Помидорның шундый үзлеге бар: кайсыбер елны ул бик куәтле булып үссә дә, чәчәкләре аз була, помидорлары төшми. Русча бу күренешне «помидоры жируют», диләр. Татарча помидорлар «маемлаган» дип әйтергнә мөмкин. Ни өчен шулай килеп чыга, моны ничек төзәтергә?
Туфрактагы төп элементларның балансын торгызырга.
Чәчәк ату һәм җимешләр яралу чорында помидорларга калий белән фосфор кирәк. Азот исә зыянга гына.
Иң отышлысы һәм тиз эшли торганы: калий монофосфаты куллану. Аның составында калий һәм фосфор бар, азот юк.
Әгәр кул астында башка төрле ашламалар булса, аларның составын карагыз. Бәлки, фосфорлы һәм калийлы башка ашламаларыгыз бардыр. Мәсәлән, «осенний» дип аталган ашлама шундый.
Һич тә булмаса, утын көле төнәтмәсе сибә аласыз. Анда да калий бар.
Ләкин әйткәнебезчә, ашламада азот булырга тиеш түгел.
Ашаламаны ике төрле ысул белән сибәргә була.
Быелгы кебек яңгырлы елны яфракларына бөркү отышлырак, чөнки туфрак болай да бик дымлы.
10-15 грамм калий монофосфатын 10 литр суда эретеп кулланалар.
Утын көлен куллансагыз: 1 чиләк суга 1 стакан көлне бер тәүлек төнәтергә кирәк булачак.
Әгәр помидорның артык янботакларын өзмәсәң, помидор уңышы сөендермәячәк. Үсемлек куагы бар көчен шул янботакларны үстерү өчен сарыф итәчәк. Янботаклар яфрак куеныннан үсеп чыга. Төп сабакны һәм чәчәк чугы астында бер-ике нык ботакны гына калдырып, калганнарын гел өзеп торырга кирәк.
Кемдер помидорларның бары бер – үзәк ботагын гына калдыра. Кемдер куакны ике ботаклы итеп формалаштыра.
Шәхсән мин берничә көчле ботакны калдырам. Болай иткәндә помидорлар күп була, көзгә кадәр гел яңалары төшеп тора. Куакта калдырган көчле ботакларның да яфрак куенында яңа янботаклар гел сүеп тора, аларны да әледән-әле өзәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк