Быел күпләр бәрәңгенең черүеннән зарлана. Дөрестән дә, быелгы кебек яңгырлы җәй бәрәңгегә бер дә файдага булмады: фитофтора белән зарарланды. Киләсе елга да бәрәңгенең шушы ук туфракка утыртылачагын истә тотып, аны быелдан ук дәвалый башларга кирәк.
Фитофтороз бәрәңгегә генә түгел, помидор, баклажан һәм башка паслёнчаларга да зыян китерә. Инфекциянең төп чыганагы – зарарланган бүлбеләр, бәрәңге сабаклары, үсемлек калдыклары һәм участокта калган бәрәңге калдыклары. Әгәр авыру сабакларны җир белән бергә генә казып күмсәгез, киләсе елда чир яңадан килеп чыгарга мөмкин.
Шул ук вакытта фитофтора споралары теләсә кайсы туфракта 3–4 ел һичшиксез саклана дигән фикер артык катгый. Инфекциянең күпме яшәве температурага, дымлылыкка, зарарланган бүлбеләр булу-булмауга һәм участокның конкрет шартларына бәйле. Шуңа күрә түтәлне бер генә «могҗизалы чара» белән түгел, ә комплекслы чаралар ярдәмендә сакларга кирәк.
Бәрәңгене помидор, борыч һәм баклажаннан соң утыртырга киңәш ителми: бу культураларның авырулары уртак. Фитофтора белән зарарланган түтәлгә борчак һәм башка кузаклылар, кыяр, кабак, суган, сарымсак, чөгендер яки яшел тәмләткеч культуралар утырту яхшырак.
Бәрәңге һәм помидорны элекке урынына 3–4 елдан соң гына кайтару яхшы. Бу вакыт эчендә фитофторозны китереп чыгара торган гөмбәчекләр кими.
Әгәр участок кечкенә булып, тулы чәчү әйләнешен оештыру мөмкин түгел икән, ким дигәндә бәрәңгене помидор үсә торган теплица янына утыртмагыз. Фитофтора су тамчылары, җил һәм зарарланган утырту материалы аша җиңел тарала.
Авыру нык таралган очракта кайбер бакчачылар составында бакыр булган препаратлар яки 1 процентлы Бордос сыекчасы куллана. Инструкция буенча 10 литр суга 25–30 грамм бакыр купоросы кушып, һәр квадрат метрга 2–3 литр исәбеннән сибәргә тәкъдим ителә.
Туфракны бакыр препаратлары белән эшкәртүне бары тик уңышны җыеп алганнан соң үткәрергә кирәк. Төрле препаратларны бер-берсе белән катнаштырмагыз һәм «ышанычлырак булсын» дип дозаны арттырмагыз. Бакыр тиз генә таркалмый һәм даими кулланганда туфракта, аеруча җиңел һәм әче туфракларда, тупланырга мөмкин.
Механик чистартудан соң туфракка файдалы микроорганизмнар нигезендәге биофунгицидлар кушылган су сибәргә мөмкин. Мәсәлән, составында Bacillus яки Trichoderma булган «Фитоспорин-М», «Триходермин», «Алирин-Б» һәм «Планриз» препаратларын куллана аласыз.
Биологик препаратлар тиешле температура һәм дымлылык булгандагына нәтиҗәле эшли. Салкын туфракта аларның нәтиҗәлелеге кими. Шуңа күрә көзге эшкәртүне туфрак әле җитәрлек җылы вакытта үткәрү яхшы. Гадәттә җитештерүчеләр минималь температураны +10…+15 °C тирәсе итеп күрсәтә. кирәк.
Бер тапкыр сипкәннән генә биофунгицид участокны тулысынча зарарсызландырмый. Аның бурычы – файдалы микрофлораны саклау һәм даими кулланганда гөмбәчекләрне киметү.
Бәрәңгедән соң участокка фацелия, солы, арыш яки кузаклы культуралар катнашмасын чәчәргә мөмкин. Алар туфракны кибүдән һәм эрозиядән саклый, аның структурасын яхшырта.
Горчица һәм майлы торма да чәчү әйләнешендә еш кулланыла. Әмма аларны фитофторадан гарантияләнгән «дару» дип атау дөрес үк булмас. Сидератлар барлык спораларны юк итми.
Сидератларны орлыклар барлыкка килгәнче чабып алалар. Әгәр тотрыклы салкыннарга кадәр вакыт җитәрлек булса, аны мүлчә итеп туфрак өстендә калдырырга яки җиргә күмәргә мөмкин. Артык үсеп киткән каты сабаклар әкрен таркала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк