Логотип
Бакча

Җиләк чәчәк ата. Нәрсә сибәргә?

Бу көннәрдә бакча җиләкләре ап-ак чәчәктә. Инде кайбер төпләрнең җиләкләре дә төшә башлаган. Ел да бер сорау: чәчәк атканда бакча җиләкләренә нинди ашлама сибәргә?

Яфраклар аша ашлау

Тиз кирәк булса, бу ысул иң отышлысы. Яфракларга сиптергән ашламалар шунда ук эчке тукымаларга үтеп кереп, үсемлекне тукландыра башлый. 

Кирәк:

  • 10 литр су. Су кояшта торып җылынган булырга тиеш. 
  • 30 грамм мочевина (карбамид). 30 грамм ул – 3 аш кашыгы дигән сүз.
  • 20 г калий монофосфаты (монофосфат калия). 
  • 2 г бор кислотасы. 

Ашламаны ничек әзерләргә?
Суда башта мочевинаны эретәбез. Ул тиз эри торган ашлама. 
Мочевина эреп беткәч, калий монофосфаты салабыз. Бу ашламада җиләк чәчәк аткан чорда мөһим булган фосфор һәм калий икесе дә бар. 
Аерым бер савытта, аз гына күләмдәге кайнар суда бор кислотасын эретәбез. Бор салкын суда начар эри. Эрегән бор кислотасын чиләктәге суга кушабыз. Бор чәчәк серкәләре коелмасын, чәчәкләр яхшырак серкәләнсен, ә җимешләр баллы булсын өчен кирәк. 

Ашламаны ничек сибәргә?

Әзерләгән ашламаны пульверизаторга салып, җиләкләрнең өстеннән бөркеп сибәбез. Яфраклар яхшылап чыланырга тиеш. Ләкин яфраклардан тамчы тамып тормасын. Пульверизаторны томан кебек кенә сибә торган итеп көйләгез. Яфрак өстендә ашлама никадәр озаграк торса, шуның кадәр яхшырак. 

Ашламаны кайчан сибәргә?

Иң мөһим кагыйдә: ашламаны җиләкләргә бары тик кичен, кояш кыздырмый башлагач кына сибәргә кирәк. Кояш астында ул яфракларны яндырырга мөмкин. Болытлы көнне дә сибәргә була.
Тагын бер мөһим момент: һава торышын карагыз. Алдагы берничә сәгать эчендә яңгыр булмаска тиеш. 
Ашламаны бөркеп сипкәннән соң, яфраклардагы тамчылар кипми торып, җиләкләргә су сипмибез. 

Бакча җиләген тамырлар аша тукландыру

Бу ысул бик ярлы туфракта үсә алмый утырган җиләкләр өчен файдалы булачак. 
Әлеге максаттан иң яхшысы – җиләкләрне азофоска белән тукландыру. Анда үсемлекләр өчен кирәк булган барлык элементлар да тиешле микъдарда алынган. 
Болар: азот, фосфор һәм калий. Җиләккә аның өчесе дә кирәк. 

Тамырлар аша ничек ашларга?
20–30 грамм азофосканы 1 квадрат метрдагы җиләкләр төбенә сибеп чыгып, туфрак белән күмдерәсе.
Истә тотыгыз: ашламаны беркайчан да коры туфракка сибәргә ярамый. Ашлар алдыннан туфракны чылатыгыз. 
Ашламаны сибеп, туфрак белән күмдергәннән соң кабаттан яхшылап су сибеп чыгыгыз. Әгәр ашлама эреп бетмәсә, ул тамырларны яндырырга мөмкин. 

Икесен дә кулланырга буламы?

Әгәр җиләк үскән туфрак артык ярлы булса, җиләк куаклары зәгыйфь күренсә, башта аларны яфраклар аша тукландырырга, ә бер-ике атнадан тамырлар аша ашларга була. 

Бакчачы өчен алтын кагыйдә

Үсемлекләрне ашламыйча гына яхшы уңыш алуы кыен. Ләкин ашлама сипкәндә бер мөһим кагыйдәне истә тотарга кирәк: ашаламаның азрак булуына караганда, күп булуы зыянлырак. Шуңа күрә пропорцияләрне төгәл саклау мөһим. Мәсәлән, азот күп булса, үсемлекләрнең яфраклары котырып үсә, ә уңышы аз була. 
Эретелгән ашламаларны шул ук көнне кулланып бетерәсе. Андый ашлама сакланмый. 

Теги: бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар