Логотип
Бакча

Бакчаны кышка әзерлибез

Кыш ул кешеләр өчен генә авыр чор түгел. Бакчадагы агач-куаклар, чәчәкләр өчен дә кышны өшемичә чыгу шактый катлаулы.

Әле агачларның яфраклары яшел чакта, аларны кышка әзерләүнең нәкъ вакыты.
Кышка кергәндә бакчадагы куаклар, агачлар, җиләкләр, чәчәкләр корткычларга каршы эшкәртелгән, чирләрдән дәваланган һәм тиешенчә ашланган булырга тиеш. Менә шушы өч этапны үтәр өчен кайсы препаратлар кирәге һәм аларны ничек кулланасы турында сөйләшәбез.

Бакчаны бөҗәкләрдән арындырабыз

Әгәр җәй көне карлыган куакларында бөре талпаны, пәрәвез талпаны, ә кураларда исә җиләк коңгызы, җиләк чебене, галлица, бакча җиләгендә тлә, борча, яфракларның суын суыручы кортлар булса, алмалар кортлап коелса, бакчаны бу килеш кышка кертергә ярамый. Киләсе язда бу бөҗәкләр беркая да китми, үрчи генә.

  • Әле агачлар яфракларын койганчы, агач-куакларны, бакча җиләген, күпьеллык чәчәкләрне корткыч бөҗәкләрдән арындыруның иң гади һәм арзан юлы – «Актара» препараты белән эшкәртү. 10 литр суга 1 г «Актара» алына.
  • «Актара» препараты урынына «Кораген» йә «Искра золотая» дигәннәре дә ярый. Болар барысы да системалы препаратлар. Ягъни, үсемлекнең тамырлары аша аның калган башка өлешләренә дә үтеп керә һәм анда яшәгән бөҗәкләрне үтерә.
  • Системалы препаратларны агачның төбенә – туфракка сибәләр. Тамырлар аны туфрактан үзләре ала. Туфрак коры булса, башта су сибеп дымландырырга кирәк.
  • Зур агачларның төбенә 10 литр эремә сибелә, ә кечерәкләренә 5 литр.
  • «Актараны» (шулай ук «Кораген» белән «Искра»ны да) көз көне уңыш җыелганнан соң бакчадагы барлык агач, куак, җиләккә сибәргә була, ул барлык бөҗәкләрдән диярлек булыша.

Агачларны дәвалыйбыз

Бакчага бөҗәкләр генә түгел, төрле бактерияләр, вируслар да зыян китерә.

  • Көннәр җылы булып торганда, агачларның әле яфраклары бар чагында куллану өчен иң нәтиҗәле препарат – коллоидлы күкерт (коллоидная сера). Ул биоген препарат, кешеләр өчен зыянсыз.
  • Бер генә шарты бар – аны җылы вакытта гына сибәргә ярый, салкында файдасы юк. Температура көндез кимендә +16 градус булганда кулланалар.
  • Күкерт салкын суда бик начар эри, шуңа күрә башта аз гына күләмдәге җылы суда эретеп, аннары тиешле күләмгә җиткерәләр.
  • Гадәттә, агачның зурлыгына карап, 10 литр суга 50–80 г коллоидлы күкерт алына. Аны агачка бөркеп сибәсе. Яфраклардан шунда ук юылып төшмәсен өчен, ябышсын өчен, суга сыек сабын кушарга кирәк. Теләсә нинди сыек сабын ярый. Сабынны 10 литр суга 100 г кушалар.
  • Коллоидлы күкерт белән көндез җилсез көнне эшкәртәләр. Препарат агачның һәр ботагына, һәр яфрагына эләгерлек итеп бөркергә кирәк. Аны да шулай ук барлык үсемлекләргә, җиләкләргә, чәчәкләргә сибәбез.
  • Җылыда күкерт белән эшкәртергә өлгермәсәгез, салкынча температурада бакыр препаратлары кулланырга була. Иң популяры – бордос сыекчасы, тагын да салкынча вакытта нәтиҗәлесе – «Хорус». Болар да агачлардагы чирләрне, гөмбәләрне, бактерияләрне үтерә.

Бакчаны кышка ашлыйбыз

Үсемлекләр кышны өшемичә чыксын өчен, аларның күзәнәкләрендәге цитоплазма куе булырга тиеш. Моңа ашламалар ярдәмендә ирешәләр.

  • Көзге ашламалар ул – калий белән фосфор.
  • Калий монофосфаты (монофосфат калия) иң тиз эшли торган ашлама. Гадәттә, аны яфракларга бөркеп сибәләр. Башкача кулланырга да була.
  • Агачларның төпләрен җиңелчә генә йомшартып, туфракка суперфосфат һәм калий сульфаты сибеп, күмдереп чыгалар. Зур агачка 1 стакан суперфосфат алына. Яшь агачка 30 грамм да җитә. Калий сульфаты да шул күләмдә үк кирәк.
  • Коры килеш сибелгән бу ашлама киләсе язга запаска, ул быел үзләштерелмәячәк. Быел өчен агач (куак, җиләк, чәчәк) төбенә 10 литр суда эретелгән 10 г калий монофосфаты сибәбез. Үсемлек аны быел ук үзләштереп, кышка яхшы әзерләнеп керәчәк. 

Менә шушындый артык катлаулы булмаган өч эшне эшләп өлгерсәгез, алмагачларыгыз да, грушаларыгыз, абрикос, сливаларагыз да, җиләкләрегез һәм чәчәкләрегез дә киләсе язга исән-имин кышлап чыгачак һәм яңа сезонда яхшы уңыш белән сөендерәчәк. 

Теги: бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар