Логотип
Бакча

Покрауга кадәр өлгерергә: бакчадагы 7 эш

Покрау – җирне яба, диләр. Безнең якларда ул чама белән октябрь урталарына туры килә. Бу вакытка җир акрынлап суына, күп елларда беренче кар да күренеп ала. Кыраулар инде гадәти хәлгә әверелә. Бакчадагы кайбер эшләрне дә Покрауга кадәр эшләп өлгерергә киңәш ителә. Әйе, эш беркайчан да бетми, анысы. Ләкин менә бу җиде төрле эшне ничек тә ашыктырырга кирәк.


Кишер белән чөгендерне алу

Кишер әле кырауга бирешмәсә дә (туфрактагы -3 градуска кадәр кырауны җиңел кичерә), чөгендер салкынны яратмый. Аның туфрактан чыгып торган өлеше өшергә һәм саклаганда чери башларга мөмкин.
Салкыннар гына түгел, түтәлдәге бу тамыразыкларга тычканнар һәм сукыр тычканнар да ымсына. Озаграк тотсаң, бөтен уңышны кимереп бетерергә мөмкиннәр.
Шуңа күрә, әле көннәр кояшлы торса да, кишер белән чөгендерне инде алырга кирәк. Кишер салкыннан курыкмаса да, көзге яңгырлардан туфракта дым артыкка китсә, ул ярыла башлый.

Кәбестәләрне нишләтергә?

Иртә һәм уртача өлгерешле кәбестәләрне инде бу вакытка бакчада калдырмыйлар. Ә менә соң өлгерешлеләрен бераз тотсаң була әле. Кәбестә салкынга чыдам, -5 градус салкынны яхшы кичерә. Өске яфраклары өшесә дә, бераздан алар кайта. Әгәр алдагы көннәрдә артык суытып җибәрмәсә, кәбестәне октябрь ахырына кадәр тота аласыз. Ләкин шулай да сак булырга кирәк, салкында озак торып, нык ук өшесә, мондый кәбестә шулай ук сакланмый.

Яфрак-сабакларны ташларгамы?

Бик күпләр көздән бакчаны җыештырып, тырмалап, барлык яфрак-сабаклардан, чүп-чардан арындырып калдыра. Бер яктан болай эшләү дөрес тә сыман. Бакчадагы үсемлек калдыклары өеме астында төрле бөҗәкләр рәхәтләнеп кыш чыга.
Икенче яктан, туфрактагы микроорганизмнарга нәрсә беләндер тукланырга кирәк. Ашарларына булмаса, алар үрчеми, булганы да үлеп бетә. Андый туфрак үле туфракка әйләнә.
Шәхсән үзем бакчадагы фитофтора белән авырган помидор һәм борыч сабакларын чыгарып түгәм. Ә менә кишер, чөгендер, кәбестә яфракларын түтәлгә салып калдырам. Кар астында ятып алар язга таркалып бетә. Микроорганизмнарга органик ризык була, җирне азот белән баета. Әгәр дә көздән черемә яки таркала башлаган тирес кертсәгез, бакчада үсемлек калдыкларын юк итсәгез дә була.

Агачларны һәм куакларны чирләрдән дәвалыйбыз

Көздән агач бакчасын авыру таратучы гөмбәләрдән, йогышлы чирләрдән дә дәвалап калдырырга кирәк. 
Иң җайлы вариант – мочевина эремәсе белән эшкәртү. Көзен ул азот чыганагы буларак түгел, ә агачлардагы кутыр, монилиоз, парша кебек чирләргә каршы контактлы фунгицид буларак кулланыла.

  • Алмагач, груша кебек зур агачларга сибәр өчен мочевина (карбамид) 10 литр суга 500 г итеп алына. Бу 5 процентлы эремә була.
  • Ә слива, чия, черешня өчен аның 3 процентлысы да җитә. 10 литр суга 300 итеп алына. 
  • Мочевинага тимер купоросы да кушсаң, бик нәтиҗәле бак катнашмасы килеп чыга. Ул лишайникларны бетерә.

Бак катнашмасын ясар өчен:
10 литр су;
500 г мочевина;
300 г тимер купоросы;
1 чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк.
Бу эремәне агачларның кәүсәләренә, скелет ботакларына һәм кәүсә тирәсендәге җиргә сиптерәләр. Моны көндез температура +4 градустан кимрәк булмаганда эшләп өлгерергә тырышыгыз.

Агачларның кәүсәләрен агарту

Бу матурлык өчен генә түгел, агачларны саклау чарасы да.
Гади акбур яки известь белнә агарту нәтиҗәсез. Ул беренче яңгырдан соң ук юылып төшәчәк.
Ышанычлы состав тәкъдим итәбез:

  • 2 кг сүндерелгән (гашеная) известь;
  • алдан кайнар суда эретелгән 300 г бакыр купоросы;
  • 100 г ПВА җилеме;
  • 10 литр су.

Менә шушы состав белән агарту агачларның кәүсәләрен язгы кояштан ярылудан саклый. Аннары кайры астында яшеренеп яткан бөҗәкләрне дә үтерә.

Бакчаны ашлап калдыру

Яз көне үсемлекләр матур гына үсеп китсен, уңышы яхшы булсын өчен төп кирәкле элементларны көздән үк туфракка кертеп калдыралар. Болар –  азот, фосфор һәм калий. Ләкин азотны көздән кертергә ярамый, чөнки ул үсемлекләрнең йоклаган бөреләрен уятачак, алар кыш көне өшиячәк. Ә менә фосфор һәм азрак күләмдә калийны хәзердән үк кертәләр. Алар туфракта эшкәртелеп, үсемлекләргә кирәкле формага килсен өчен вакыт кирәк.
Агачларга кертерлергә тиешле ашламаларның күләме төрлечә.

  • «Двойной суперфосфат»: кәүсә тирәсендәге 1 м² мәйданга 30–40 г сибеп чыгалар. Гранулаларны сипкәч, туфракны йомшарталар, яңгырсыз көннәр торса, яхшылап су сибәләр.
  • Калий сульфаты (күкертле калий): 1 м² мәйданга 20–30 г. сибелә. Калий агачның күзәнәк стеналарын ныгыта һәм тамыр системасының кышка чыдамлыгын арттыра.

Сарымсак утырту

Без инде бу хакта күп яздык. Сарымсакны календарьдагы датага түгел, ә туфрак температурасына карап утырталар. Сарымсакны  җир ныклап торып катырырга 3–4 атна кала, 10 см тирәнлектәге туфрак температурасы +10...+12 °Cка төшкәч утырталар.

Кураларны кисү һәм бәйләү

Гадәти кураларның быел уңыш биргән сабаклары көзгә корый. Ә быел гына үсеп чыккан яшь туйралар артык куерып китә.

  • Яз көне бер эш кимрәк булсын өчен, корыган кураларны көздән кисеп, яшь туйраларны сирәкләп калдырырга кирәк.
  • Сирәкләгән туйраларның очларын кисеп, җирдән 1,5 метр итеп калдыралар. Куралар салкынга артык чыдам түгел, кар астыннан чыгып калсалар, өшергә мөмкин.
  • Ышанычлылык өчен, кураларны җиргә егып, тураймасын өчен тимер ыргаклар белән җиргә беркетеп куярга була. Яз көне ыргакларны җыеп алып, кураларны турайтып бәйлиләр.
  • Кураларны көн артык суытканчы ук бәйләп өлгерергә кирәк, җылыда алар сыгылмалы була. Туңдыргач, бөгелми башлыйлар.
  • Әгәр куралык кышын кар калын ята торган урында булса, шул кискән килеш кенә дә калдыра аласыз (мин шулай калдырам. Ләкин узган кышны кар ятмый торган арада өшеделәр).

Шушы темага укыгыз: https://syuyumbike.ru/news/bakcha/sarymsak-utyrtyrga-azerlanabezme

https://syuyumbike.ru/news/bakcha/bakcany-kyska-azerlibez

 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар