Логотип
Бакча

Кәбестә ник йомарланмый?

Кәбестәләрнең яфраклары әрекмән кадәр, ә баш йомарламый, дип зарлана бер укучыбыз. Нилектән шулай икән, нәрсә җитми аңа, ди ул.

Кәбестә – туфрактагы кирәкле элементларга иң таләпчән яшелчәләрнең берсе ул. Бәрәңге, кыяр кебек үк, ул да яхшы итеп ашланган туфракларны ярата. Шуңа да кәбестә үсентеләрен утырткан вакытта чокыр төбенә мул итеп черемә салып калдырабыз. 

Башы йомарлана башласын өчен, кәбестәнең 9–12 зур яфрагы булырга тиеш. Әле яфраклары тиешле санда булмаган килеш, ул берничек тә йомарлана башламый. Бу яфракларда кәбестә үсентесе үзенә кирәкле запас матдәләрне туплый һәм саклый. Кайбер бакчачылар, түтәлләр матур күренсен өчен, кәбестәнең җиргә тиеп торган яфракларын өзеп ала. Болай эшләргә ярамый. Актив фотосинтезда катнаша торган барлык яфраклары да аңа кирәк. Әгәр берәрсе кими икән, моны тулыландыру, ягъни яңадан үстерү өчен, ул тагын ким дигәндә бер атна вакытын сарыф итә. Бары саргайган, инде фотосинтезда катнашмый башлаган яфракларны гына өзәргә була.  

Яфракларны үстерү өчен үсемлеккә азот кирәк. Тирес, черемә, тирес ачыткысы, аммиак селитрасы, мочевина – болар барысы да азотлы ашламалар. Кәбестәләр начар үссә, димәк, аларга азот җитми. Азот кытлыгын тиз арада бетерү өчен мочевина яки аммиак селитрасы кулланыла. Гадәттә, 10 литрга 10 грамм (1 аш кашыгы) ашлама алына. Нашатырь спирты да азот кытлыгын тиз арада тулыландырырга булыша. Моннан тыш, нашатырь спирты корткыч бөҗәкләрне дә куркыта, аның исенә алар килми. 
Минераль ашламалар кулланырга теләмәсәгез яки алар булмаса, тирес тә таба алмасагыз, азотлы ашламаны үләннәрдән дә әзерләргә мөмкин. Ләкин аны әзерләр өчен ким дигәндә 10 көн вакыт кирәк, ә җәй кыска... 

Яфраклар тиешле зурлыкта, тиешле санда булып та, кәбестә һаман да баш йомарларга ашыкмый икән, бу очракта, бәлки, туфракта калий җитмидер. Калий яфракларда тупланган туклыклы матдәләрнең үсемлекләрнең яңа үсүче өлешләренә күчүен тәэмин итә. Безнең очракта бу кәбестә күчәне. Баш йомарлаган вакытта кәбестәләрне калий белән ике-өч тапкыр тукландырырга кирәк. Калийлы минераль ашламалардан – калий монофосфаты, калимаг, калий сульфаты, калий гуматы бар. Калийлы ашламалар суда яхшы эри. Күпме сибәсе ашламаның кабында күрсәтелгән була. Көлне дә атарга була. Ләкин көл чиста утын көле булырга тиеш. Ә калийга иң бай көл – көнбагышныкы.

Кәбестәнең баш йомарларга ашыкмавы эсселек һәм корылык аркасында да булырга мөмкин. Кәбестә салкынча һавада гына яхшы үсә. Температураның 22 градустан артык булуы аның өчен инде эссе. Туфрак кояш нурларыннан артык кызмасын өчен, кәбестә төпләрен печән яки салам белән мүлчәләп кую отышлы. Шулай ук сетка яки юка агроспан белән күләгәләү дә файдалы. Ләкин кәбестә күләгәле урыннарда начар үсә, шуңа да аны җиңелчә генә күләгәләргә мөмкин.

Яфраклары күп булып та, баш йомарланмаса, кәбестәнең уртасын карагыз. Бәлки, аның үсү ноктасы зарарлангандыр. Үсү ноктасы булмаса, кәбестәнең башы йомарланмаячак. Шулай ук корткыч бөҗәкләр кәбестәнең яфракларын тишкәләгән очракта да башы яралмый. Шуның өчен кәбестәне корткычлардан саклау чараларын алдан ук күрә башларга кирәк. Бу максатлардан биологик препарат булган «Фитоверм», «Клещевин»ны әйтергә мөмкин. Ләкин аларны өч-дүрт көн саен сибеп торганда гына нәтиҗәле. 

Кәбестә яфраклары шома һәм балавыз сыман куныклы булганга, сыек ашламаларга, биологик препаратларга сыек сабын кушарга кирәк. Сыек сабын әлеге препаратларның яфракта озаграк тоткарлануын тәэмин итә. 

 

Теги: яшелчә бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар