Логотип
Күңелеңә җыйма

«Ялгышым өчен ялгызлыгым белән түлим»

Ул үлгән булса да, миңа болай авыр булмас иде. Ә ул, бер сүз әйтми-нитми, кич өйгә кайтмады. Юкка чыкты. Баксаң, икенче хатын белән яши башлаган. Мин кеше фатирында, бурычлар белән, шушы хыянәт ачысыннан суларга онытып, авызыма бер тамчы су каба алмас, сөйләшә, елый алмас хәлгә җитеп югалып калдым. Ничә көн шулай ятканмындыр...

Мин беркайчан да үземне ялгыз калырмын дип уйламадым. Ялгызлыкның нинди җәзага әверелергә мөмкин булуын күз алдыма китерергә тырышсам да, бу мөмкин булмас иде. Югыйсә янәшәмдә ялгызлар да булды, аларның моң-зарларына, берәр кайчан үзләренә тиң кеше табарга сүрән генә өмет очкыны пыскытып яшәүләренә хәйран кала идем. Әмма читтән күрү белән үзең шул хәлгә калу арасында аерма шактый икән. Юкка гына кеше хакында сүз әйткәнче, аны гаепләгәнче, башта күлмәген, аяк киемен киеп, ул үткән юлны узарга кушмыйлар. Шуңа күрә мин кайгы уртаклашуның да, синең өчен сөенүче, бәхет-уңышларыңа куанучы дусларның да ихласлыгына ышанмыйм. Алар күп вакыт мине түгел, үз-үзләрен алдыйлардыр бәлки. 

Яши-яши бары шуңа инандым: Беренчедән, бер кеше киңәше икенче берәүгә килешми. Кемнедер туры юлга бастырмакчы булып, акыл өйрәтеп интекмәгез дә. Икенчедән, гомер юлында ясалган һәр хата-ялгышны төзәтеп булмый икән ул. Төзәтеп булырлык итеп кенә хаталанган кеше үзенең никадәр бәхетле булуына, төптән уйлаганда артык хаталанмый яшәвенә төшенә дә алмый. Монысы үзенә күрә бер хата. Әмма аны да төзәтеп була әле. Балаларым мәктәптә укыганда дәфтәрләрен кат-кат күчертеп газаплый идем. Берәр биттә хата җибәрсәләр, начар билге алсалар, бөтен дәфтәрләрен тулысынча күчерткән чакларым еш булды. Аннары әтиләре туктатты мине. «Укудан күңелләрен кайтарасың. Бөтен тормышларын караламага әйләндерәсең. Ярар монда дәфтәр, ә тормышта ялгышсалар?.. Кеше ялгышмаска тырышырга, хаталанган икән моннан курыкмаска, тиеш. Ә дәфтәр күчереп отличник булырга омтылган балада белем дә булмый, ялгышларга каршы чыныгу да тәрбияләнми, чөнки ул шушы караламаны ак биткә күчереп язып булуына ышанып калачак, тормышын яңа биттән башлап булуына өметләнәчәк» дип ачуланды ирем. Укымышлы, гыйлемле кеше иде ул. Аңа тормыш мәктәбе дә күпләрнең югары уку йортларында алган, йөзәр китап ятлап туплаган белеменнән күпкә сыйфатлырак, тирәнрәк белем биргән. 

Әмма ирем бер әйберне аңлый алмады – ярсыган, кызу канлы хатын-кызга каршы чыксаң, аңа мәңге берни аңлата алмыйсың. Ниятең никадәр изге, фикерең никадәр асыл булмасын, ташуга каршы йөзүдән мәгънә юк. Минем кебек кеше белән килешеп, бер сүздә булып кына үз фикереңне җиткерергә мөмкин иде. «Ипләп кирәк... Җайлап кирәк» дип җырлыйлар бит әле. Менә шуңа иремнең гыйлеме җитмәде. Ул минем наданлыкны кабул итә алмады, ә мин аның артык акыллы булуыннан туеп беткән идем. 

Бигрәк тә яшь чакта кызу холыклы булдым. Үзем уйлап чыгарган идеалларга ышандым. Ышану гынамы?! Табынганмындыр хәтта. Ә ахыр чиктә ирем хаклы булып чыкты. «Тормышыңны яңа чиста биттән башла» дигән лозунглар бөтен кешегә дә туры килеп бетми икән ул. Башларсың, бар! Кайбер хата-ялгышлары өчен адәм баласы саулыгы, иминлеге, җан тынычлыгы белән түли, үзенең киләчәген кыл өстенә куя да яшәү тәмен җуеп җан асрый икән. 

Миңа хәзер 64 яшь. Ирем дә, балаларым, оныкларым да бар, әмма мин ялгыз гомер итәм. Гаиләм белән мөнәсәбәтләребез салкын. Алар миңа битараф. Әмма мин барыбер Аллаһыма рәхмәтлемен, ул шуннан хәтәррәк сынау бирмәгән, бала хәсрәте күрсәтмәгән, кадерле якын кешеләремнең исәнлеге, иминлеге белән куандыра мине. Ләкин ялгызлык газабының ялкынын да, гүрләргә тиң җан өшеткеч салкынын да үлчәп, исәпләп бетерә алмаслык итеп бирде. Мин кеше фатирында ялгызым яшим, төрле эшкә алынып көн күрәм. Саулыгым җиткән кадәр тырышам. Ә кешенең саулыгын авыр хезмәт тә, тормыш шартлары да бетерми икән, иң элек эчтән үкенү, үз-үзең белән килешмичә бәхәстә яшәү хисе какшата икән ул саулыкны. Корт кебек эчтән кимерә сине.

Ялгыз калуымның сәбәбе гади. Моннан 17 ел элек язмышым чатында адаштым, хыялымда тудырган бәхеткә алданып нык адымнар белән барган туры юлдан тайпылдым. Яратучы ир канаты астында, тулы гаиләдә, тыңлаучан акыллы балалары белән гомер иткән хатын-кыз да бәхетсез була ала. Әмма аның бәхетсезлеген аңлаучы, киңәшер кешесе булмаса, бик акыллы хатын-кыз да хискә бирелеп алданырга мөмкин икән. Минем белән дә шулай булыр дип кем уйлаган. Югыйсә дәрәҗәле эш урыным да, ихтирам иткән, хөрмәт күрсәткән үз даирәм дә бар иде. Мин барысыннан да баш тарттым. 

Көннәрдән бер көнне күңел тәрәзәмдә ул пәйда булды да йөрәк ишекләрен шәрран ачып акылымны җуйдым. Мин гашыйк булдым. Томан эченә кереп адашкандай, холкыма тиң ташкын елганы колачлап йөзгәндәй, текә ярдан тирән упкынга ташлангандай мине бөтереп алды ул хис. Шундый тансык, кайнар икән ул чын мәхәббәт, дип уйлаганым әле дә исемдә. Үземне ниһаять чын хатын-кыз итеп тоя башладым. Гаиләдә миңа шушы хис җитмәгән. Бер-береңне ярты сүздән аңлау, сөйләшеп туя алмыйча таң аттыру, уртак сәяхәтләр, яңа дуслар, күңелеңдәгесен курыкмыйча әйтү, тартынмыйча тулысынча ачылу... Мин яшәреп, матурланып киттем, күкрәк тутырып сулый башладым, бөтен комплексларымны онытып, онытылып яшәдем. 

Ул ир минем дөньямның үзәгенә, шәхси җиһаныма әверелде. Аның хакына барысына да әзер идем. Ялганны, хыянәтне кабул итмәгәнлектән озак уйлап тормадым, карар кабул иттем дә тиз арада гаиләмә җиткердем. Ирем сабыр гына тыңлады. Күтәрелеп каты бәрелмәде. Хәтта мине аңлады да кебек. «Бу көн туарга мөмкинлеген белеп яшәдем, әмма аны булдырмаска көчемнән килгән кадәресен эшләдем. Мин сине яраттым, хөрмәт иттем. Китәргә уйлагач, кит, бәхетле бул», – диде. Аерылышу шулай ансат кына була икән, ә халык шуннан драма, трагедия ясап ята, дип көлгәнем дә истә әле. Хәзер язмышым миннән көлә инде менә.

Бу хәлне якыннарым бик авыр кичерде. Балаларым инде үсеп җиткән. Әмма алар мине аңлар дигән өметләрем акланмады. Балалар минем адымны чын хыянәт дип кабул иттеләр, бигрәк тә әтиләренә, гаиләбезгә карата. Ирем чынлап та бик акыллы, булган кеше бит. Андый ир белән гомер итәр өчен кастинг оештырам дисәң, хатын-кыз су буе кадәр чиратка тезелер. Ә мин гомергә сер бирми яшәгәч, балаларга, туганнарга хисләремне белгертмәгәч, бу адымымны алар гаепләделәр. Ләкин беркемнең дә, беркайчан да «син бәхетлеме» дип сораганы булмады. Ә минем хатын-кыз бәхетен тоясы, кичерәсе килә иде.

Шуңа күрә үз бәхетемне очраттым дип уйлаган көннәрдә миңа башкаларның фикере әллә ни кызык булмады. Гомер буе кеше көйләп яшәдем, мин дә бу җиргә бер генә тапкыр туган бит, калган гомеремне үземә багышларга хакым бар, дип уйладым. Күңелдә калкып чыккан вөҗдан газабын шушы уйлар белән баса идем. Вакыт узгач балалар да аңларлар, яңа ярымны кабул итәрләр, мине кичерерләр дип ышандым. Мин аларның әтиләренә тамчы гына да зыян салмадым, хәтта уртак малдан берни алмый чыгып киттем. Хакым булганын белсәм дә, кагылмадым. Һәм барысы да мин уйлаганча булыр иде, әгәр дә күземне, аңымны томалаган мәхәббәт ялган булып чыкмаса. 

Сөйгәнем мине ташлап чыгып китте. Аңлатусыз. Бу хәл шундый көтелмәгән, кинәт булды. Бәлки авырып киткәндер, больницага эләккәндер дип уйладым. Ул үлгән булса да, миңа болай авыр булмас иде. Ә ул, бер сүз әйтми-нитми, кич өйгә кайтмады. Юкка чыкты. Баксаң, икенче хатын белән яши башлаган. 
Мин кеше фатирында, бурычлар белән, шушы хыянәт ачысыннан суларга онытып, авызыма бер тамчы су каба алмас, сөйләшә, елый алмас хәлгә җитеп югалып калдым. Ничә көн шулай ятканмындыр...

Якыннарым да бу хәбәрне авыр кичерде. Әмма миңа сер бирмәделәр, без кисәттек дип яраларыма кагылмадылар, кайт дип үзләренә дә чакырмадылар. Мин аларның яхшы яшәгәннәрен беләм – монысы күңелемне җылытып, яралы йөрәгемне юатып тора. Беренче ирем өйләнде. Яңа хатын балаларым белән дә уртак тел тапты, алар бер гаилә булып яшиләр.

Мин дә акрынлап тормышымны җайга салдым. Пенсиядә булсам да, эшлим, акчам җитә, хәтта балаларга, оныкларга ярдәм дә итә алам. Тик күңелдә кара бушлык. Ул шундый тирән, шундый салкын икән. Балалар белән мөнәсәбәтләр еллар узса да, җылынмады. Алар хәтта минем ярдәмне дә теләмичә генә кабул итәләр. Башкалар туганнары ярдәмне таләп итә дип сөйлиләр, ә минекен беркем дә кабул итми. Гафу итә алмадылар.

Теги: хикәя

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар