Логотип
Күңелеңә җыйма

Ышанасыңмы?!

Күңелгә уелып кала торган очрашулар була кайвакыт. Еллар узгач та исеңә төшеп кат-кат уйландыра, йөрәкне сискәндерә торган сөйләшүләр була. «Бу ханым белән дә язмыш мине юкка гына таныштырмагандыр. Аның сөйләгән һәр сүзе күңелемдә юкка гына уелып калмагандыр», – дип, Әминә апа хатирәләр төенен сүтеп җибәрде. Мин аның авыр язмышы, кичергән кайгы-хәсрәтләре турында шактый ишеткән, хәбәрдар идем. Гомер уртасында япа-ялгыз калган бу бичара ханымның күңел яраларын актарып югалтулары турында сорашуым түгел. Юк... Әминә апа үзе теләгәнен, күп еллар берәүгә дә сөйләргә базмаган бер хатирәсе белән уртаклаша. Әйтерсең мине дә җитәкләп шул көнгә, шул тукталышка алып китә...

– Ул бу җиргә соңгы тапкыр туган. Алдагы гомерләрендә җыйган гөнаһлары өчен җавап тота ул... 

Бу сүзләрне беренче тапкыр ишеткәч, тәннәрем ничек чемердәп киткән булса, искә төшкән саен шулай ук умыртка сөягемнән салкын йөгерә. Әни кеше үз улы турында шундый сүз сөйләсен әле! Булмаганны. Ә ул сөйли. Минем шикләнеп караганыма да исе китми. «Эчендә җыелган зарын тыңлар кеше табылганга сөенеп сөйли инде бу бичара», – дип уйлаганым әле дә исемдә. 

Мин никадәр ялгышканымны күз алдыма да китерми идем ул вакытта. Юл читендәге тукталышта сөйләшеп киткәннәр арасында «бичара» диярлек кеше булса да, бу ханым түгеллеген еллар узгач кына аңлармын әле мин. Гомер узгач кына. 

Ә ул көнне авыруга охшаган сәер ханымнан куркуымны яшерергә тырышып, акрын гына эскәмия читенә күчтем. Ни өчендер аны күрүгә куркып, каушап калдым. Бәлки, үз уйларыма бирелеп дөньямны онытып утырган вакытта аның тукталышка якынлашканын сизми калганга, үз уйларымда адашкан халәттә мине ят кеше күреп алганга да кыенсынганмындыр. Ул төбәлеп караганда мине үтәли күрәдер кебек тоелды, өстемә берәр калынрак әйбер киясем, аның карашыннан качасым килгәне искә төшкән саен бала йоннары кабара.

Тәнемә тарала башлаган калтырауны басар өчен тирән сулыш алып тынымны кыстым. Үпкәгә кереп тулган кичке һаваны ашыкмыйча гына чыгарырга, ипләп чыгарырга тырыштым. Куркуны яки ачуны басарга әбекәем шулай өйрәткән иде. Чыгышлар ясаганда, кеше алдында сөйләгәндә дә каушаганны шулай җиңәргә киңәш итәләр икән бит хәзер. Бу ысул булышмаса, су йотып куярга мөмкин, диләр. Әбекәем дисбе тартырга, бисмилламны укырга киңәш итә иде. «Ачуың басылмаса, чишмәгә суга барып кайт, өй алды идәнен ышкып юып куй, камыр басып токмач кис, шушы эшләрне башкаргач кына карар кабул итәрсең», – дип өйрәтә иде әбекәй. Аны уйлагач, күңел бераз тынычлана. Күңелдән генә белгәннәремне укып алдым.

Таныш булмаган хатын бу вакытта улының ташландык төзелештән төнлә шалтыратканын сөйли башлаган иде. 
– Ике тулып киткәндә, нидер буласын сизеп, кинәт кенә уянып киттем. Күз алдыма улым килде. Яшен тизлегендә, үрелеп, телефонны алдым. Берничә секундтан малай шалтыратты. «Әни, мин бүтән болай яши алмыйм, кичер мине», – ди. Елый. Эчкән. Теле чак әйләнә. Идәнгә шуып төштем, торып басарлык хәлдә түгел идем. Телефонда шыбыр-шыбыр яуган яңгыр һәм үзенә урын таба алмый бәргәләнеп йөргән җил тавышы. Улым елый. «Син миңа гел:«Ъскәч зур кеше булачаксың», –  дип әйтә идең, әни. Мин үстем. Ләкин синең хыялыңны тормышка ашыра алмадым, кичер, зинһар. Син миңа гел: «Бай, бәхетле булачаксың», – дип әйтә идең. Гафу ит, әни, булдыра алмадым. Бу тормышта үземнең урынымны таба алмадым, әни. Ишетәсеңме?» – дип сулкылдый малай. 
Ә мин теге ташландык төзелешне каһәрләп утырам. Улым кечкенә чакта да дуслары белән шунда килеп уйнарга ярата иде. Ничә тапкыр шунда егылып имгәнде, аяк-кулларын сындырды. Ашыгыч ярдәм машинасыннан берәр шәфкать туташы яки полициядән берәрсе шалтыраткан саен «балам харап булган» дигән уйдан сулышым кысыла иде. 

Хәзер менә үзе шалтыратты. Алга таба яшәргә көчем калмады, ди. Хушлаша. Гафу үтенә. Шул каһәр бинаны төзеп тә бетерә алмадылар, сүтеп тә ташламадылар, дип мин үзем дә белмәгән кешеләрне каргап утырам. «Улым, бәлки, берәр нәрсә эшләп буладыр әле? Син авыру да, гарип тә түгел, дүрт саның тигез… Күңел төшенкелегеннән дәваланып була бит ул», – дим, көчкә сулыш алып. «Әни, син минем авыру булганны үземнән дә яхшы беләсең. Яшәү тәмен тоймау, яшисе килмәү берничек тә дәваланмый. Тотма мине», – ди малай. 

Ә мин аның бу җиргә соңгы тапкыр туганын беләм. Ни өчен газапланып яшәвен дә аңлыйм. Үткән гомерендә кылган гөнаһлары өчен интегә бу җан. Бу дөньяда аны тотарга хакым юк. Шуңа күрә: «Ярар, балам. Бәхил бул», – дидем. 

Ничек үз улыңа шулай дип әйтергә мөмкин?! Моның өчен ни дәрәҗәдә каты бәгырьле, битараф кеше булырга кирәк? Яки акылы сау булмаган кешенең теленнән генә төшәр бу сүзләр дип уйлыйм. Күңелдән әңгәмәдәшемә диагноз да куеп өлгердем. Бу «шашкан» хатынның сүзләрен тыңларлык сабырлыгым калмады. Ә ул һаман нидер сөйли. Кузгалып китәргә ниятләгәнемне абайлап, кулымнан ук тотып алды бу хатын. Күзләремә тутырып-тутырып карый. Берара тынып торды да «ышанасыңмы», дип сорап куйды. Йә Алла! Нәрсә дип әйтергә?
 
Мондый тиле сүзгә ышанырга ярамый, дип акыл сатарга кем соң мин. Ышанам, дисәм дә ялган. Улының үлеме, тормышының фаҗигасе турында сөйләгән ана белән сүз көрәштереп утыралармы, йә. Дәшмәвем дә яхшы түгел. Җавап көтеп карашы белән бораулый әнә. Тагын бераз икеләнеп торсам, кайгыдан тилергән ана мине үзенең хәсрәт утына ташлар да көлгә калдырыр кебек. Тирән итеп сулыш алдым...
– Ни дип әйтергә дә белмим. Улыгызга, бәлки, табиблар ярдәме кирәк булгандыр?!
– Мин үзем табиб. 
– Гафу? Сез үзегезне укытучы дидегез бит. Монысы бераз башка әйбер. Улыгызга чын табиб, тәҗрибәле белгеч ярдәме кирәк булгандыр, дип уйлыйм.
– Балакаем, мин ярты гомерем авырулар караган, аларны дәвалаган, бик күп үлемнәр күргән кеше. Психиатр да, терапевт та үзем. Диплом нәрсә ул? Фәлән ел лекция тыңлаган, фәлән уку йорты коридорларында йөргән, зур аудиториядә утырган, күпмедер язган, кемнедер күргән, дигәнне дәлилләүче кәгазь. Ә тәҗрибәне кайда да тормыш бирә. Остазларны да тормыш мәктәбе җибәрә. Сынауларның да иң гаделе тормыш мәктәбендә, балам. Монда зачеткага меңлек кыстырып яхшы билге ала алмыйсың. Сынауны йә үтәсең, йә юк. Ә укытучы белеме, анысы болай гына. Тормыш мәктәбе биргәнен документлаштырыр өчен алган белемем. Хәзерге заманда, аеруча, белем алу – күз буяу гына ул. Дипломлы белгечләрнең санаулылары гына үз һөнәрен белә, санаулылар гына һөнәренә бирелеп эшлиләр. Ә син улыма табиб кирәк дисең.

– Апа... Гафу итегез, олы табиблар да четерекле мәсьәлә туганда консилиум җыялар, киңәшәләр. Бер кеше генә бөтенесен дә белеп бетерә алмый. Улыгызны күрә торып...
– Матурым, балакаем, син шундый самими. Үлемнән куркуың йөзеңә чыккан. Син шундый яшь. Синең гомерең озын булачак, бәхетле, бай булырсың. Барыр юлларың бормалы, сикәлтәле һәм чатлы урыннары да бар. Канатың каерылганын тойганда артка карама, таяныч эзләмә, үз-үзеңә ышан. Син көчле. Бу хакта үзең дә белмисең әле, ләкин син бик көчле. Иң дөрес карар – ул үзең кабул иткән карар булыр. Югалтулардан да курыкмаска өйрән. 

– Сез улыгыз турында сөйләп бетермәдегез, – дидем бу ханым сөйли башлаганнардан каушап. «Шашкан» кешедән үз язмышыңны юратып торасы килми шул, бер дә. Аның алдында үземне шыр ялангач тоеп, өшеп киттем. Шуңа тагын да ачу килде. Китеп кенә барасы иде дә бит. Беренчедән, кулга чат ябышты. Икенчедән, автобус та килеп җитәргә тиеш инде. Күпкә түзгәнне, санаулы минутлар калгач кына үз юлымнан борылып китәргә яратмыйм. 

– И, бала... – дип уйларымны укыган кебек, бу хатын да көлебрәк куйды. – Тыңла. Мин боларны сиңа юкка гына сөйләмим... Без елашып, бәхилләшеп озак утырдык. Ул арада җил дә, яңгыр да тынды. Таң беленә башлады. Улым утырган биеклектән бик матур манзара ачылды. Мин аның күзләре белән шәһәр өстендә төн эрегәнен, таң нурлары башта тамчы-тамчы өмет булып, соңыннан җылы яктылык булып шәһәргә таралганын күзәттем. Тәнемә дә бераз җылы йөгерде. Акрынлап идәннән тордым. Тәрәзә янына килдем. Безнең бакчага да дымлы иртә җылысы түгелгән иде. «Әни, син миңа рәнҗеп калмыйсыңмы? Үз-үзеңә кул салуны зур гөнаһ, диләр. Син мине кичерүләрен сорап дога кылырсыңмы?» – дигәч, тагын эсселе-суыклы булып киттем. Инде айныды, тынычланды дип уйласам, ялгышканмын икән. Улым бу карарны кабул иткәндә дә аек булган. Соңгы айларда чыннан да эчмәгән иде шул. Эшкә урнашканын ишеткәч, бик сөенгән идем. Җыелган бурычларын түләп бетерүе хакында да белә идем. Бу гамәлләрнең сәбәбен, бер-берсенә бәйләнешен шушы мизгелдә генә аңладым. Ә бүген төнлә эчкән малай. Теле бераз чишелеп, сөйләшергә, эчен бушатырга җайлырак булсын өчен шулай эшләгән. Хәзер миңа шуларны аңлата иде. «Әни, миңа синең җибәрүең кирәк», – ди балам. 

Рөхсәт сорамый, хушлашмый гына тормышыңнан киткәннәргә рәхмәтле бул, кызым. Алар җаныңны күпме газаплардан азат итәләр, күпме җаваплылыктан саклыйлар сине. Чөнки яраткан кешене җибәрүдән дә авыр нәрсә юк бу дөньяда. Мәңгелек йортка китәме ул, синнән башка гына үз юлын дәвам итәме, барыбер аерылуы авыр. Кеше эгоист бит ул. Бу табигый, гадәти эгоизм. Аның өчен оялырга кирәкми, үзеңне гаеплисе юк. Сине шулай табигать яраткан. Һәм шул ук табигать сиңа башка сөенечләр, башка мөмкинлекләр дә биргән. Шуларны күрә белсәң, язмыш сынауларын җиңелрәк үткәреп җибәрерсең. 

– Улыгыз...
– Улым карарын кичектереп торырга ризалашты. Ул вакытта бер тиен акчасыз идем. Үзенә дә шул хакта әйттем. «Сине тотмыйм, балам. Ләкин бу адымыңны бераз кичектереп тора алсаң, рәхмәтле булыр идем. Бер терәгем дә, ярдәмчем дә юк бит минем. Сине соңгы юлга озатыр өчен акча, чыгымнар да кирәк булачак. Бу адымың белән син үз гомереңне генә өзмисең, минекен дә кыл өстендә калдырасың», – дидем. Операциягә ятарга җыена идем. Мин больницага ятарга тиешле көнгә каршы төн бу. Шул хакта әйттем. Бер ялгансыз, чын дөресен генә сөйләдем улыма. Бары тик яшисе гомеренең озынлыгы, аның әле бай һәм бәхетле буласын белүем хакында гына әйтмәдем. Ул бу җирдә үзенең соңгы тапкыр яшәвен аңламый, анысына ышанмас иде. Кайбер сүзләремә синең кебек шикләнеп, көлеп кенә карады малай да. Кеше күп очракта чын дөреслеккә ышанмый бит ул. 

– Операциягез ничек үтте?
– Минем йөрәгем аша улымның җанын дәваладык. «Бу бик катлаулы операция булды» дигәндә, табиб үзенең ни дәрәҗәдә хаклы булуын үзе дә белми калды. 

Тукталышка без көткән автобус килеп туктады. Мин ишеккә юнәлдем, ә сәер ханым урыныннан кузгалмады. Монда бер генә маршрут йөри иде. Автобус салоны да кеше керә алмаслык тулы түгел. Борылып сорау бирергә өлгермәдем, автобус  эченнән берәү:
– Әни, саумы? Бүген кайтасыбызны каян белдең? – дип килеп чыкты. Матур, төз гәүдәле, озын буйлы иргә мөлаем ханым белән ике кечкенә бала ияргән иде. Сабыйлар сөенеп әбинең куенына сарылганын мин инде автобус тәрәзәсеннән күзәтә идем. «Менә, ичмасам, байлык бу», – дип бәхетле гаиләгә сокланып китеп бардым. 

Шәһәр читендәге бу тукталышка бүтән килгәнем булмады. Чөнки тормыш юллары кискен борылыш алып, мин бөтенләй башка җиргә күчеп киттем. Үзгәрдем. Кешеләргә артык ышанмаска, авыр чакта терәк эзләмәскә, мөстәкыйль һәм көчле булырга өйрәндем. Яшәү тәмен югалткан чакларда күңелем белән ирексездән шушы тукталышка кайта идем. Югалтулардан бик курка идем бит мин. Ә син курыккан саен язмыш юри сыный, күрәсең. Авырткан җиреңә өсте-өстенә сала яраны. 

Шул очрашудан соң бер ай да узмады, өч бала белән тол калдым. Тукталыштагы теге хатынны искә төшереп, «нигә кисәтмәдең», дип еладым башта. Берәм-берәм буй җитеп килгән ике улымны соңгы юлга озаткач, гаделлек юклыгыннан, аның улы исән калуыннан көнләшеп үкседем, рәнҗедем хәтта. Әмма алда ниләр көтәсен белми идем әле. 
Соңгы сөенечем, кызым гомере кулымда шәм кебек эрегәндә, аны көчле авырудан коткарып булмаганлыгына тәгаен төшенгәндә, мин инде бу хатынга рәхмәтле идем. Ул барысын да алдан күреп, минем якын арада бер-бер артлы иң кадерле, иң якын кешеләремне югалтасымны тоеп торгандыр дип уйлыйм. Әмма күрәчәгемне алдан әйтмәде, бары тик үзе кичергәннәрне сөйләп кисәтте генә. 

Хәтеремдә шул тукталышка кайта-кайта, сынаулар килгән саен акрынлап чыныктым. Гомеремнең бәхетле мизгелләрен кадерләп үткәрдем, алардан көч җыйдым. Артымнан «бичара» дип кызганып калучыларга да рәнҗегәнем булмады. Ирем белән өч балам исән чакта кичергән бәхетле мизгелләргә куанып, юанып яшим. Кемгәдер шунысы да бирелмәгән бит. Янәшәмдә бердәнбер оныгым, кызымның кызы бар. Аны сау-сәламәт үстерергә Аллаһ саулыгын, сабырлыгын бирсен, ярдәменнән ташламасын дип сорыйм. Зарланырга куркам хәтта, шушы бәхетемә күз тимәсен, Раббым күпсенмәсен дип, теләп йөрим.

Берәүләрнең яралары аша тормыш башкаларны дәвалый, күрәсең. Берәүләрнең хаталары аша башкаларга дөрес юл күрсәтәдер язмыш. Минем кайгы-хәсрәтләрем аша кемдер үзенең никадәр бәхетле, бай булуына төшенеп шөкер иткәндер, рәхмәтле була белгәндер. Беребез дә мәңгелек түгел, әмма кайбер кеше яңадан туасына ышанып яши... Кемдер китәсе көненнән курка. Ә мин барысын да кабул итәргә, «димәк, шулай тиеш булган», дип яшәргә өйрәндем. 

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар