Логотип
Бакча

Язын бакча җиләген карау өчен өч шпаргалка

Әлеге киңәшләр бакча җиләген үстерүчеләр өчен файдалы булыр. Язын аны ничек тәрбияләргә, нинди ашлама сибәргә һәм авырулар булмасын өчен нәрсә белән эшкәртергә? Бу язмада шушы сорауларга җавап табачаксыз.

Җир җиләген ничек чистартырга?

Еш кына күпләр бер хатаны ясый: язын җир җиләге үскән түтәл өстен тырма белән тырмалап чыга. Әйе, узган елгы яфраклардан арындыру өчен бик тә җайлы ысул, сүз дә юк. Ләкин җиләк куаклары өчен файдалы ысул түгел. Ни өченме?

  • Җир җиләгенең уртасында үсү бөресе бар. Ул җирдән чак кына күтәрелеп тора. Язын иң беренче булып шушы бөре уяна. Тырма белән тырмалаган вакытта аны өзеп чыгаруы яки аңа зыян китерүе бик җиңел. Әйе, моңа карап кына, җиләк куагы үлмәячәк анысы, тик аңа яңадан үсеп китәр өчен шактый көч сарыф итәргә туры киләчәк. 
  • Тырма урынына секатор алыгыз. Секатор белән барлык корыган, сынган, бөгелгән, кәкрәйгән, тимгелләнгән яфракларны кисеп алыгыз. Бу шактый матавыклы эш, чөнки яз көне андый яфраклар бик күп. Аның каравы, болай чистарту уңышны күпкә арттырачак. 
  • Төпләрен йомшартканда сак булыгыз: җир җиләгенең тамырлары өстә генә. Куак тирәсен җиңелчә генә бик сай итеп йомшартыгыз. Ә менә рәт араларын тирәнрәк йомшартсагыз да була. 

Җир җиләген нәрсә белән ашларга?

Җиләк ашлаганны бик ярата.

  • Язын аңа яңа яфраклар үстерер өчен, әлбәттә, азот кирәк. Чәчәк аткан вакытта һәм җиләкләре үскәндә фосфор белән калий ди кирәк булачак. Болардан тыш, җиләккә органик ашламалар да кертелә. Алар: черемә, компост һәм көл. 
  • Ашламаларның кайсысын кайсы вакытта кертәсен һәрвакыт башта тотмас өчен, яз көне аны азофоска белән ашлап, һәм өстәмә рәвештә черемә белән мүлчәләп кую отышлырак. Азофоскада үсемлекләр өчен иң мөһим булган элементлар: азот, фосфор һәм калий бар. Бер төпкә ярты чәй кашыгының яртысы күләмендә коры ашламаны туфракка сибеп, күмдерергә һәм җиләк түтәлен черемә яки компост белән мүлчәләп куярга була. Болай эшләсәгез, берьюлы берничә «куянны» бергә тотачаксыз ‒ кирәк вакытта аңа туфракта азот та, фосфор да, калий да булачак.
  • Ашламадан соң яхшылап су сибәргә онытмагыз, бигрәк тә туфрак инде кипшергән булса.

Җир җиләген ничек дәваларга?

Җиләк үстереп карасагыз, аның черек авыруына, төрле вирусларга бирешүен беләсез инде.

  • Һава температурасы уртача 4-5 градуска кадәр җылынгач, җиләкләрне составында бакыр булган берәр препарат белән вируслардан һәм гөмбәләрдән дәваларга кирәк була. Әйтик: «Хом», «Хорус», бакыр купоросы, бордос сыекчасы ‒ болары бик популярлары. Ләкин ел да бер үк препарат белән эшкәртеп файда булмаска мөмкин, елдан елга аларны чиратлаштырсаң яхшырак. Бордос сыекчасының һәм бакыр купоросының яфракларны көйдерүен искә тотып, аның аз процентлысын гына кулланыгыз. 
  • Узган ел җиләкләрдә корткыч бөҗәкләр дә булса, бакыр препаратлары белән бергә берәр төрле инсектицид та, мәсәлән «Актара» сибәргә кирәк. Ул системалы препарат, аны үсемлекнең өстеннән генә бөркемиләр, туфракка да сибәләр, шул вакытта гына ул яхшы эшли. 

Сез җиләкне ничек тәрбиялисез? Комментарий итеп, үзегезнең дә киңәшләрегезне языгыз әле. 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар