Логотип
Бакча

Сидерат-«табиблар»

Август һәм сентябрьдә туфракны авырулардан һәм корткычлардан арындыру өчен нәрсә чәчәргә?

Туфрак та арый һәм авырый. Бер сезон эчендә анда үсемлек калдыклары гына түгел, ә төрле проблемалар да туплана: гөмбә споралары, бактерияләр, корткыч личинкалары, нематодалар. Аларның күбесе җирдә кышлый һәм язын яңа утыртылган үсемлекләргә тагын да көчлерәк һөҗүм итә. Әлбәттә, түтәлләргә химик препаратлар сиптерергә мөмкин. Әмма туфракны сәламәтләндерүнең табигыйрак һәм куркынычсызрак ысулы бар. Ул – сидератлар чәчү.

Кайбер үсемлекләр туфракны чын мәгънәсендә «дәвалый». Аларның тамырлары авыру тудыручы микроорганизмнарны бастыра торган матдәләр бүлеп чыгара. Ә җиргә күмелгән яшел массасы файдалы микроорганизмнар өчен ашламага әверелә һәм алар зарарлы микрофлораны кысрыклый.
Әйдәгез, август һәм сентябрьдә нинди сидератлар чәчәргә кирәген карыйк.

Сидератлар туфракны ничек сәламәтләндерә?

Аларның тәэсир итү механизмнары берничә, һәм барысы да берьюлы эшли.

  • Тамыр бүлендекләре. Кайбер үсемлекләрнең тамырлары эфир майлары, күкерт, алкалоидлар кебек табигый антисептиклар бүлеп чыгара. Алар күп кенә авыруларны юкка чыгарырга ярдәм итә.
  • Көндәшлек. Сидератлар туфракны каплап ала. Шуның белән чүп үләннәренә һәм кайбер зарарлы организмнарга үрчү өчен мөмкинлек азая. Игътибар итсәгез, табигатьтә ачык туфраклар юк дип әйтерлек.
  • Файдалы микрофлора. Сидератларның тамырлары файдалы бактерияләр һәм гөмбәләр өчен уңайлы мохит тудыра. Алар, үз чиратында, зарарлы микроорганизмнарны кысрыклый.
  • Органик матдәләр. Туфракка кертелгән яшел масса яңгыр суалчаннары һәм файдалы микроорганизмнар өчен азык буларак хезмәт итә. Нәтиҗәдә җирнең структурасы яхшыра.

Ак горчица – бакчаның төп «санитары»

Ак горчицаны бакча өчен иң файдалы сидератларның берсе дип атарга мөмкин.
Нәрсәгә каршы ярдәм итә?

  • Кутыр, фитофтороз, фузариоз һәм төрле черек авыруларын кузгатучыларны бастырырга ярдәм итә.
  • Тамырлары күкерт бүлеп чыгара – ул табигый антисептик булып тора.
  • Катыкортны (проволочник), нематодаларны һәм лайлачларны куркытырга ярдәм итә.

Ничек эшли?
Горчица тамырлары глюкозинолатлар дип аталган матдәләр бүлеп чыгара. Алар туфракта күп кенә авыру кузгатучыларга тискәре йогынты ясый торган кушылмаларга әверелә.
Чәчү нормасы: 100 квадрат метрга 250–300 г.
Кайчан чәчәргә: август ахырына кадәр. Сентябрьдә дә чәчәргә мөмкин, әмма бу очракта үсемлекнең файдасы азрак булырга мөмкин.
Игътибар: горчицаны кәбестә, редис, торма үскән урынга чәчмәгез. Алар – бер семьялыктан.

Майлы шалкан – «биологик сабан» һәм табиб

Майлы шалкан (редька масличная) туфракны йомшартып кына калмый, аны сәламәтләндерергә дә ярдәм итә.
Нәрсәгә каршы?

  • Нематодаларга, аеруча бәрәңге һәм чөгендер нематодаларына каршы көрәштә файдалы.
  • Тамыр бүлендекләре зарарлы гөмбәләрне бастырырга ярдәм итә.
  • Тирән катламнарны йомшарта, корткычларның кышлау шартларын начарайта.

Ничек эшли?
Майлы шалканның төп тамыры 50–60 см тирәнлеккә китә. Ул тыгызланган туфрак катламнарын йомшарта һәм анда кышлаучы корткычлар өчен шартларны үзгәртә. Тамырлары бүлеп чыгарган матдәләр нематодаларның йомыркаларына да тискәре йогынты ясый.
Чәчү нормасы: 100 квадрат метрга 150–200 г.
Кайчан чәчәргә: сентябрьнең беренче яртысына кадәр.

Фацелия – универсаль «табиб»

Фацелия – күп кенә бакча культуралары белән бер үк авыруларга бирешми торган һәм туфракны сәламәтләндерергә ярдәм итүче сидерат.
Нәрсәгә каршы ярдәм итә?

  • Нематодалар санын киметергә ярдәм итә.
  • Катыкортларны азайта.
  • Тамыр черегенщ сәбәпче микроорганизмнарны бастыра.
  • Туфрактагы файдалы микрофлораны арттыра.

Ничек эшли?
Фацелия яшелчә культуралары белән уртак авыруларга ия түгел. Аның тамыр бүлендекләре файдалы бактерияләрнең үрчүен активлаштыра, ә алар зарарлы микроорганизмнарны кысрыклый.
Чәчү нормасы: 100 квадрат метрга 100–150 г.
Кайчан чәчәргә: августта һәм сентябрьнең беренче яртысында.

Календула – гади чәчәк кенә түгел

Календула, яки тырнак гөл, классик сидерат саналмаса да, туфракны сәламәтләндерү сщлщтенщ ия булган файдалы үсемлек.
Нәрсәгә каршы?

  • Тамыр бүлендекләре нематодаларга тискәре йогынты ясый.
  • Колорадо коңгызын, тлә, гөблә һәм күбәләк кортларын куркытырга ярдәм итә.
  • Фузариоз һәм соры черү кузгатучыларын бастырырга ярдәм итә.

Ничек эшли?
Календула тамырлары нематодалар өчен агулы булган матдәләр бүлеп чыгара. Ә чәчәкләренең үзенчәлекле исе кайбер корткыч бөҗәкләрне куркыта.
Чәчү нормасы: 100 квадрат метрга 200–300 г.
Кайчан чәчәргә: августта һәм сентябрь башында.

Солы – шыпырт кына эшләүче «санитар»

Солы да туфракны сәламәтләндерү өчен яхшы сидерат.
Нәрсәгә каршы?

  • Тамыр череген кузгатучы микроорганизмнарны бастырырга ярдәм итә.
  • Катыкортлар санын киметә.
  • Туфрактагы файдалы микрофлораны арттыра.

Ничек эшли?
Солы тамырлары зарарлы гөмбәләрнең үсешен тоткарлый торган матдәләр бүлеп чыгара. Шул ук вакытта алар файдалы бактерияләр өчен туклыклы мохит тудыра.
Чәчү нормасы: 100 квадрат метрга 1,5–2 кг.
Кайчан чәчәргә: сентябрь ахырына кадәр.

Борчак һәм вика – туфракны ашлый

Борчак һәм вика кебек кузаклылар туфракны турыдан-туры «дәваламый», әмма аны ашлый.
Алар нәрсәгә файдалы?

  • Туфракны азот белән баета.
  • Аның структурасын яхшырта.
  • Файдалы микрофлора өчен туклыклы мохит тудыра.

Ничек эшлиләр?
Кузаклыларның тамырларында һавадагы азотны үзләштерә торган бактерияләр яши. Туклыклы, структурасы яхшы туфрак үзе дә авыру кузгатучыларга каршы тора ала.
Чәчү нормасы: 100 квадрат метрга 1–1,5 кг.
Кайчан чәчәргә: августта һәм сентябрь башында.

Туфракны сәламәтләндерү өчен катнашмалар

Сидератларны берничә төрен кушып чәчәргә дә мөмкин.

1 нче катнашма: нематода һәм катыкортка каршы
Календула + горчица + майлы шалкан
Календула – 100 г;
горчица – 150 г;
майлы шалкан – 100 г.
Нәтиҗәсе: туфрак корткычларына каршы комплекслы тәэсир итә.

2 нче катнашма: гөмбә авыруларына каршы
Горчица + фацелия
Горчица – 150 г;
фацелия – 100 г.
Кутыр, фитофтороз һәм төрле черү авыруларын кузгатучыларны бастырырга ярдәм итә.

3 нче катнашма: туфракны комплекслы сәламәтләндерү
Горчица + солы + вика
Горчица – 100 г;
солы – 1 кг;
вика – 1 кг.
Бу катнашма туфракны йомшартырга, органик матдәләр белән баетырга һәм азот белән туендыра..

Нәрсәдән соң нинди сидерат чәчәргә?

Сидератларны дөрес чиратлаштыру аларның файдасын арттыра.
Бәрәңгедән соң

  • Проблемалар: кутыр, фитофтороз, катыкорт, нематода.
  • Нәрсә чәчәргә: горчица + майлы шалкан.

Горчица кутыр һәм фитофтороз кузгатучыларны бастырырга ярдәм итә, майлы шалкан нематодаларга каршы файдалы. Икесе дә катыкортны киметергә булыша.

Помидор һәм борычтан соң

  • Проблемалар: фитофтороз, фузариоз, җимешләрнең башыннан черүе.
  • Нәрсә чәчәргә: горчица + фацелия.

Горчица фитофторозга каршы ярдәм итә, ә фацелия туфрактагы файдалы микрофлораны арттыра.

Кәбестәдән соң

  • Проблемалар: кила, черү, кәбестә чебене.
  • Нәрсә чәчәргә: фацелия + календула + солы.

Фацелия һәм календула кәбестә белән уртак авыруларга ия түгел, ә солы черек кузгатучы микроорганизмнарны бастырырга ярдәм итә.
Мөһим: кәбестәдән соң горчица һәм майлы шалкан чәчмәгез. Алар барысы да әвернәчәчәклеләр семьялыгына керә һәм уртак авыруларга бирешергә мөмкин.

Кыяр һәм ташкабактан соң

  • Проблемалар: онлы чык, тамыр череге.
  • Нәрсә чәчәргә: солы + вика.

Солы черек кузгатучыларны бастырырга ярдәм итә, ә вика туфракны азот белән баета.

Суган һәм сарымсактан соң

  • Проблемалар: суган чебене, нематода, черү.
  • Нәрсә чәчәргә: горчица + календула.

Горчица нематодага каршы ярдәм итә, календула исә суган чебенен куркытырга булыша.

Сидератларны ничек дөрес чәчәргә?

1. Туфракны әзерләгез
Башта түтәлдәге үсемлек калдыкларын җыеп алыгыз. Авыру ботакларны һәм яфракларны компостка салмыйча, бакчадан чыгару яхшы. Аннары туфракны тигезләгез.
2. Орлыкларны чәчегез
Орлыкларны туфрак өстенә тигез итеп сибегез. Тырма белән 2–3 см тирәнлеккә күмегез. Җир коры булса, су сибегез.
3. Үсемлекләрне карагыз
Коры һава торышы озакка сузылса, сидератларга су сибәргә кирәк. Әгәр аларны соңрак яшел ашлама сыйфатында туфракка кертү планлаштырыла икән, чәчәк атып, орлык өлгертергә юл куймагыз.
4. Яшел массаны туфракка күмдерегез
Сидератларны чәчәк атканчы чабып алу яхшы. Аннары аларны 3–5 көн туфрак өстендә калдырып торырга һәм 5–10 см тирәнлектә туфрак белән күмдерергә мөмкин.

Сидератлар үстергәндә нәрсә эшләргә ярамый?

1. Бер семьялыкка караган культураларны бер-берсеннән соң чәчмәгез. Кәбестәдән соң горчица һәм майлы шалкан чәчәргә киңәш ителми.
2. Сидератларны артык тирән күммәгез. Аларның файдасы, нигездә, туфракның өске 10 сантиметрында күренә.
3. Орлык өлгертергә юл куймагыз. Югыйсә сидератларның кайберләре киләсе елда чүп үләненә әверелергә мөмкин.
4. Тиз нәтиҗә көтмәгез. Туфракны тулысынча сәламәтләндерү бер сезонда гына башкарылмый. Моның өчен 2–3 ел кирәк булырга мөмкин.
5. Сидератларны бакчадагы башка чараларны тулысынча алыштыра ала дип санамагыз. Алар файдалы, әмма дөрес чәчү әйләнешен, авыру үсемлекләрне вакытында җыеп алуны һәм башка агротехник чараларны алыштырмый.
 

Теги: бакчачы яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар