Социаль челтәрләрдә кемнәр белән генә танышмыйбыз да, кемнәр белән генә аралашмыйбыз. Көзге озын кичләрнең берсендә Фаил белән язышып киттек. «Бер кызыклы соравым бар сезгә» дип башлады ул сүзен...
Мин аны мәктәп елларыннан ук белә идем. Авылдашлар без, күрше урамнарда гына үстек. Безнең бәрәңге бакчасы беткән урында аларныкы башланып китә иде. «Унбер ел бер парта артында утырдык» дип үк, күпләр кебек мактана алмыйм анысы. Юк, без төрле классларда укыдык. Венера миннән өч яшькә кечкенәрәк иде, аннан ул татар төркемендә, мин – русныкында.
Мәктәп елларыннан ук хәтерлим, Венера бик максатчан, тырыш кыз булды. Аның һәрвакыт беренчелеккә омтылуыннан көнләшүчеләр дә, бу сыйфатын хәтта гаепкә алучылар да табылды. Үзем бу әйбергә ничектер битараф булганмындыр. Ә бәлки безгә, егетләргә, аның үзсүзле, үткен булуы ныграк та ошагандыр әле. Анысын хәзер тәгаенләп әйтә алмыйм. Баштарак ул минем өчен бары тик авылдаш, «свой парень», яхшы дус кына иде. Хатын-кыз, егет күңелен яуларлык кыз бала итеп Венерага хәрби хезмәттән кайткач кына ныклап игътибар иттем мин. Шунда гына аның чибәрлеген күреп алдым. Авыл кызларыннан ничектер акыллырак булып та аерылып торганына исә мәктәп елларыннан ук ияләнгән инде. Егетне үзенә каратырга тырышып урынлы-урынсыз чатаклыланып йөргән кызлар ошамый миңа. Ә Венера белән сөйләшүе, аралушуы рәхәт иде. Егетләрчә фикер йөртә, конкрет сөйләшә, тормышчан фикерли. Аның шул сыйфатларын яратуым да үз ролен уйнагандыр. Очраша башладык, озак та тормый өйләнештек. Минем карарымны әти-әниләр дә хуплады, булдыклы, тырыш гаиләдән килен сайладың, дип куандылар. Безнең әти-әниләр чәйгә, ашка йөрешеп яшәгән дуслар ук булмасалар да, ике гаилә дә бер-берсен хөрмәт иткәне сизелә иде.
Зур өметләр, матур хыяллар белән яшәп киттек. Венера минем өчен назлы хатын да, ышанычлы дус та булды. Бергә фатир алдык, уртак максатлар турында сөйләштек, балалар турында хыялландык. Икебез дә яхшы эшләргә урнаштык. Һәм тора-бара мин бер нәрсәне сизә башладым: безнең балалар турындагы хыяллар көннән-көн арткы планга күчә башлады, буш сүзгә охшап калды. Венераны канатландырган төп тема – эш, карьера, проектлар, бизнес идеяләр булды. Өй, җылы атмосфера, тыныч кичләр – болар аның өчен вак-төяккә әйләнде. «Мин бала телим» дисәм, хатыным мине эгоист дип атый иде. Янәсе, хәзер ул авырга узса, ничә еллар укып йөрүе, эш урынында авторитет яулар өчен куйган көче, барысы да җилгә очачак. Чөнки бала – ул бизнес эшенә алынган кеше өчен «приговор» һәм минем хатыным бу хөкемне кичектерүемне сорый иде.
Шулай да, шактый гына көттереп булса да, Венера бәби алып кайтырга ризалашты. Ике яктан да әти-әниләр аңлатуы, үгетләве күңеленә барып җиттеме, үзе ана булырга әзерлеген тойдымы, безнең хыялыбыз тормышка ашып, бер-бер артлы ике улыбыз туды. Балалар тугач, барысы да үзгәрер, Венера йомшарыр, эше белән мавыгуы кимер дип йөргән өметләрем генә чәлпәрәмә килде. Хатыным декрет ялында да эшеннән артык читләшмәде. Телефон, компьютер ярдәмендә интернет аша онлайн эшләп торды. Балаларга аның игътибары җитмәве турында аңлата торгач, көннәрнең берсендә: «Җаным, сиңа бала кирәк булды, алып кайттым. Бу малайлар синеке дә, так что игътибарыңны да кызганма!» – дип ярып салды җимешем.
Венера эше, карьерасы белән шул дәрәҗәдә мавыккан иде, балалар аның өчен чын «киртә» булып күренде. Баштарак, балалар кечкенә вакытта, безгә әти-әниләр булышып торды. Күз тимәсен, ул яктан икебез дә бәхетле, алар үзара аңлашып, килешеп, дус кодалар булып яшәп киттеләр. Авылдагы эшләрен дә бергә эшлиләр, безгә дә чабалар. Ә хатыным көннән-көн гаиләдән ерагая барды. «Мин сездән арыдым», «эшем күп», «башым проект белән тулы», «борчымагыз мине» дигән сүзләрдән башкасын ишеткәнебез булмады. Балалар белән уйнап алу, кичен аларны йоклату, әни дип сагынып көтеп алгач, кочаклап күрешү түгел, хәтта ризык әзерләргә, фатирдагы тәртипне карарга да вакыт тапмый башлады Венера.
Кич белән эштән арып кайтып керәм, малайлар үз бүлмәләрендә күңелсез генә утыралар. Мин кайткач, кәефләре күтәрелә, хәзер бергә ашыйбыз, диләр. Ә суыткыч шып-шыр! Тиз-тиз берәр кибет-кафега шалтыратам, кичке ашка заказ бирәм, йә балалар белән берәр җиргә барып ашап кайтабыз. Әниләренә дә алабыз. Иртәнге ашларны үзем әзерли башладым. Малайларны бакчага йөртү, мәктәпкә озату, каршы алу, гел минем вазыйфага әверелеп калды.
Ләкин мин ничектер бу әйберләргә барыбер күз йома идем. Барысы да вакытлыча, Венера үзе теләгән бер нәтиҗәгә ирешкәч тынычланыр, рәхмәтле булыр дип уйлый идем. Чөнки еш кына ирләргә карьера ясавы ансат, ә хатын-кыз бала үстерә, йортны карый, ашарга әзерли, шуңа эшендә уңышларга ирешә алмый, хыялыннан баш тартырга мәҗбүр була диләр бит. Психологлар да хатын-кызның кадере, аның хокуклары турында гел сөйләп торалар. Шуңа күрәдерме, үземне аның алдында гаепле, искергән карашлы кеше кебек хис иттем. Венераны аңларга тырыштым. «Миңа синең җылылык җитми», «балаларга әни кирәк», «эш хакына гаиләне корбан итәргә ярамый», дип, үземчә әйтештергәләп тә карадым. Моңа каршы аның ачуы килде, гаиләдә бер лидер булырга тиеш, дип, үзенекен тәкърарлады. Ягъни аның графигы тыгыз, ә мин урманнан чыккан эгоист ир, заманча фикерли белмим.
Акрынлап без чит кешеләргә әйләндек. Бер фатирда, ләкин төрле дөньяларда яшәдек. Аның кулында телефон, эш дәфтәре, тормышы клиентлар, партнерлар, килешүләр белән гөрли. Минем үз дөньям: балалар, өй, мәктәп һәм үз эшем. Вакытым ничектер улларыма да, эшкә дә җитте. Шөкер, җитәкчелек тә хезмәтемне күрә, бәяли белде. Әйе, кайбер ирләр миннән ачыктан-ачык көлделәр, хатын-кыз яулыгын япкансың, «подкаблучник», диделәр. Хәтта «болай йөрсәң, егет, хатының синнән болан ясый бит», диючеләр дә булды.
Ә Венера чит илгә отпускка җыена башлады. Эшләп шундый арыган, хәзер бездән һәм эшеннән ял итәргә тели икән. «Минем дә кешечә ял итәргә хакым бар бит! Ничә ел җигелеп, бер ялсыз эшлим!» – дип дулады хатын. Аерылышу турында карар үзеннән-үзе туды шул мизгелдә. Кайсыбызның теленнән беренче килеп чыккандыр, белмим дә. Соңгы елларда беренче тапкыр фикерләребез һәм теләкләребез туры килде. Хәтта җиңел сулап куйдык. Милек бүлешеп тә талашмадык. Балалар хакында юри дәшми тордым. Ул үзе төртелә-төртелә генә «мин ялларда сезнең янга килеп йөрермен» дигән булды.
Бу язма кемнедер гаепләү өчен түгел. Бу – минем тарих. Хатын-кызның югары белем алуына, карьера коруына беркайчан да каршы булмадым, хәзер дә бу әйбергә хөрмәт белән карыйм. Хатын-кызның үсәргә, эшләргә хакы бар дип уйлыйм. Әмма аның эше гаиләне юкка чыгарганда, балалар игътибарсыз калганда чарасын күрергә кирәк. Мәхәббәтне график корбаны иткән тормыш миңа кирәк түгел иде. Шуңа без аерылыштык. Венера карьерасын сайлады, ә мин – балаларны һәм тынычлыкны. Ләкин кичләрен үзем генә калганда, аерылышып дөрес эшләдемме дип уйланып куям.
Бу тормышта иң мөһиме нәрсә соң? Югары белем, максатчанлык, карьерамы, әллә сине көтеп торган якын кешеләрең, гаилә һәм балалармы? Алтын урталыкны таба белгән гаиләләр дә күп югыйсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк