Шул вакыт берәрсе Вәсилне балыкка дәшсен әле! Бөтен авыруларын һәм машинасы йөрерлек хәлдә түгеллеген онытып чыгып чапканын көт тә тор. Менә шунда Саниянең йөрәге әрнеп куя да инде. Кешегә ярдәм сорап йөрергә мәҗбүр иткән ялкау иренә күңеле рәнҗи. «Соң, эш сөймәсә дә, машинасына әйберләрне төяп илтеп куйса, шунда янымда болганып йөрсә, артыгын сорамыйм да бит. Ул бер түтәл казыганчы үзем өчне казып, тырмалап, ашлап, кырыкмаса-кырык эш эшләп куярга өлгерәм. Акрын эшлисең дигән юк, начар булган, дип кәефен бозмыйм, үзе күрмәгәндә шыпырт кына төзәтәм. Шулай җайлап торып та, бер ипкә китереп булмый бу арада», – дип, бу юлы да тукталышта сөйләшеп киткән бер таныш булмаган кешегә эч серләрен түкте дә салды бичара хатын.
Пенсия яшен сабырсызлык белән көтеп яшәгән Сания язга кергәч тагын яшәреп китте. Тәрәзә төбендә гөрләп үскән помидор үсентеләре борчуларын оныттырып җибәрә. Рассадага кояшлы урын биреп, бүлмә идәненә күчеп утырган миләүшәләре, яраннары да сөбханалла, сөендерә беләләр – барысы да шау чәчкәдә, бөредә. Ни утыртса шул гөрләп үскән, уңдырышлы туфрагы белән ел да кинәндергән бакчасына да юллар ачылды.
Вәсилне генә кымтырыклап, игәүләп торырга туры килә менә. Анысы газап. Ире – авыл егете булса да, җир эшен бер дә сөйми. «Балчык актарып ятасым килсә, мин шәһәргә китеп торган булыр идемме? Миең булса, үзең уйлап кара син... Әй, синең ми урынына да чәчәк тамыры белән помидор орлыгыдыр әле башыңда», – дип пыр туза бәгырь. Кыш буе, ит ашаганда, хатыны үстергән помидорларны, шулардан ясаган кетчупны кашыклап урганын белмәс. Исенә төшерсәң, тагын җавабы әзер Вәсилнең.
– Соң ашар өчен бер генә сорт утыртсаң ярамыймы аны? Сарысы ни дә, кызылы ни, миңа барыбер. Ә син «ранний», «средний», «поздний», фәлән дип баш катырасың. Монысы тәбәнәк үсә торган, тегесен бер сабакка калдырып сындырырга бәйләргә кирәк, өченчесенең берәр ботагын ялгыш сындырсаң да – каравыл... башың китә болар белән! Алар өчен никадәр җир казытасың, күпме ашлама кайтартасың. Йорт кадәр ике теплицага кергән ул акчаларга бер дигән яңа диван алып, телевизор яңартып була иде. Күпме бензин ягып йөргән бакчада җәй буена бер генә тапкыр да кеше төсле ял иткән юк. Адәм көлкесе. Балалар мунчага килергә куркып торалар: түтәл утарга, су сибәргә кушасың, кырык төрле эш табасың аларга да, – дип ярты көн сукранырга мөмкин.
Карлар эри башлауга, ирнең биле авырта башлый. Җаный, ухылдап, аксап йөрергә керешә. Атна азагында машинасының да әле көпчәге тишелә, әле маен алыштырырга кайдадыр язылган булып чыга, ниндидер каешы таушалган яки тормозлар белән берәр проблема булып чыга. Бакчага барыйк, дип, авыз ачарлык урын калдырмый ир. Ярый автобуслар йөреп тора, күршеләр, дуслар калдырмый.
Шул вакыт берәрсе Вәсилне балыкка дәшсен әле! Бөтен авыруларын һәм машинасы йөрерлек хәлдә түгеллеген онытып чыгып чапканын көт тә тор. Менә шунда Саниянең йөрәге әрнеп куя да инде. Кешедән ярдәм сорап йөрергә мәҗбүр иткән ялкау иренә күңеле рәнҗи. «Соң, эш сөймәсә дә, машинасына әйберләрне төяп илтеп куйса, шунда янымда болганып йөрсә, артыгын сорамыйм да бит. Ул бер түтәл казыганчы үзем өчне казып, тырмалап, ашлап, кырыкмаса-кырык эш эшләп куярга өлгерәм. Акрын эшлисең дигән юк, начар булган, дип кәефен бозмыйм, үзе күрмәгәндә шыпырт кына төзәтәм. Шулай җайлап торып та, бер ипкә китереп булмый бу арада», – дип, бу юлы да тукталышта сөйләшеп киткән бер таныш булмаган кешегә эч серләрен түкте дә салды бичара хатын.
Икесе бер автобус көтеп утыралар иде. Туры килүен әйт: икесе дә бер якка, бер бистәгә барулары ачыкланды.
– Көз көне абый шуннан йорт сатып алды. Җиренә, бакчасына кызыккан. Себердән кайтты да, авылда яшисе килә ди, бакча эшен бик ярата, – дип, бу хатын сөйләгән арада, Сания бистәгә кайтып-китеп йөрүчеләрне, сатылган йортларны исенә төшереп азапланды. Булмый инде булмагач, аны белер өчен бераз кеше белән аралашырга, кем нәрсә саткан, ни алган, кайда барган – кызыксына белергә кирәк. Санияне пенсия яше һәм яңа төр сорт помидорлар, колорадо корты ашамый торган бәрәңге һәм табигый ашламалар, туфракның уңдырышлылыгын арттыру ысуллары гына кызыксындыра. Чүп үләне үсмәсен өчен заманча ысуллар, яңа мөмкинлекләрне кулланасы килә, төрле культураларның холыкларын, үстерү шартлары серләренә төшенеп аларны үзара берләштереп кечкенә генә участоктан күп уңыш аласы килә. Комсызлыктан түгел, булган мөмкинлекләрне сынау, яңаларын ачу күңелле бит ул. Аннары әзер уңышны урнаштырыр, таратыр кешесе җитәрлек. Балаларга өч якка өләшсәң, үзеңә һәм килгән кунакларга җитәрлек кышлык запас ясап куйсаң, күршедәге ике ялгыз әбигә бераз күчтәнәчкә нәрсәдер алып кайтып бирсәң, тиз бетә ул. Бер бөртеге, бер тамчысы әрәм булмый. Башкалар кебек алып чыгып сатарга да калмый Санияләрнең. Күз тимәсен, ул яктан Вәсиле дә тәмле ашарга ярата, авызы яхшы шапылдый аның да.
Кеше белән сөйләшә-сөйләшә бара торгач, халык белән шыплап тулган автобуста аяк өсте кысылып бару да сизелмәде. Баягы ханым кибет алдында төшеп калды. «Абыйга күчтәнәчләр алып, бистәне карап киләм әле. Кичке якта сезгә кереп чыгармын», – дип, телефон номерларын алышты. Юк-юк та, кайвакыт шулай эчне пошырган темаларга сөйләшеп, уртак кызыксынулар белән уртаклашып алыр кеше дә кирәк икән шул.
Сания бакчасына килеп җитүгә бераз ятсынып китте. Гомер булмаганны капка төбе чистартылган. Кояшка үрелеп борын төрткән бәбкә үләннең яшеллегендә кояш нурлары биешә. Кемнәр себереп, чистартып куйды икән, дип, як-ягына каранып озак торды ул. Ике як күршедә дә былтыр йортлар буш иде. Быел аларның да капка төпләре ялт иткән. Сания шикләнеп кенә капка йозагын ачты. Авыр сумкаларын ишегалдына кертеп куйды да... бераздан онытылып бакчасында эшли башлады. Нәрсә дисәң дә, нинди авыр хезмәт булса да, җанга рәхәтлек бирә торган сихәте бар шул язгы эшләрнең.
Көн кичкә авышканда тукталыштагы ханым да хәбәргә чыкты. Сания телефоннан озаклап, кайсы урамнан, ничек киләсен, күпер чыккач кайда борыласын, мәчеттән соң ничә өй узасын аңлатып торганда, шаркылдап көлеп җибәрде бу. «Хәзер. Ашыкма әле...» – дип, телефонын сүндерде дә, бер минут дигәндә мунча артыннан таныш тавыш ишетелде.
– Сания, күрше! Эшләп арыгансыңдыр, әйдә бергә чәй эчик! – дип, койма аша берәү кул болгый иде. – Әйдә, безгә кер әле, сине абый белән таныштырам. Күршеләр икәнсез бит, – дип кыстый ук башлады Фәния. Яр буенда бистә йортларыннан аерылып торган өч өйнең капка төпләрен дә иртә язда ук тырмалап, себереп куючы кеше яңа күршесе Фәнил булып чыкты. Профессор икән үзе, авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган, Себергә китеп эшләгән, бик күп гыйльми хезмәтләр язган, чит илләрдә яшәп кайткан. Әмма гомер буе, берәр кайчан авылга кайтып төпләнергә дә көн-төн үз бакчамда казынып ятарга язсын иде, – дип хыялланган бу кеше. Аны тыңлап хәйран калды Сания. Үзе дә авылга, шушы бистәгә бөтенләйгә кайтып утырыр иде дә, ләкин эше бар. Шуңа пенсия яшен көтеп, көнен-елын санап яшәгән чагы иде.
Фәнилне тыңлаган саен, Сания: «Эх, минем Вәсилем дә шулай уйласа, бакча эшен шулай яратса икән...» – дип сулкылдап куйды күңеле белән.
Дәвамы бар.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк