Торалар да: «Син иреңне яратасыңмы?» – дип сорыйлар. «Әтәчегез йомырка саламы» дигән күк менә. Ирең булгач яратасыңдыр инде аны... Бервакыт шулай, эштә тагын бу темага сүз киткәч, мин сорауга җавап биреп тормадым. Башта иремнең үзеннән сорыйм әле, ул соң үзе мине ярата микән, аннары сезгә әйтермен, дидем.
Өйгә кайтып керү белән:
– Карале, атасы, син мине яратасыңмы ул? – дип, бусагадан иремә төбәлдем. Мин генә җавап тотарга тиешме гел?! Бала да алып кайт, өен дә ялтыратып тот, ничә җанның тамагын, өс-башын да кайгыртып тор, яратышу турында да синнән җавап алсыннар. Гаделлек тә кирәк бит инде бераз гына булса да.
Күзләрен җемелдәтеп торды да җан кисәгем:
– Башың киттеме әллә? – ди.
– Башым, шөкер, исән-сау. Син куелган сораудан качу ягын эзләмә. Күземә туры кара да әйт. Яратасыңмы?
Өс-башны салмый, кулымдагы ике пакет ризыкны беркая куймый җавап өмет итеп торам ишек катында. Эчке яктан балалар чыгып басты. Теге алпавыттай ир өстендә эленеп торган трико белән майкасы ачылган ярага тоз өстәп, шыксыз булып күзгә кереп тора. Җитмәсә, кырынмаган йөзенә котсызлык өстәп җиткән чәче як-якка тырпайган тагын. Ике атна такылдыйм бит инде, кистереп кайт шуны дип.
Алай ирем дә минем сорауларга аптырап тора торганнардан түгел инде үзе, тозлап-борычлап әйтә, сүзен бер дә кесә төбеннән эзләп утырмый. Җылы сүздән теле көя, күрәсең, шуңа берәр усалын атып китә, җүнсез. Ә менә ярату-яратмау турында уйларга вакыты да юк бит соңгы елларда. Никах укытып, паспортка штамп суктырып кайтканнан соң диюем. Дөнья кумакчы булып чабабыз һаман. Кешедән ким-хур булмасын дип тырышабыз. Төннәрен шул телевизордан төрек сериалларын карап юанабыз да андагы геройлар өчен бәхетле, риза-бәхил булып дәлше яшәргә китәбез. Сигезенче март, туган көн тирәсендә җанда шайтан туе кайнап ала алуын. Үлгәнче бер иркәләнеп, бу әзмәвердәй ирнең авызыннан бер генә назлы сүз булса да ишетеп каласы килә үзе. Шәңгә-кыстыбыеңны, бәлешеңне нәрсә өмет итеп пешерә бу хатын дип уйлыйсың соң син?!
Дәшми. Гөнаһысы өстендә тотылган мәче төсле шым булды да күземә текәлеп катты.
– Менә бит, гади генә сорауга да җавап юк. Нәрсә өмет итеп яшәмәк кирәк болай булгач...
Өйләнешкәндә туйда ишеткән киңәшне тотабыз: беребез кызса, икенчебез юл куя, дәшми. Ир шым булгач, мин кыюланып киттем, билгеле, хаклык минем якта, димәк.
– Анасы, кызма әле син. Бир әле пакетларыңны. Теге...ни... Анда урамда сүз, гайбәт җыеп йөрисез дә... Аннан әллә ниткән җавап таләп итәсез...
– Тимә минем пакетларга! Күземә кара! Миңа бер сүз кирәк! Яратасыңмы, юкмы?!
Катырак әйттемме, малайларның кечкенәсе борынын мышкылдатып атасының балагына ябышты. Өйрәнгәннәр гел елмаеп, җайларына гына килеп торганга. Зурысы шыпырт кына пакетларымны алып аш бүлмәсенә алып кереп китте. Уртанчысы да чыгып баскан. Бер –әтисенә, бер миңа карый. Әллә ни булган диярсең. Керә-керешли эштә хезмәттәшләр биргән сорауны гына иремә кайтарып бирдем бит. «Яратасыңмы» имеш! Хезмәт хакының зурлыгы белән дә кызыксынмадым, өч көн буе өйдә ятканына да тел-теш тидермәдем, бары тик бер сорау бирдем җанкисәгемә: «Яратасыңмы мине?!»
Элегрәк берәр җайсыз сорау бирсәм: «Хатын, син башлы бит. Үзеңә охшаган җавапны тиз генә уйлап тап та инде, килделе-киттеле сүзләрең белән аптыратма!» – дип әйтә торган иде кадерлем. Бүген бу никтер гел коелып төште.
– Әнием, әтием мин сезне бик нык-нык я-а-а-та-а-ам, – дип, кечкенәсе атасын җитәкләп миңа таба сөйри башлады.
«Яратасыңмы иреңне?» диләр. Иреңне яратмый кемне яратасың инде тагын? Шушы балаларның атасын яратасың, әлбәттә. Ачуың килмәгәе, үзең сайлаган яр бит. Авыз тутырып шуны «яратмыйм» дип сөйләп йөрер өчен гомер буе аның көенә биисеңме?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Менә сиңа мә ! Хикәя башы кульминация белән башлана , соңыннан гына чишелә .
0
0