Логотип
Бакча

Помидорлар чәчәк ата. Нәрсә сибәргә?

Помидорлар чәчәк атканда аларга нинди ашлама кирәк? Ни өчен помидорның чәчәкләре коела. Чәчәкләре күп булса да, помидорлары ник аз төшә?

Бакчачыларда ел саен мондый сораулар тумый калмый торгандыр. Бигрәк тә тәҗрибәсе әле аз булганнарныкы. 

Бу язмада бик кыска гына рәвештә шушы сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. Помидорлар күбрәк булсын өчен, берничә вариантны карап китәрбез. 

Чәчәк атканда помидорларга бор кирәк

Бор җитмәсә, помидорның чәчәкләре кысыр була һәм коела. Алар бу вакытта борга аеруча кытлык кичерә. 

  • Борны туфракка түгел, өстән генә бөркеп сибәләр. 
  • Дозасы: 10 литр суга 2 г (ярты чәй кашыгы) бор кислотасы. 
  • Онытмагыз: бор салкын суда начар эри. Шуңа күрә аны башта аз гына кайнар су белән эретегез, аннары калган күләмгә кушарсыз. 
  • Борны яки бик иртән, яки кичке якта вак томан рәвешендә сибәләр. Яфракларны чылатырга кирәкми, чәчәкләргә генә төшсә дә җитә. 

Помидорлар яралсын өчен фосфор һәм калий кирәк

Бор белән ашлап, 1-2 көн узганнан соң, ашлауның икенче этабына керешәбез. Бу чорда үсемлеккә фосфор һәм калий мөһим. Алар җитмәсә, серкәләнгән чәчәк коела. Ә менә азот бу чорда иң минималь күләмдә булырга тиеш. 

  • Идеаль вариант – калий монофосфаты дигән ашлама куллану.  Ул 10 литр суга 10 г (1 аш кашыгы) күләмендә салынып, үсемлекнең төбенә сибелә. Бер куакка 1 литр җитә. 
  • Әгәр помидор куаклары зәгыйфь, яфраклары тонык булса, үсемлек үсүдә калышса, бу очракта калий селитрасы сибү отышлырак. Анда калийдан тыш, аз гына күләмдә азот та бар. Калий селитрасы нечкә булып сузылып үскән помидорларны калынайтып җибәрә. 10 литр суга 10 г ашлама алына. 
  • Өченче вариант – утын көле. Өйдә кирәкле ашлама булмаса (авыл җирендә ашлама сатыла торган кибете дә юк), утын көлен төнәтеп сибү дә бик булыша. Утын көлендә калий күп. 1 стакан көлне 2 литр кайнар суга салып, бер тәүлек тотасы. Аннары аңа 10 литр булганчы су өстисе. 

Помидор чәчәкләре артык эсседән дә коелырга мөмкин

  • Температура +32 градустан артса, чәчәк серкәсе үлә. Әгәр помидорларыгыз теплицада үссә, бик эсседә андагы температураны бераз киметү чарасын табыгыз. Йә теплицаның өстен күләгәләгез, теплица эчендәге сукмакларга салкын су сибегез, форточкаларын ачыгыз. 
  • Серкәләнсен өчен, чәчәкләргә бөҗәкләр һәм җил дә кирәк. Теплицага бөҗәкләр керә алсын өчен, аның ишек-форточкаларын ачык тотыгыз. Бөҗәкләр аз булса, кулыгыз белән чәчәк чукларын селкеткәләп куегыз. 
  • Халык чарасыннан помидорлар чәчәк атканда тирес ачыткысы да файдалы. Ләкин бер генә ягы бар: тирестә азот күп, ул исә куакларның «симерүенә» китерә: күпләп янботаклар үсә башлый, яфракка котыра, аларны гел өзеп торасы була. Кул астында башка ашлама булмаса, аны да куллана аласыз. 

Помидорларга әле йод та сибәләр

  •  Аны сөт белән кушып сипсәң, яхшырак.
  • 10 литр суга 0,5 литр сөт (оеган сөт тә ярый), 10 тамчы йод тамызыла.
  • Бу катнашма ашлама буларак түгел, ә авырулардан профилактика чарасы буларак кулланыла. 

Кадерле укучылар, сез дә помидорлар үстерәсезме? Аларга нинди ашламалар сибәсез? Үз тәҗрибәгезне безнең белән дә уртаклашсагыз иде. 


 

Теги: бакчачы яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар