Карлыганнарны без генә түгел, зыянлы бөҗәкләр дә ярата. Быел әйбәт уңыш җыеп алырга теләсәгез, аларга каршы көрәшүне менә хәзердән үк – кар эри башлау белән башларга кирәк.
Карлыганнарга иң зур зарарны бөре талпаны, галлица, яфрак астында качып яшәүче гөбләләр һәм пыялач күбәләге личинкалары сала.
Бөре талпаны бөре эченә көздән үк кереп кала да, кыш буе анда үзенең колониясен булдыра. Талпанлы бөрене гади күз белән дә күреп була – шар шикелле кабарып, түм-түгәрәк булып тора ул. Берән-сәрән генә булса, андый бөреләрне җыеп алып, шау кайнар суга яки учакка салып юк итәләр.
Гөбләләрне җәен кырмыскалар ташый, ул аларның «савым сыеры». Гөбләләр яфракның суын суыра. Андый яфрак бөгәрләнеп килә, карлыганы вак килеш кибә яки бөрешә. Әгәр гөбләләр бик күп булса, куакны тәмам корытып бетерергә мөмкиннәр.
Ә пыялач күбәләгенең личинкалары яшь ботакларның үзагачын ашый. Үзагачы булмаган ботак башта сула, аннары корый. Кискәч, аның уртасы кара булып күренеп тора.
Карлыганны пәрәвез талпаны да бик ярата. Яфрак астына пәрәвез корып, шунда үзенең нәселен үрчетә. Личинкалары карлыган яфрагының суы белән туклана. Шуның аркасында куак үсүдән туктый, яңа ботаклар яралмый.
Карлыганнарны корткычлардан дәвалау эшен менә хәзердән – кар эрү белән үк башларга кирәк.
Иң гади, иң арзанлы һәм иң экологик ысул – карлыган куаклары өстенә лейкадан кайнар су сибү. Моны бөреләр ачылганчы башкарып өлгерергә кирәк. Кар эреп, карлыган куагы кар астыннан чыккан, ләкин әле бөреләр ачыла башламаган вакытны туры китереп башкаралар бу эшне. Суның кайнарлыгы 80 градус булырга тиеш. Зур бер куакка ике чиләк су китә. Бу ысул белән карлыган куагындагы бөҗәкләрне һәм аларның личинкаларын гына түгел, гөмбә авыруларын да юып төшерәләр. Ләкин бөре башында инде яшел конус күренсә, бу ысулны кулланырга ярамый, яфракларны пешерергә мөмкин.
Кайнар су сибү генә булышмаска да мөмкин. Әгәр узган ел карлыганнарыгызда корткыч бөҗәкләр бик күп булып, уңышның шактый өлешен югалтсагыз, карлыган чәчәк ата башлаганчы куакларны химик препаратлар белән дә эшкәртеп өлгерергә кирәк.
Табигатькә дә, кешеләргә дә зарар китермичә, бары корткычларга каршы гына эшли торган биологик препаратлар бар. Мәсәлән: «Фитоверм», «Битоксибациллин». Болар көндезге температура +15° градустан югары булганда гына нәтиҗәле эшли. Тагын бер кимчелеге – аларны әледән-әле кабатлап сиптерергә кирәк, чөнки тәэсире берничә көнгә генә җитә. Өстенлеге – кешеләр өчен дә, бал кортлары өчен дә зыянсыз. Тәэсирен озынайту өчен, препаратны суда эреткәч, шунда ук сабын эремәсе кушарга була. Сабын бу очракта препаратны ботакларга ябыштыру өчен кирәк.
Бик мөһим искәрмә: бакчадагы күпчелек корткычларга каршы кулланыла торган химик инсектицидлар талпаннарга карата нәтиҗәсез. Талпанны юк итү өчен системалы акарицидлар кулланалар (препаратның кабына аның нинди төргә караганы язылган була). Акарицид препаратлар (мәсәлән, флупирадифурон нигезендә ясалганнары) үсемлекнең тукымалары эченә үтеп керә һәм корткычлар агулы яфрак, агулы сок белән тукланып үлә. Системалы акарицидлар бик нәтиҗәле, әмма агулы. Аларны еш кулланырга киңәш ителми, бары тик талпаннар бик күбәйгән очракта гына кулланырга була. Бөреләр ярылып, беренче яфраклар күренгән мәлдә талпаннар активлаша башлый. Иске бөре эчендә аларга кысан, һәм алар яңа, яшь бөреләргә күчү өчен тышка чыга. Нәкъ менә шул вакытта аларга һөҗүм оештырылырга тиеш.
Бөре талпанына каршы химик препараттан классик чараларның берсе – коллоидлы күкерт (коллоидная сера). Гадәттә, 10 л суга 40–50 г күкерт алына. Коллоидлы күкерт нигезендә ясалган башка препаратлар да күп. Күкерт ончыл чыкны да дәвалый (ул гөмбә авыруы) һәм талпанны да яхшы юк итә. Бер мөһим әйберне истә тотарга кирәк: коллоидлы күкертне карлыган чәчәк атар алдыннан сибәләр. Чәчәк атканда сибәргә ярамый. Коллидлы күкертне куллануның мөһим үзенчәлеге – нәтиҗәсен күрү өчен, аны температура +20 граудска кадәр җылыткач кына кулланалар. Салкында ул «эшләми».
Башка төрле корткычларга каршы куллана торган препаратлардан «Актара», «Алатар», «Искра», «Карбоцин» кебекләрне әйтергә була. Әлеге препаратларны ничек кулланасы кабында язылган. Мәсәлән, «Алатар»ның стандарт дозировкасы – 10 литр суга 5 мг препарат. Инсектицидлар бал кортлары өчен агулы һәм шуңа күрә карлыган чәчәк аткан вакытта аларны куллану тыела.
Карлыганнарга корткыч бөҗәкләр генә түгел, авыру тудыра торган гөмбәләр дә зыян китерә. Гөмбәләргә каршы сыналган чараларның берсе – бордос сыекчасы (бакыр купоросы+известь). Менә хәзер, әгәр дә бакчагызда карлыган куаклары инде кар астыннын чыккан, ләкин бөреләр әле бүртә генә башлаганда, бордос сыекчысының 3 процентлысын кулланырга була. Әгәр бөре очында кечкенә генә яшел конус күренә башлаган булса, бары тик 1 процентлы бордос сыекчысы гына кулланырга кирәк, бу очракта 3 процентлысы яфракларны көйдерәчәк. Ничек әзерлисе аның кабында язылган була, игътибар белән укыгыз.
Шәхсән мин яз көне бары тик 1 процентлы бордос сыекчасын гына кулланам, аны карлыганнарга, кураларга һәм бакча җиләгенә бөркем. Биш литрлы сыекча якынча 2-3 куакка сиптерергә җитә.
Карлыганнар азрак авырсын һәм уңышы яхшы булсын өчен, аларны ел саен кисеп торырга да кирәк. Моны көздән башкарсаң, яхшырак. Өлгермәгән булсагыз, яз көне дә кисәргә була. Картайган (алар караңгы төстә, бик күп тармаклы, мүкләнгән була, шуның белән яшь куаклардан аерылып тора), сынган, эчкә таба бөкрәеп үскән кәкре-бөкре ботакларны төптән үк кисәләр. Бер куакта 4 бер еллык, 4-5 ике еллык һәм өч еллык, 4 дүрт еллык ботаклар булырга тиеш. Уңышның төп өлешен 3 һәм дүрт еллык ботаклар бирә. Дүрт елдан да картрак ботакларны калдырмагыз, аларның карлыганы да вагая, чирлиләр дә.
Карлыган бик тә азотлы ашлама ярата. Әгәр тирес яки черемәгез булса, яз көне куак төпләрен чистартып, артык ботакларны кискәч, карлыган төбен шуның белән мүлчәләп куегыз. Тирес тә, черемә дә булмаса, ишегалды, капка төпләреннән чапкан печән белән мүлчәләгез. Карлыган моны бик ярата.
Корткыч бөҗәкләрне куркытыр өчен, карлыган янына сарымсак утыртырга да киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк