Мондый хәл белән тәҗрибәле бакчачылар да очрашырга мөмкин. Сез тизрәк язны көтәсез. Кибеттән туфрак, орлыклар сатып аласыз. Аларны тәрәзә төбендәге савытларга чәчәсез. Ниһаять, күптән көтелгән беренче яфраклар күренә. Һәм... үсентеләр үсүдән туктый. Алар йә озын һәм нечкә булып сузыла, яфракларының төсе тоныклана, яңа яфракларын чыгарырга ашыкмый. Ни булды? Ничек булышырга бу үсентеләргә, дип баш ватасың.