Безнең халыкның бер матур мәкале бар: «Асрама сигезне, асра симезне!» – ди ул. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә бик туры килә бу мәкаль. Күп итеп утыртып, тиешле тәрбия җитмәсә, уңышын барыбер әллә күп ала алмыйсың. Ә менә кимрәк утыртып та, тиешенчә тәрбияли алсаң, уңышын кая куярга белмәссең. Шушы мисалда, кыяр үстерүгә кагылышлы берничә киңәш сезгә.