Гөлбакчаны, ишегалларын, капка төбен чәчәкләр белән генә түгел, матур куаклар белән дә бизәргә була. Ләкин аларны сатып алганда бары матурлыгына гына түгел, ә тәрбиягә талымсыз булуына, кышка чыдамлыгына, кайчан чәчәк атуына да карарга кирәк. Бу язмада шундый берничә төрле декоратив куакка тукталып үтәсебез килә. Нинди куаклар утыртырга икән дип уйлаучы укучыларыбыз арада булмый калмас.
Элек бакчачылар бу үсемлекне бик таләпчән дип санап, үстерергә курка иде. Әмма хәзер сатуда 35 градуска кадәр салкыннарга түзә торган кышка чыдам сортлар да бар.
Рододендроннар яздан җәй башына кадәр чәчәк атсын өчен, аларны дөрес итеп утыртырга кирәк. Алар өчен туфрак составы үзенчәлекле булырга тиеш.
Рододендроннарны ярым күләгәле урыннарга, бигрәк тә ылыслы агачлар янына утырту яхшырак, әмма агачларга бик якын утыртырга кирәкми. Аларның тамыр системасы зур түгел, шуңа күрә зур агачка якын урытылса, тамырларның коруы мөмкин. Ә рододенд-роннар, билгеле булганча, дымны ярата.
Салкынга чыдам рододендроннарны кышка каплыйсы юк, әмма салкыннар башланганчы ботакларын бәйләп куярга була, чөнки аларны авыр кар сындырырга мөмкин.
Әйе, пионнарның агачсыманнары да бар. Болар – гаҗәеп матур чәчәк ата торган куаксыман үсемлекләр. Бүгенге көндә аларның кышка чыдамнары һәм озак чәчәк ата торган сортлары бар. Гадәти пионнардан иртәрәк чәчәк ата башлыйлар.
Бу куак көчле кояшны һәм көчле җилләрне яратмый, шуңа күрә ярым күләгәле һәм җилдән сакланган урыннарда яхшырак үсә. Япониядә аларны хәтта махсус тентлар ярдәмендә кояштан каплап та куялар.
Гортензия – бакчачылар һәм ландшафт дизайнерлары арасында иң популяр үсемлекләрнең берсе. Аны үрчетү җиңел, яңа сортлары да барлыкка килеп тора.
Әгәр гортензиянең артык таләпчән булмаган төрләрен сайласагыз, зур мәшәкатьсез генә дә үстерә алачаксыз..
Һәр төр гортензиянең яктыртуга карата үз таләпләре бар, шуңа күрә үсемлекне һәм аны утырту урынын сайлаганда игътибарлы булыгыз.
Гортензияләр дым ярата, әмма суның тонып утыруын күтәрә алмый.
Бу куак та шактый популяр. Әмма аны чәчәкләре өчен түгел, декоратив яфраклары өчен утырталар. Кайбер сортлары җәй буе ачык төсләрен саклый, ә көзен, бигрәк тә кызыл җимешләре дә өлгергәч, күз явын алырлык була.
Барбарисның биеклеге 3 метрга кадәр җиткән сортлары да, бордюрлар өчен бик яхшы туры килгән тәбәнәкләре дә бар. Аеруча Тунберг барбарислары формаларының күптөрлелеге һәм таләпчән булмавы белән аерылып тора.
Барбарислар бик чыдам, ярым күләгәле урында да яхшы үсә, җиңел үрчи. Аларның бердәнбер кимчелеге – чәнечкеле булулары.
Дүләнә (боярышник) – күпләргә таныш дару үсемлеге. Әмма аның ачык төстәге чуптарлы (махровый) чәчәкле декоратив сортлары да бар. Алар куакны каплап алган кечкенә розаларны хәтерләтә. Белмәсәң, моның дүләнә икәненә хәтта ышанмаска да мөмкин.
Бу куак җылы яратучы үсемлек буларак билгеле. Әмма салкыннарга чыдам төре дә бар. Ул – Давид буддлеясе. Нәкъ менә шушы сорт Россиянең урта полосасындагы бакчаларда еш очрый.
Давид буддлеясенең төсләр палитрасы артык бай түгел: ак, шәмәхә һәм алсу. Аның чәчәк тәлгәшләре сиреньне хәтерләтә.
Салкынга чыдам булуына карамастан, карсыз кышларда Давид буддлеясе кайчак өши. Әмма тамыры исән калса, язын яңа ботаклары үсеп чыга һәм җәй ахырында мул итеп чәчәк ата. Шуңа күрә кышка каплау турында артык борчылмасаң да ярый: куакны җиргә якын итеп кисү һәм тамырларын яхшылап мүлчәләп калдыру җитә.
Без зелпене гадәттә җиләкле куак итеп кабул итәбез. Аның җимешләре бакчада иң беренчеләрдән булып өлгерә. Әмма бу культураның төрләре бик күп: ашарга яраксыз, хәтта агулы төрләре дә, шулай ук лиана кебек үскән сортлары да бар.
Гади урман баланы да бик матур. Ул елның теләсә кайсы фасылында – чәчәк атканда да, көзен кызыл яфраклары белән дә, хәтта кышын да кызыл җимешләре белән матур булып кала. Баланны куак рәвешендә дә, кечкенә агач рәвешендә дә формалаштырырга мөмкин.
Бүген баланның башка төрле сортлары да бар. Бакчачылар арасында иң популяры – Бульдонеж баланы. Ул май ахырында чәчәк ата. Бу сортның чәчәк төркемнәре зур, диаметры 12 сантиметрга кадәр җитә.
Балан сортларының барысы да авыруларга чыдам, әмма аның бер дошманы бар – тля. Аннан котылу бик җиңел: үсемлекне нашатырь спирты эремәсе белән эшкәртергә кирәк.
Сиреньнең якынча 30 төре билгеле, һәм һәр төр эчендә бик күп сортлар бар. Аларның барысы да искиткеч матурлыгы һәм хуш исе белән аерылып тора. Бүген сиреньнең мул чәчәк атуы белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый.
Ләкин бер җитди кимчелеге бар: чәчәк атып бетергәч, куакларда көрән төстәге себеркеләр кала, алар бакчаны ямьсезләп тора. Шуңа күрә бу себеркеләрне вакытында кисеп алырга кирәк.
Бакчаларыбызда спиреянең бик күп төрләрен очратырга мөмкин. Алар арасында тәбәнәкләре дә, биеклеге ике метрга җиткәннәре дә бар. Чәчәк ату вакыты язга да, җәйгә дә туры килергә мөмкин. Бу куак махсус карау таләп итми. Иртә чәчәк ата торган сортлары, гадәттә, ак чәчәкле була.
Бик талымсыз, махсус карау таләп итми, кояшлы урыннарны ярата һәм артык дымлылыкны күтәрә алмый. Әмма чәчәк атып бетергәч декоративлыгын югалта, шуңа күрә аны башка үсемлекләр белән бергә утырту яхшырак.
Җәй башында без чубушникның нәфис һәм йомшак хуш исенә сокланабыз. Аның сортлары бик күп: биек куаклар да, бәләкәй генә формалар да бар. Шулай ук иртә һәм соң чәчәк ата торган сортлары да очрый.
Ул матур гына түгел, файдалы да үсемлек, язгы бакчаның чын бизәге. Ялтыравык яфраклары һәм чәчәк аткан вакытта куакны тулысынча каплап алган ачык төстәге чәчәкләре аны гаҗәеп матур итә.
Кечкенә алмаларга охшаган җимешләреннән кайнатма, компот һәм желе әзерләргә мөмкин. Әгәр аларны киптереп чәйгә кушсагыз, хуш исле һәм җиңелчә әчкелтем тәмле эчемлек килеп чыгачак.
Бу куак кояшлы урыннарны өстен күрә, әмма ярым күләгәдә дә үсә ала. Кайчак аның очлары өшергә мөмкин, әмма ул тиз арада яңадан тернәкләнеп китә.
Бересклет елның теләсә кайсы вакытында матур, әмма кып-кызыл яфраклары бигрәк тә көзен күз явын ала. Шуңа күрә аны еш кына «янучы куак» дип тә атыйлар. Соры һәм болытлы көз көннәрендә ул сезнең бакчагызда ачык кызыл ут кебек балкып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк