. Әти назыннан, аның тәрбиясеннән мәхрүм калуым үзе зур яра иде югыйсә. Әтиемнең гомере яшьли өзелүе, әниемнең яраткан кешесен югалткач башкаларны яр итә алмавы, мәхәббәтенә тугры калуын сез аңламадыгыз. Әтиемнең нинди хөрмәтле тимерче булуын, аның тырышлыгын бөтен авыл кешесе хәйран калып искә алуын белә торып, туганнарың миңа яла якты. Минем әти шушы кыска гомере эчендә эшләгәннең син гомерең буена өчтән бер өлешен дә булдыра алмадың, Фәһим. Бары тик аның кадерләп үстергән кызын чаршау-пәрдәсе, сандыгы булмаган өчен бирнәсез, дип кагуга юл куйдың. Якламадың. Югыйсә мин сиңа тагылып чыкмадым. «Бөтен дөньясы каршы чыкса да, барыбер сине алам», – дип, масаеп йөргәнең исеңдәме? Бирнә җыйганчы, бер ярты ел булса да сабыр итүеңне сорагач, нәрсә дигәнең исеңдәме синең? Ә безнең хуҗалыктагы төзелеш материалларын, келәтебездән ташыган әтинең эш коралларын, кулыңа тиз генә төшергән тимерчелеген, тракторын минем берәр тапкыр исеңә төшергәнем булдымы. Беренче һәм соңгы тапкыр әйтәм. Андый бирнә күпләрнең төшенә дә керми ул. Тулы гаиләдә үсмәгән, ирне зурларга өйрәнмәгән, имеш. Өс-башың гомергә ялт иткән булды, табында алдыңнан тәмле ризык төшмәде. Балалар үстергәндә төннәр озын йокламасам да, сиңа авыр булмасын дип бөтен эштә терәк булырга тырышуым сине зурлау түгел идеме? Сөйли китсәң, Фәһим, сиңа үпкәләр сәбәпләрем күп. Ләкин мин үпкәләмим дә, ачу да сакламыйм. Арабызда тамчы да җылылык калмады. Шушы көнгә кадәр балалар хакына гына түздем. 

Рәсмия ничә еллар буе җыелган уйларын чәчте дә салды. Ул боларны әйтергә теләмәгән дә иде. Фәһимнең чираттагы тоссыз сүзләренә җавап кайтармый чыгып китә алмаганнан гына теле чишелеп китте. Ир бераз уйланып бер ноктага карап торды да кинәт көлеп җибәрде.
– Бая вакытымны урлыйсың, дидең. Син үзең карак икән бит, хатын. Яратмаган кешең белән, балалар хакына дигән булып, гомер буе яшәгәч, син үзең карак буласың бит, Рәсмия! Мин сине яратып яшәдем. Балаларымның әнисе булуың белән горурландым. Ә син балалар әтисез, ятим үсмәсен дип, күрше бүлмәдә йоклап, үзең минем ярты гомеремне урлагансың. Эх син! Карак! Әтиеңнең тракторы бакча башында тора, алып кит. Болай буласын белгән булсам, синнән күптән аерылып башкага өйләнгән булыр идем. Вакытын урлаганнар, имеш! Син үзең карак булып чыктың бит, бәгырь. 

Фәһим әйткәннәрне Рәсмия озак уйлап йөрде. Аны кеше сүзе дә, иренең озак та тормый башкага өйләнүе дә борчымады. Бары тик «син үзең карак бит» дигәне генә тынгылык бирмәде. Фәһим хаклы иде. Рәсмиянең гаилә тормышы барып чыкмаганын, бу гаиләнең киләчәге юклыгын аңлагач та мөнәсәбәтләрне ачыкларга йөрәге җитмәве шушы көнгә китерде. Фәһимнең салкынлыгы, битарафлыгы, ир белән хатынның тормышка булган карашларының төрлелеге, максатлары туры килмәве икесенә уйланырга сәбәп иде югыйсә. 
Уйланмады да түгел, уйланды хатын. Уйланган саен, кеше сүзе, гайбәт куркытты. Сайлаган яр бер булырга, гомерлек булырга тиеш бит инде ул. Уңсаң да, сынауларга юлыксаң да беренче чиратта гаилә учагын сакларга кирәк. Буыннан-буынга, гомер-гомергә шулай килгән. Рәсмия дә шулай эшләде. Яшьрәк чагында берәүгә сокланып кына карагач та, үзен бик битәрләде хатын. Йортыннан чыкмас, кеше белән аралашмас булды. Шайтан котырта, иблис сыный, дип уйлады. Тәрбиясе шундый. Ә күңел җылы эзли, күңел яктылыкка, үз тиңенә тартыла икән. Монысын еллар узгач кына аңлады хатын. Ләкин вакыт үткән инде. Кызы да, яратмагач нигә түзеп яшәдең, дип тора бит хәзер. Әтисез үссә ни дияр иде икән?..

Фәһим белән Рәсмиянең аерылышуына беркемнең дә исе китмәде. Әйтерсең алар бергә яшәп тә тормаган. Гайбәтчеләр элдереп алган иде дә бу яңалыкны, аларны тыңлаучы булмагач, тиз тындылар. Бераздан Рәсмияне димләп килүчеләр булды. Бер сүрелгән күңелгә күпме утын атсаң да юк икән шул. Вакыт үткән. Караклар урлаган.
 
Фәһим өйләнде. Икенче көнне үк булмаса да, озак ялгыз тормады. Тагын шундый ук сөйкемле, Рәсмия кебек тыныч, аз сүзле хатын тапкан. Сайлап алган диярсең. Туганнарына бу килен дә ярамады, билгеле. Аларга бай кодалар кирәк иде. Ә Фәһимнең мал-мөлкәткә исе китми. Аның үз кыйммәтләре. Бәхете генә кыска гомерле булды. Яңа хатыны белән диңгезгә ял итәргә киткән җиреннән авырып кайтты ир. «Рәсмия, каты рәнҗегәнсең, ахрысы. Синең каргышың гына төште миңа», – дип сулкылдады ире. Бу сүзләрне дә ишетүе бик авыр булды. Алай әйтерлек рәнҗемәде бит Рәсмия. Ачуы килде, әлбәттә. Гомернең заяга үткәненә борчылды, үзен тиргәде, иренең ялкаулыгын, ваемсызлыгын сүкте. Шуңа юл куеп торган өчен яңадан үзен битәрләде. Тормышка ашмаган хыяллары үткәннәр йомгагына уралып, эреп югалуына үкенде. Ләкин рәнҗемәде, каргамады ул. Каргыш ике яклы булганын гына аңлый бит инде гомер иткән хатын. Күңеле тулганда еламады да хәтта. Тыелды. Күз яше тота диләр, шуннан бик каты курыкты. Вакытын, үткән гомерен кызганды Рәсмия, ләкин беркемгә дә начарлык теләмәде.

Ихлас Фәһимнең терелүен теләде ул. Яңа хатыны белән матур итеп яшәп китәр дә, җитди сынаулардан соң, бәлки, гел үзгәрер дигән өмет күңелгә ниндидер җылылык биреп торды. Нәрсә генә дисәң дә, балаларның әтисе бит. Буш хыяллар кешегә бер ияләнсә, сәбәбен генә көтеп тора, күрәсең.  Ә Фәһим бирешкән әнә. Китеп тә барган. Изгеләр кебек, йоклаган килеш сүрелгән. Котылган...

Фәһимне җирләгәч, сәгать угына уралган вакыт туктаган төсле, көннәр үтмәс булды. Бигрәк тә таңнар авырдан атты. Төннәр озынайды. Уйлар авырайды. Шулай иңке-миңке йөреп кырык көнләп үткәндер. Беркөн Рәсмия төшендә ирен күрде. Бергә ашыга-ашыга каядыр баралар икән. Боларны мазутка буялган, кулына зур чүкеч тоткан, тимерчегә охшаган карт туктатты. «Сез кемнәр? Кая барасыз?» – дип сорый. Фәһим гадәттәгечә ваемсыз елмаеп: «Без караклар. Вакыт караклары. Юлыбыздан китмәсәң, хәзер синең дә вакытыңны урлыйбыз, карт», – ди. Рәсмиягә карап күз кыса әле, җитмәсә. Карт та көлеп җибәрде. «Урлатсам, урларсыз... Минем вакыт сезнең кодрәттә түгел. Һәркем үз вакытына үзе хуҗа, онытма, кызым», – дип Рәсмиягә баш какты. Шунда Фәһим картка кул бирде дә, Рәсмияне калдырып икесе ниндидер яктылыкка китеп бардылар. 

Сәгать телләре иртәнге дүртне тутырып килә иде... Келт… Келт... 
Таң сызыгында эреп барган ике шәүләгә тәрәзәдән озак карап торды хатын. «Бәхилләвегез өчен рәхмәт», – дигән пышылдавыннан тәрәзә пыяласы парланып калды. Гомер төш кебек үтә дә китә икән. Яшьли үлгәннәр дә картаямы әллә? Бу карт Рәсмиянең тимерче әтисе булмый, тагын кем булсын?! Үткәннәрне уйлап үкенсәң дә, борчылсаң да берни үзгәрми. Ә менә алдагы көнне үзгәртеп була. Исән чакта әле күп нәрсәне үзгәртеп була. Һәркем үз вакытына үзе хуҗа. 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар