– Мин сине ташлап китәргә теләмәдем, Гөлчирә, – диде ул әкрен генә. – Үземнең нинди хәлгә төшкәнемне дә аңламадым.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary?ysclid=mvuyju8agy73457710
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-4
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-5
https://syuyumbike.ru/news/belms-bel/sanatorii-maaralary-5-1792496691
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-8
Гөлчирә иренең күзләренә карады.
–Хәзер без өйгә кайтып китәбез, – диде хатын.
Габдерәхимнең әйтер сүзе күп иде, ләкин берсен дә әйтә алмады.
– Минем дәвалануым әле бетмәгән, – дип кенә куйды, ниһаять.
– Дәвалануыңны өйдә дәвам итәрсең. Мин сиңа көн саен ботка пешерермен.
Габдерәхимнең йөзе кызарды.
– Гөлчирә, син мине бөтен кеше алдында оятка калдырасың.
– Ә син мине бөтен гомерем буе оятка калдырырга җыенган идеңме?
Хатын санаторий бинасына таба юнәлде. Ир, башка чарасы калмаганын аңлап, хатыны артыннан иярде.
Бүлмәгә кергәч, Гөлчирә юл сумкасын карават өстенә куйды.
– Әйберләреңне җый.
– Нәрсәгә?
– Өйгә кайтабыз.
– Гөлчирә, тыңла әле…
– Мин сине гомер буе тыңладым, Габдерәхим. Хәзер мине тыңла. Син монда сәламәтлегеңне ныгытырга килдең. Мин сине дәваланып, хәл җыеп кайтыр дип көттем. Ә синең башка эшләрең дә булган икән.
Ул иренең күлмәкләрен сумкага сала башлады. Габдерәхим ишек янында басып торды. Хатынының һәр хәрәкәте аңа үзенең гаебен искә төшерә иде.
– Мин үзем дә әйберләремне җыя алам бит, – диде ул.
– Беләм. Ләкин син хәзер бик мәшгуль кеше. Зөлфия белән йөрүдән бушамыйсыңдыр.
Габдерәхим дәшмәде.
Сумканы тутырып бетергәч, Гөлчирә аны ябып куйды.
– Әйдә.
Санаторий ишеге төбендә аларны Наил очратты.
– Габдерәхим, син кая җыендың? — дип сорады ул, сумкага карап.
Гөлчирә аның урынына җавап бирде:
– Өйгә кайта. Дәвалану нәтиҗәле булды. Иремнең йөрәге бик тиз эшли башлады. Өйгә алып кайтып, бераз тынычландырырга кирәк.
Наил иреннәрен кысып елмаюын чак тыеп торды.
– Аңлашылды. Сәламәтлек беренче урында бит.
Габдерәхим ярдәм сорагандай дустына карады. Наил исә җитди кыяфәттә башын какты.
– Борчылма, дустым. Әгәр кире кайтсаң, урыныңны сакларбыз.
– Кире кайтмас! – диде Гөлчирә.
– Ярар, – диде Наил. – Алайса, урынын башка кешегә бирербез.
Габдерәхим эчтән генә: «Рәхмәт сиңа, дус», – дип куйды. Мондый ярдәмнән соң дошман кирәкми иде.
Чакыртылган такси тиз килеп җитте.
Ир белән хатын сүзсез генә салонга кереп утырды. Машина кузгалып китте.
Габдерәхим тәрәзәдән санаторий бинасына карады. Берничә көн элек кенә ул анда ашыкмыйча, үзен иркен хис итеп йөргән иде. Хәзер исә күңелен ниндидер авырлык басты. Ул Зөлфияне, күл буендагы сөйләшүләрне дә искә төшерде. Әмма янәшәсендә утырган хатынының эндәшми баруы аңа бөтенесеннән дә авыррак иде.
Берничә минуттан телефонына хәбәр килде. Зөлфия язган иде: «Сезгә бәхет телим. Гаиләгезне саклагыз».
Габдерәхим хәбәрне укып бетергәнче үк, Гөлчирә аның кулындагы телефонга күз салды.
– Кем язды?
– Наил…
– Наилнең исеме Зөлфиягә әйләнгәнме?
Габдерәхим телефонны тиз генә кесәсенә тыкты.
– Гөлчирә, син мине аңла. Мин үзем дә ничек болай килеп чыкканын аңламый калдым.
– Менә монысы кызык, – диде хатыны. – Гомер буе нәрсә эшләгәнеңне белеп эшләдең, ә хәзер ничек гашыйк булганыңны аңламыйсың.
Габдерәхим башын түбән иде.
– Мин берни дә эшләмәдем бит.
– Шулайдыр. Син бары тик карадың, көлдең, чәчәк күрсәттең, култыклашып йөрдең. Хәзерге заманда моның өчен өйләнергә кирәкми, шулаймы?
Такси юлдан алга тәгәрәде. Тәрәзә артында агачлар, кырлар, сирәк-мирәк очраган авыллар артта кала барды.
Берникадәр вакыттан соң Гөлчирә тавышын йомшартып сорады:
– Габдерәхим, син чынлап та аңа гашыйк булдыңмы?
Ир тәрәзәдән юлга карап барды. Бу сорауга шаярып җавап биреп булмый иде.
– Белмим, – диде ул. – Мин аның белән сөйләшкәндә үземне җиңел хис иттем. Күптән болай көлгәнем юк иде.
– Ә минем белән нигә көлмәдең?
Бу юлы Габдерәхим җавап тапмады. Чөнки хатынының соравында ачу гына түгел, күптән җыелган үпкә белән дә тулы иде.
– Мин сине ташлап китәргә теләмәдем, Гөлчирә, – диде ул әкрен генә. – Үземнең нинди хәлгә төшкәнемне дә аңламадым. Башта сөйләшү генә иде. Аннары очрашуларны көтә башладым. Кайчан күрермен, нәрсә әйтер икән, дип. Шунда туктарга кирәк булгандыр.
Гөлчирә бер мәлгә эндәшмәде.
– Ә мин сине гомер буе көттем, Габдерәхим, – диде ул, тавышы калтырап. – Эштән кайтканны, сөйләшергә вакытың булганны, бергә утырырга теләгәнеңне көттем. Син минем янда булдың, әмма кайчак мин үземне ялгыз хатын кебек хис иттем.
Габдерәхим хатынына карады. Аның күзләрендә яшь күренде, ләкин ул еламаска тырыша иде.
– Гөлчирә, гафу ит мине.
– Гафу итү җиңел түгел, – диде хатыны. – Мин сине санаторийдан алып кайтам. Чөнки син минем ирем. Ләкин бу синең барысын да онытып, элеккечә яши башлавыңны аңлатмый.
– Мин аңлыйм.
– Юк, син әле аңлап бетермисең. Минем өчен иң авыры – синең башка хатын белән йөрүең генә түгел. Син мине йөрәгеңнән күптән алып аттың. – Санаторийга баргач, син бераз ял итәрсең, сәламәтлегең ныгыр, кәефең күтәрелер, дип уйладым. Кайткач, бергәләп бакчага чыгарбыз, кичләрен урам әйләнербез, бәлки, яшь чактагы кебек кулга-кул тотынышып та йөрербез, дидем. Көлке, әйеме?
Габдерәхимнең йөрәге кысылып куйды.
– Гөлчирә…
– Юк, бүлдермә. Мин сиңа боларны әйтер өчен генә бүгенге көнне көтмәдем. Күптән әйтәсем килә иде. Тик син һәрвакыт арыдым, башым авырта, кәефем юк, дип кенә тордың. Мин дә синең белән бергә картайдым бит. Минем күңелемнең дә яшь чактагы кебек буласы килә. Мин дә матур сүз ишергә телимҗ, кемнеңдер миңа карап елмаюын күрәсем килә.
Ул кулындагы кулъяулыгы белән күз читендәге яшьне сөртеп алды.
– Ә синең өчен мин кемгә әйләндем, Габдерәхим? Ашарга пешерүче, кер юучы, даруларыңны вакытында бирүче кешегәме?
– Юк, алай түгел…
– Ә ничек? Соңгы тапкыр кайчан миңа сокланып карадың? Кайчан минем хәлләремне сорадың? Кайчан, берәр эш кушмыйча гына, яныма килеп утырдың?
Габдерәхим башын түбән иде. Хатынының һәр сүзе йөрәгенә ук булып кадалды. Ул Гөлчирәнең боларны шулкадәр озак күңелендә саклап йөргәнен белмәгән иде. Дөресрәге, белергә теләмәгән иде.
Такси эчендә тынлык урнашты. Юл буе алар башка сөйләшмәделәр. Өйләренә кайтып җиткәндә, кояш офыкка таба авышкан иде. Гөлчирә такси йөртүчесенә акча түләде.
Өй шул ук өй иде. Ишегалдында гөлләр үсә, тәрәзә төбендә чәчәкләр утыра, кухнядан таныш тәмләткечләр исе килә... Әмма Габдерәхим бу юлы үзен өйгә кайткан кеше итеп түгел, ә кунакка килеп кергән чит кеше итеп хис итте.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк