Логотип
Бакча

Кыярлар нәрсә белән авырый?

Бакчасы булган һәркемнең тизрәк үзе үстергән яшелчәсеннән авыз итәсе килә. Инде менә тиздән кетердәтеп кыяр ашый башларбыз дигәндә генә, аларны ниндидер чир корыта башлый. Бигрәк тә быелгы кебек яңгырлы елны. Кыярлар нинди чирләргә күбрәк бирешә һәм аларны ничек дәваларга? Бу язмада шул сорауларга җавап табарсыз.

Кыярларда соры черек авыруы

Билгесе: кыяр сабакларында, бигрәк тә яфрак белән сабак тоташкан урында лайлаланып торган юеш тап барлыкка килә.
 

Сәбәбе: артык күп дым, өстән явып торган салкын яңгыр яки салкын су сибү (теплицада үскән очракта), кыярларны артык куе итеп утырту, араларыннан җил йөри алмау. 
Кыярларны артык куе утыртканда, чәчәкләрнең күбесе ата чәчәкләр була. Ата чәчәктән кыяр яралмый. Берничә көннән бу чәчәкләр шиңә һәм чери башлый. Берочтан сәламәт сабакларны да зарарлыйлар. 
 

Ничек дәваларга?

  • Үз-үзләрен серкәләндерә торган гибридлар утыртырга тырышыгыз. Алар соры черек авыруына чыдам. 
  • Кыярларны сирәкләгез.
  • Ата чәчәкләр күп булса, аларны өзеп алыгыз.
  • Сабакның лайлаланып торган урыннарына утын көле яки төелгән утын күмере сибегез. 
  • Су сибүне киметегез. 
  • Ачык туфракта үскән кыярлар өстенә пленка каплап, артык дымнан саклагыз.
  • Авыруга бирешкән үсемлекләр өстенә 1 стакан утын көле + 1 стакан акбур + 1 чәй кашыгы бакыр купоросы кушып, коры килеш сибегез. 
  • Үсемлек бик нык бирешкән булса, андый сабакларны кисеп алып, юк итегез. 

10 литр суга 40 г «Хом» препараты кушып сибегез.

Ялган ончыл чык

Бу ‒ иң киң таралган авыруларның берсе. Ул үсемлекнең теләсә кайсы үсеш этабында башланырга мөмкин. Шулай да күбрәк август аенда көчәя. 
 

Билгеләре: кыяр яфракларында майланып торган кебек күпкырлы яшел таплар барлыкка килә. 8-10 көн эчендә таплар зурая. Кыяр яфрагы көрән төскә кереп корый. 
 

Сәбәбе: көндезләрен җылы булып, төннәрен кисәк суыту, салкын яңгыр яки салкын су сибү, теплицадагы конденсат.
Быелгы кебек, температура төннәрен 12 градустан түбән төшкән елны әлеге чирне көт тә тор. 
 

Ничек дәваларга?

  • Беренче билгеләр күренү белән су сибүне туктатырга. Ачык түтәлдә үскән кыярларның өстен капларга. 
  • Туфракның дымы кимегәч, 10 литр суга 1 ампула «Топаз»  яки 10 литр суга 20 грамм «Хом» препараты салып эшкәртергә. Су җылы булырга тиеш. 
  • Төнгә каршы кыярлар өстен калынрак итеп ябарга, ләкин конденсат барлыкка килерлек булмасын. 
  • 6-7 көннән яңадан «Топаз» белән эшкәртергә. 
  • Халык чараларыннан: 3 литр эремчек суына 1 чәй кашыгы бакыр купоросы салып, аны 7 литр су га кушып сибәргә. 
  • Көз көне, кыярларны йолкып алганнан соң, туфракны бакыр купоросы белән йогышсызландырырга кирәк булачак. 10 литр суга 50 грамм бакыр купоросы алына. 

Ак черек авыруы

Кабаклылар семьялыгына керә торган барлык үсемлекләр өчен куркыныч чир. 

Билгесе: үсемлекнең сабагында ак төстәге коры күбек барлыкка килә. Бераздан шул урында кара төрткеләр күренә. Үсемлекнең сабагы йомшый, лайла белән каплана, үсемлек үлә. 

Ничек дәваларга?

  • Ел саен яшелчәләрнең урынын алмаштырып торырга. 
  • Туфракны известь оны белән йогышсызландырырга.
  • Үсемлекләрнең яфракларына 10 литр суга 1 г сернокислый цинк, 2 г бакыр купоросы, 10 г мочевина кушып сибәргә. 
  • «Хом» препараты белән эшкәртергә. 10 литр суга 40 грамм препарат салына. Моны кыярларны җыеп алгач эшләргә кирәк. 

Антракноз

Билгесе: кыяр яфрагында түгәрәк таплар барлыкка килә. Алар зурая, бер-берсе белән кушыла, яфракның зур өлешен биләп ала. Тора-бара кыяр яфрагы көрән төскә кереп корый, уала. 
Кыяр сабагында, кыярларда лайлаланып торган кызгылт-сары төерчекләр барлыкка килә. 

Ничек дәваларга?

Беренче билгеләр күренә башлау белән «Хом» препараты сибәргә. 10 литр суга 40 г препарат алына. Аның кабына ничек кулланасы, кыярларны ничә көннән ашарга мөмкин буласы язылган, игътибар белән укыгыз, чөнки бу препарат агулы препарат. 

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар