Сезон инде узган, үсәсе яшелчәләр үскән, җыясы гына калды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Кайсыбер үсемлекләрне әле кышка әзерлисе, җирне ашлыйсы, быел утырткан яшелчәләрнең өлгерүен тизләтәсе... Кыскасы, август ахырында да бакчада эшләр күп әле. Шуларны берәм-берәм карап үтәрбез.
Россияне яшел помидорлар иле дип атап йөртәләр. Август аенда, температура бераз төшә башлауга, помидорлар кабаттан яңа сабаклар чыгарып, чәчәк атарга тотына. Хәтта кечкенә генә помидорлары да төшәргә мөмкин. Күпләр мондый сабакларны өзәргә кызгана, бәлки, помидоры үсеп өлгерер әле дип өметләнә. Кызганыч, өлгермәячәк. Безнең максат хәзер төшкән һәм үскән помидорларны мөмкин кадәр тизрәк кызарту.
Помидор куагындагы ботакларның очын өзәбез. Шул рәвешле аны һаман да үсәргә этәрүче гормоннарга юлны ябабыз.
Сабак очын гына түгел, барлык яңа чәчәкләрне һәм яңа гына төшкән бөтен җимешләрен дә өзегез. Бу җимешләр инде берничек тә үсеп өлгерми. Шул рәвешле сез алдарак төшкән һәм инде үсеп килгән җимешләргә тизрәк зураерга стимул бирәсез.
Фосфор белән калийның җимешләрне тизрәк өлгертергә ярдәм иткәнен беләсез инде. Калий монофосфатын яфракларга бөркеп сибү помидорларның тизрәк тулышуына һәм кызаруына китерә. Помидор куаклары әле яшел килеш утырса, ашламаны бераз гына күбрәк күләмдә алырга була. 10 литр суга 20–25 г калий монофосфаты салып, ашламаны томан кебек бөркеп сибү бик булыша. Яфракларын инде сирәкләгән булсагыз, 10 литрга 10 г ашлама да җитә.
Калий монофосфаты урынына, калий сульфаты да кулланырга була. Ләкин бу ашламаны яфракларга түгел, ә туфракның үзенә сибәсе. 10 литрга 25 г алына. Калий сульфаты суда начар эри.
Ашламаны йә кичен, йә иртән сибәсен хәтерлисез инде.
Кызыл помидорлар, алма һәм банан этилен дигән газ бүлеп чыгара. Бу газ яшел җимешләрнең тизрәк кызаруына китерә. Әгәр дә коелган алмаларыгыз булса, теплицадагы помидорлар төбенә шул алмаларны таратып чыгарга мөмкин. Чынлап та, бу аларның тизрәк үсүенә һәм кызаруына берникадәр булыша.
Сезон ахырына таба помидорларга суны мөмкин кадәр кимрәк сибәләр. Теплицада моны эшләү кыен түгел, ә менә ачык туфрактагы помидорларны яңгырдан саклар өчен өстен полиэтилен белән капларга туры киләчәк. Өлгергән вакытта дым күплеге аркасында помидордар ярыла, сулы һәм тәмсез була. Туфракның коры булуы аларны фитофторадан сакларга да булыша. Артык дымнан саклау помидорга гына кагылмый. Хәтта кәбестә, кишер белән чөгендерне дә өстән каплап кую яхшы булачак. Әлбәттә, бу чыгымлы эш. Ә менә баклажанга, киресенчә, өлгергән вакытта суны күбрәк сибәләр. Суга кытлык кичергән баклажаннар ачы була.
Күпьеллык чәчәкләр: розалар, клематис, пион, гортензияләр шулай ук игътибар көтә. Кышны өшемичә чыксыннар өчен, кайгыртуны менә хәзердән – август ахыры – сентябрь башыннан ук башларга кирәк.
Бу очракта да калий монофосфаты ярдәмгә килә. Әле яфраклары коелганчы, бу ашламаны аларның яфракларына бөркеп сибәргә өлгерергә кирәк. Бу чорда аларга азот кертергә ярамый. Күпләр уйлаганча, көздән дә тирес ачытып сибү аларга бары зыянга гына. Азот яңа, яшь сабакларны үстереп җибәрәчәк. Ләкин алар кышка өлгерми һәм өши генә. Карлыган-кураларны да онытмыйбыз. Кышны өшемичә чыгу өчен аларга да калий һәм фосфор кирәк. Мәсәлән, калий монофосфаты кулланырга була. Бу ашламаны яфраклар коелганчы, 10 көнгә бер тапкыр яфракларга бөркеп сибәләр.
Октябрь башында утыртасы сарымсакка да түтәлне хәзердән үк әзерләп куйсаң яхшы.
Яшелчәләрдән бушаган башка түтәлләрне исә киләсе сезон өчен әзерләп калдырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк