Логотип
Бакча

Борыч белән помидор үсентеләре үсә алмый утырса, табигый ашламалар ярдәмгә килә

Мондый хәл белән тәҗрибәле бакчачылар да очрашырга мөмкин. Сез тизрәк язны көтәсез. Кибеттән туфрак, орлыклар сатып аласыз. Аларны тәрәзә төбендәге савытларга чәчәсез. Ниһаять, күптән көтелгән беренче яфраклар күренә. Һәм... үсентеләр үсүдән туктый. Алар йә озын һәм нечкә булып сузыла, яфракларының төсе тоныклана, яңа яфракларын чыгарырга ашыкмый. Ни булды? Ничек булышырга бу үсентеләргә, дип баш ватасың.

Үсемлекләрнең зәгыйфь һәм нечкә, аксыл төстә булуында күп вакыт яктылык җитмәүне гаеплиләр. Әйе, аларга яктылык та бик мөһим. Ләкин сәбәп һәрвакыт яктылыкта гына да түгел. 

Ни өчен үсентеләр нечкә булып үсә?

Һәрбер орлыкта туклыклы матдәләр запасы бар. Табигать үзе үсемлекнең беренче көннәрендә кирәкле бар нәрсәне орлыкка салган. Бу запас шытым чыкканнан соң 3–4 көнгә җитә.
Ләкин 3–5 көн үтүгә, бу запас бетә. Шуннан соң үсемлек туклыкны туфрактан алырга тиеш. Ә туфракта нәрсә бар соң?
Әгәр сез кибеттән сатып алган гади туфрак куллансагыз, анда иң яхшы очракта – бераз минерал ашлама кушылган торф, ә күп очракта – әче торф кына. Анда бернинди дә туклыклы ашламалар юк.
Үсентеләрнең ачлыктан интегә башлавының беренче билгесе – сабакларының сузылуы. Күпләр моны яктылык җитмәү белән аңлата. Әмма сәбәп ашлама җитмәүдә: үсемлеккә кирәкле матдәләр җитмәгәч, ул яхшырак шартлар табарга өметләнеп, өскә таба сузыла.
Икенче билге – яфракларның төсе сыеклану, хәтта саргаюы. Хлорофиллны югалтулары аркасында, яфраклар, башта ачык яшел, аннары сары төскә керә. Үсемлеккә азот, магний, тимер җитми. 
Өченче билге – тамыр системасының зәгыйфь булуы. Тамырлар үсми, нечкә һәм кыска булып кала. Көчле тамырсыз көчле куак та, яхшы уңыш та булмый. Үсемлеккә иң элек көчле тамыр кирәк.

Беренче тапкыр кайчан ашларга?

Иң әйбәт вакыт – беренче чын яфрак күренгәннән соң. Бу гадәттә шытым тишелеп чыкканнан соң 7–10 көн үткәч була (температурага һәм сортка бәйле). Шуннан да соңгарак калдырсаң, үсентеләр ачлыктан интегә башлый. 

Яшь үсентегә нинди ашламалар ярамый?
Бәләкәй үсентеләргә барлык ашламалар да туры килми. 
Чиста азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, аммофоска) – сабакны гына үстерә, үсенте сузыла, нечкәрә.
Концентрацияләнгән минераль ашламалар (“Кемира”, “Агрикола” һ.б.) – зур үсемлек өчен яхшы, ләкин яшь үсенте өчен болар артык көчле.
Яңа органика (тирес, кош тизәге) – бик куәтле ашлама, анда азот һәм аммиак күп.

Беренче тапкыр нинди ашлама кулланырга?

Тәҗрибәле бакчачылар менә бу ашламаны мактый. Ул 4 компоненттан тора, һәркайсы үз ролен башкара:
Янтарь кислотасы – табигый үсеш стимуляторы. Тамырларны ныгыта. 1 литр суга ярты таблетка салына.
Калий гуматы – табигый органик-минераль ашлама. 1 литрга ярты чәй кашыгы.
Бал – тиз энергия чыганагы. 1 литрга ярты чәй кашыгы, җылы суда эретелә.
Суган кабыгы төнәтмәсе – антисептик, бактерия һәм гөмбәчекләргә каршы яхшы чара. Бер уч суган кабыгына кайнар су салып, суынганчы тотарга, аннары сөзеп, 1 литр суга кушарга кирәк.
Боларның барысы бергә кушыла. Эремә бүлмә температурасында булырга тиеш. Әлеге ашламаны үсентеләрнең төбенә сибәсе. Һәр үсентегә 1 аш кашыгы җитә. 

Икенче тукландыру

Бер генә тукландыру җитми. Шуңа күрә 7–10 көннән үсентеләрне икенче тапкыр ашларга туры килә. Моның өчен шулай ук табигый ашламалар яхшы. 
Агач көле – калий, кальций, фосфор һәм башка микроэлементлар чыганагы. 1 аш кашыгы көлне 1 литр суда тәүлек буе төнәткәннән соң кулланырга кирәк.
Кычыткан төнәтмәсе – йомшак органик ашлама. Бер уч кычытканны (кипкән кычыткан да ярый) 1 литр суда 2 көн төнәтәсе, аннары 1 өлеш кычыткан төнәтмәсенә 10 өлеш су салып сыеклыйсы. Шушы катнашма һәр үсемлеккә 50 мл тирәсе сибелә.

Өченче тукландыру – күчереп утыртуга әзерләү

Аны грунтка утыртканчы 10 көн кала башкаралар.
Кальций селитрасы – үсемлекне ныгыта, авыруларга каршы торучанлыкны арттыра. 1 литр суга 1 г алына. 
Суган кабыгы төнәтмәсе – авырулардан, гөмбәләрдән саклау өчен.
Шикәр – 1 литр суга 1 чәй кашыгы. Ул үсемлекләргә энергия бирә.
Бу эремәне бакчага чыгарып утыртырга 10 көн алдан сибәргә кирәк. Нәтиҗәдә үсентеләр 2–3 көндә тамырлана, авырмый, шиңми, үсүдән туктамый.
 

Теги: яшелчә Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар