Логотип
Бакча

Кишер чәчү серләре

Кишер туры һәм эре булып үссен, баллы һәм сусыл булсын, ярылмасын, суган чебене тимәсен өчен, аны кайчан чәчәргә һәм ничек үстерергә? Язга кадәр саклар өчен кайсы сортларын сайларга?

Бакчасы булган һәркем кишер чәчми калмый торгандыр, мөгаен. «Аны үстерүнең нәрсәсе бар инде?» – дисәң дә, ел да кишер уңмый. Йә тишелми, йә үсми, йә ярыла, йә сакланмый... 

Кишерне кайчан чәчәргә?

Суган чебененнән саклар өчен, кишерне ике срокта чәчәргә була. Аның беренчесе – апрель ахыры – май башы – майның беренче көннәре. Бу вакытта җирнең әле дымы күп, кишерне чәчкәч, су сибәргә кирәкми һәм кишер чебене дә әле очмый. Әмма кайсы елларда май башында әле җир кибеп өлгерми, шуңа күрә кишерне чәчеп булмый. 

Икенче срок – июнь уртасы. Бу вакытта җир инде җитәрлек җылынган, кишер чебене инде очудан туктаган була. Җәй башында чәчкән кишер кышын күпкә яхшырак саклана. Бердәнбер кыенлыгы – җәй көне чәчкән кишергә суны күбрәк сибәргә туры килә. 

Кишергә нинди туфрак кирәк?

Кишер көпшәк туфракны ярата. Тирес керткәнне дә өнәми. Авыр һәм тиресле туфракта ул кәкре-бөкре һәм тәмсез булып үсә. 
Кишер чәчәсе җирне яздан тирән итеп казырга кирәк. Туфрак бик тыгыз һәм авыр булса, ком кертелә. 
Түтәлне казыганнан соң, туфракны аеруча тырышып тигезләү таләп ителә. Моны җилпәзә кебек тырманың сырты белән тигезләү җайлырак. 

Кишерне ничек чәчәргә? 

  • Кишерне рәт араларын киң – 10–15 см калдырып, буразналарга чәчәләр.
  • Буразнаның тирәнлеген башта 4 см итеп сызалар.
  • Әгәр дә бакчагыздагы туфрак бик ярлы, ашсыз булса, буразна төбенә азофоска дигән ашламаны сибеп чыгыгыз. Мулдан түгел, 1 см ара калдырып, икешәр бөртек итеп кенә.
  • Әгәр узган ел тирес керткән булсагыз, азофоска урынына азотсыз ашлама, әйтик: сөяк оны, балык оны сибәргә була.
  • Ашламаны сипкәч, өстенә 2 см туфрак салып, буразна төбен яхшылап тыгызлыйбыз. Тыгызламасаң, кишер орлыгы төпкә китә, тишелә алмый. 
  • Тыгызланган туфракка кишер орлыгын чәчәбез. Кишер орлыгы вак, аны чәчү сабырлык сорый. 

Кишерне берничә төрле юл белән чәчәргә мөмкин. Беренчесе – күч-күч итеп чәчү. Бер урынга чеметеп кенә 3-4 орлык салына. Бераз ара калдырып, тагын шулай берничә орлык чәчәбез. Рәт беткәнче шулай чәчелә. Күчтәге кишерләр үсә барган саен, сирәкләнә. 
Кишер орлыгын бермә-бер кипкән кофе түбе белән катнаштырып та чәчәргә була. Аларның авырлыгы бертөсле, шуңа күрә яхшы катнаша һәм буразнага орлык тигез төшә. 
Яисә, буразнага орлыкны тигезрәк итеп чәчеп чыккач, соңыннан сирәкләргә була. 
Буразнага чәчелгән орлыкларны 2 см калынлыгында туфрак белән күмдереп, өстен уч төбе белән баскалап тыгызлыйбыз. Буразна төбендәге орлык үз өстендә басымны тоярга тиеш. 
Чәчеп бетергәч, лейка белән түтәлгә мул итеп җылы су сибәбез. Су җылы гына түгел, бераз кайнарча да булырга тиеш – 40–45 градус. 
Су сипкәннән соң, түтәлнең өстен юка гына ак лутрасил белән каплап куябыз. Җәй көне чәчкәндә бу бигрәк тә мөһим: лутрасил түтәлнең дымын саклый, кишер тишелеп чыкканчы су сибәсе булмый. 

Кишер тизрәк тишелсен өчен

Кишер орлыгы озак тишелә. Гади генә ике юл белән аны тизләтергә була. Бу ысул иске орлыкларны уятып җибәрү өчен дә отышлы. 
Беренчесе – термоска 45–50 градуслы кайнар су салып, орлыкларны 20 минутка шунда салып тоту һәм аннары сөзеп алып, кипшертеп чәчү.
Икенчесе – орлыкларны 15 минутка спиртлы эремәгә, мәсәлән, аракыга, салып тору. Аннары кипшертеп, җиргә чәчү. Ике ысул да сыналган һәм яхшы эшли. 

Кыш саклар өчен кайсы сортларны сайларга? 

Гомер-гомергә сыналган һәм безнең кибетләрдә сатуда булган борынгы сортлардан: «Московская зимняя», «Королева осени» – соң өлгерешле, салкынга чыдам, очлы башлы озын булып үсә, баллы; «Шантанэ» –  авыр туфракта да яхшы үсә, формасы матур, тупыйк башлы, эре, тиз генә ярылмый, баллы; «Нантская» –  тиз өлгерә, ләкин туфракның көпшәк булганын ярата. 

Әгәр сезнең үзегез генә белгән серләрегез булса, кайсыдыр сортны аеруча яратып үстерсәгез, комментарий итеп язып, безнең белән дә бүлешегез әле.  
 

Теги: яшелчә бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар