Логотип
Бакча

Бакчагыз сезнең турында нәрсә сөйли?

Озак уйлап тормыйча, күңелегезгә иң якын җавап вариантларын сайлагыз. Нәтиҗәсе кызыклы булачак!

1. Җәйге иртәдә бакчага чыккач, иң элек күзегез нәрсәгә төшә?

а) Чәчәк таҗларындагы чык тамчыларына.
б) Түтәлләрдә өлгереп килгән уңышка.
в) Агач күләгәсендәге тынычлыкка.

2. Бакчагызга килгән кунакларны иң беренче кайда алып барасыз?

а) Үзем тудырган чәчәкләр иленә алып кереп китәм.
б) Түтәлләрдәге муллыкны күрсәтәм.
в) Бакча өенә дәшәм, гаиләм янына алып керәм.

3. Сезнең өчен бакча нәрсә ул?

а) Илһам чыганагы.
б) Хезмәтемнең җимеше.
в) Җаным ял итә торган урын.

4. Кайсы җөмлә сезгә якынрак?

а) «Матурлык дөньяны коткарыр».
б) «Кем эшләми – шул ашамый».
в) «Күңелең киң булсын».

5. Бакчада бер генә нәрсә калдырырга туры килсә...

а) Чәчәкләремне, әлбәттә, калганын сатып алырга була.
б) Бәрәңге түтәлен яки теплицамны.
в) Җиләк-җимеш агачларын һәм андагы беседкабызны.

6. Ешрак нәрсә турында хыялланасыз?

а) Яңа идеяләр һәм матур үзгәрешләр турында.
б) Гаиләгә файда китерердәй эшләр турында.
в) Якын кешеләремнең бәхете турында.

7. Кайсы бүләк күбрәк сөендерә?

а) Чәчәк бәйләме.
б) Зәвыклы, заманча, файдалы әйбер.
в) Күңелдән язылган хат яки җылы сүз.

Нәтиҗәләр: 

Күбрәк «а» җаваплары

Сезнең бакча – «Чәчәкле хыяллар дөньясы»

Сез матурлыкка мөкиббән, нечкә күңелле зат. Кешеләр сезнең янда үзләрен җиңел һәм рәхәт хис итә. Сезнең күңелдә һәрвакыт яңа хыяллар, иҗат һәм илһам өчен урын бар. Кайчак артык хыялый булсагыз да, тормышка ямь өстәүчеләр нәкъ менә сезнең кебек кешеләр.

Символыгыз – роза чәчәге.
Холкыгыз – җәйге җиләс көн кебек.

Күбрәк «б» җаваплары

Сездә – «Муллык һәм бәрәкәт бакчасы»

Сез – корыч холыклы, җаваплы һәм эшчән кеше. Сез булган җирдә тәртип тә, нәтиҗә дә була. Кешеләр сүзләрегезгә түгел, гамәлләрегезгә ышана. Якыннарыгыз өчен сез терәк һәм таяныч.

Символыгыз – бодай башагы.
Холкыгыз – нык тамырлы агачны хәтерләтә.

Күбрәк «в » җаваплары

Сезнеке – «Җылылык һәм игелек бакчасы»

Сезнең өчен тормышның иң зур кыйммәте – кешеләр, гаиләгез. Сез ярдәм итә беләсез, тыңлый беләсез, кичерә беләсез. Шуңа күрә күпләр күңел авырлыгы белән дә, шатлыгы белән дә иң элек сезгә килә. Сезнең янда кеше үзен өйдәге кебек хис итә.

Символыгыз – алмагач.
Холкыгыз – җылы кояш нурлары кебек.

Җавапларыгыз төрле булдымы? Димәк сез «ДҮРТ ФАСЫЛ БАКЧАСЫ» иясе. Сездә матурлык та, акыл да, мәрхәмәтлелек тә тигез. Тормышның төрле чорларына төрлечә яраклаша беләсез. Кайчак сез – иҗат кешесе, кайчак – оста хуҗа, ә кайчак – бөтен гаиләне берләштерүче йөрәк.

Афәрин! Мондый кешеләр сирәк очрый. Үзегезне саклагыз!

Теги: бакчачы тест

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар