Логотип
Бакча

Кәбестәләр – челтәрле

Ә бит кәбестә яфракларының челтәрле булуы бер дә әйбәт түгел. Димәк, аны безгә кадәр инде кемдер ашарга өлгерә дигән сүз. Кәбестәгә яздан көзгә кадәр кемнәрдер гел һөҗүм оештырып тора. Йә борча, йә кәбестә күбәләге, йә әкәм-төкәм... Югыйсә алар челтәрләп бетерсен өчен үстермибез бит инде без ул кәбестәне. Нишләргә? Нинди чаралар булыша? Әйдәгез, барлыйбыз.

Кәбестәгә нәрсә сибәргә?

Көл

Чынлап та селтеле көлне күпчелек бөҗәкләр өнәп бетерми. Шуңа күрә язын, яшь кәбестәләрне түтәлгә утырткач, аларны көл ярдәмендә саклап була. Бу вакытта алар әле зур түгел, көлне бөтен яфракларына сибәргә мөмкин. Өстәвенә, көл туфракның әчелеген дә киметә. Андый туфракта кәбестә яхшырак үсә. Ләкин кәбестәләр зурайган саен, көл белән генә котылып калуы читен. Тагын шунысы бар: көлне көн аралаш сибеп торсаң гына файдасы бар. Ә күпләребез бакчага атнага бер генә килә. Димәк, башка ысулларны карарга кирәк. 

Сабынлы су

Бакчачылык кибетләрендә үсемлекләрне корткычлардан саклый торган төрле сабыннар сатыла. Әйтик, «Яшел сабын» («Зеленое мыло»), «Борычлы сабын» («Перцовое мыло»), «Дегетле сабын» («Дегтярное мыло»). Әлеге сабыннарның исен һәм тәмен бөҗәкләр өнәп бетерми. Сабын булгач, шунысы уңай, алар кәбестә яфракларыннан көл шикелле тиз генә юылып төшми, саклый торган үзлеге озаккарак җитә. Шәхсән үзем бу сабыннарны инде берничә сезон рәттән кулланам һәм даими сипкәндә нәтиҗәсен күрәм. Монда да төп шарт – даимилек. Сезонга яки айга бер генә сибеп нәтиҗәсе юк. 

Биологик препаратлар

Әйтик, «Фитоверм». Кешеләр өчен зыянсыз бу препаратны да күп еллардан бирле кулланам. Ул агулы түгел, яфрак өстендә генә кала, тукымаларга үтеп керми, үсемлектә тупланмый. Бер җитешсезлеге бар – яфрак өстендә генә калганлыктан, аны да 10 көн саен кабатлап торганда гына нәтиҗәсе күренә. Аннары, ул бөҗәкләрнең йомыркаларына тәэсир итми, шуңа күрә дә ешрак сибәргә туры килә. 
Яфрак өстендә озаккарак калсын өчен, «Фитоверм»ны сабын кушып сипкәндә отышлырак. 

Каен дегете

Зәһәр исле каен дегетен суга кушып сибү кәбестә күбәләген юлдан яздырырга булыша. Бөҗәкләр, гадәттә, искә килүчән була. Ә каен дегетенең исе зәһәр булуы өстенә, тиз генә бетми дә. Әлбәттә, ул корткыч бөҗәкләрне дә, аларның личинкаларын да үтерми, бары тик качыра гына. 

Кычыткан төнәтмәсе

Кычытканны чиләккә тутырып, өстенә су коярга һәм бер атна әчетергә кирәк. 1 литр төнәтмәне 10 литр суга кушып, кәбестәләрнең өстеннән бөркеп сибәләр. Суга бераз кырган кер сабыны да кушсаң, ул яфраклардан тиз генә юылмый. Кычыткан төнәтмәсе – кәбестәләр өчен ашлама да, бөҗәкләрне куркыта торган чара да. Аның исе шулай ук бик зәһәр. 

Августта кәбестәне ничек ашларга?

Корткычлардан саклау гына түгел, кәбестәнең тыгыз булып үсүе өчен дә тырышырга кирәк. Июль ахыры – август башы күчәннәрнең йомарлана башлаган вакыты. 
Кәбестә шундый культура – ул бары тик ашлы туфракта гына яхшы үсә. Җирдәге бар азотны һәм кальцийны алып бетерә. Аның бу үзлеген истә тотарга һәм җәйгә берничә тапкыр ашларга кирәк. 

Кальций

Отышлы вариантлардан – кальций селитрасы. Аның составында кальций да, азот та бар. Гадәттә, 10 литр суга 1 аш кашыгы селитра алына. 
Химик ашлама урынына тирес әчетеп һәм көл тондырып та сибәргә була. Тирестә – азот, ә көлдә кальций һәм фосфор күп. 

Калий һәм фосфор

Көзгә таба кәбестәләргә күбрәк калий һәм фосфор кирәк була башлый. Әлеге элементлар күчәннәрнең тизрәк йомарлануына аларның тыгыз булуына тәэсир итә. Үсемлекләрнең иммунитетын күтәрергә булыша. 
Калийлы-фосфорлы ашламалардан калий монофосфатын (монофосфат калия) кулланырга була. 10 литр суга 10 г ашлама алына. Төпкә түгел, яфракларга томан кебек бөркеп сипкәндә тизрәк үзләштерелә.
Суперфосфат составында да фосфор белән калий күбрәк, азот исә аз гына микъдарда. Моннан тыш, анда кәбестә өчен кирәкле күкерт тә бар. 10 литр суга 15 г суперфосфат алына. Аны аз гына күләмдә кайнар суда эретеп, 10 литр булганчы салкын су өстәсәң, уңайлырак, чөнки салкын суда начар эри. 

Күкерт

Күкерт – бөтен төр кәбестәләргә дә кирәкле элемент. Ул туклыклы матдәләрнең тизрәк үзләштерелүен тәэмин итә. Яшелчәләрнең кышын озаграк саклануы өчен җавап бирә. Менә шуның өчен дә сезон ахырына таба кәбестәләргә күкертле ашламалар кулланырга киңәш ителә. 


 

Теги: яшелчә Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар