Кишерне тигез, баллы һәм эре итеп үстерү өчен аны вакытында сирәкләп, чүпләрен утап торырга кирәк. Әлбәттә, вакытында ашлау да бик мөһим.
Сезон ахырына таба – август аенда тамыразыклар шикәр һәм файдалы матдәләр туплый башлый. Яфракларның үсеше туктала, алар акрынлап саргая һәм корый. Менә шушы вакытта кишер эре дә, балы да булсын, кышын яхшы саклансын өчен чарасын күрә башларга кирәк тә инде.
Август башында кишергә калий белән фосфорның тиз һәм җиңел үзләштерелә торган формалары кирәк. Бу – калий монофосфаты. Русча – монофосфат калия. Аның составында калий да, фосфор да бар. Кишергә сибәр өчен ул 10 литр суга 1 аш кашыгы алына. 10 литрны 3 квадрат метрга җиткереп сибәргә кирәк. Әгәр түтәлнең киңлеге якынча 1 метр дип алсак, ашламалы суны 3 метрга җиткерәсе.
Фосфор кишердә шикәр туплануы өчен җаваплы. Шикәр тәм өчен генә түгел, кышын кишернең яхшырак саклануы өчен дә әһәмиятле.
Кишерне сезонга берничә тапкыр сирәклиләр. Әгәр моны җәй башында эшләмәсәгез, хәзер дә соң түгел әле. Кишерне бер-берсеннән 5–7 сантиметр ара калдырып сирәклиләр. Сирәкләмәгән очракта кишер эре булып үсә алмый. Вак кишер исә сакланмый, бик тиз шиңә. Вак кишерне куллануы да кызык түгел. Шуңа күрә сирәкләүгә игътибар бирергә кирәк.
Кишер дә төрле чирләргә бирешүчән. Җәй көне аңа кишер чебене һөҗүм итә. Аның личинкалары кишернең эчендә юллар тишкәли. Нәтиҗәдә кишер тәмсез, балсыз һәм чирле була. Быелгы кебек яңгырлы елда кишерне авырулардан саклау аеруча да актуаль.
Черемәсен, яхшырак саклансын өчен, кишергә «Фитоспорин», «Триходерма» кебек биологик препаратлар сибәргә мөмкин. Алар зыянлы түгел, патоген гөмбәләргә каршы гына эшли.
Сыналган халык чарасы – марганцовка эремәсе дә авыруларны юкка чыгарырга ярдәм итә.
Бу сорауны да еш ишетергә туры килә. Август урталарында кишернең яфраклары саргаеп, корый башлый. Бу сорт үзенчәлеге (иртә өлгерешле кишер чәчкәндә) яки берәр чирнең билгесе булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк