Ява бит, җәмәгать! Көн дә килә дә ява. Күпкәрәк китте. Яңгырны әйтүем. Болай дәвам итсә, теге кара зәхмәт тә озак көттермәс. Фитофтора, дим.
Һәр чирне дәвалаганга караганда булдырмый калу әйбәтрәк. Фитофтораны да шулай ук.
Әле помидорларыгыз матур гына утырсалар, түбәндәге чараларны күрә торыгыз:
Моның өчен кирәк: 10 литр җылымса су + 3-4 г фосфорлы-калийлы ашлама (әйтик, монофосфат калия) + 3 мл янтарь кислотасы + 2 аш кашыгы «Фитоспорин» эремәсе + 50 мл «Байкал» + 30 мл сыек хәлдәге комплекслы ашлама + 1 ампула «Эпин» (яңгырлы көннәр торса) яки 1 ампула «Циркон» (көннәр эссе булганда). Әлеге препаратларны суда яхшылап эретеп, кичке якта үсемлекләр өстеннән бөркеп сибәбез. Яфракларда никадәр озаграк торса, шуның кадәр яүшырак. Әлеге катнашманы һәр ике атна саен кабатларга була. Помидорлар өчен генә түгел, борычка, баклажанга, кыярга да сибәргә мөмкин.
Фитофтора инде башланса, «Фитоспорин», «Триходерма», «Превикур» ише биологик препаратлар белән генә аны туктатып булмаячак. Бу очракта көчлерәк чаралар кулланырга туры килә. Сатуда андый чаралар күп. Шулардан:
Иң популяр чаралардан эремчек суы һәм йод катнашмасыдыр, мөгаен. Эремчек суындагы әче сөт бактерияләре фитофтора гөмбәсенең үсешен тоткарлый.
10 литр суга 1 стакан утын көле һәм 1 стакан кефир (оеган сөт яки эремчек суы да ярый) салып, 2 сәгать тотабыз. Аңа 1 чәй кашыгы йод кушып, сөзәбез һәм үсемлекләр өстеннән бөркеп сибәбез. Утын көле бер үк вакытта калийлы ашлама да булып тора.
10 литр суга 10 г бор кислотасы (башта кайнар суда эретергә кирәк), 3 г марганцовка кушып сибәләр. Моны помидорлар чәчәк атканда башкарсаң яхшы, бор чәчәк серкәләренең аталануына яхшы йогынты ясый.
Фитофтора август аенда аеруча көчәя. Шуңа күрә фитофтора белән ныгытып авырый башлаганчы, помидорларның төп уңышын җыеп өлгерергә тырышырга кирәк.
Хәзер помидорларны (борычны да) фосфорлы-калийлы ашламалар белән ашлау отышлы.
Иң яхшысы – калий монофосфаты. 10 литр суга 10 г ашлама алына. Бер төпкә 1 литр итеп сибелә. Әгәр куак бик зәгыйфь булса, 10 литрга 20 г ашлама салырга да мөмкин.
Помидор сабагының очларын чеметеп алу, янсабакларын өзү дә инде төшкән помидорларның тизрәк зураеп, тизрәк кызара башлавына китерә.
Бәлки, сездә дә файдалы һәм сыналган чаралар бардыр, комментарийларда үзегез белгәнне безнең белән дә бүлешсәгез иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк