Логотип
Бакча

Помидорны кайчан чәчәргә?

Помидор орлыкларын кайчан чәчәргә кирәк? Бу сорауга җавап тапканчы, ике мөһим әйберне ачыкларга кирәк.

Беренчесе – сез нинди сортлар чәчәргә уйлыйсыз? Икенчесе – ачык туфракта үстерәсезме, теплицадамы? Менә шулардан чыгып, чәчү көнен билгелиләр. 

Кайчан чәчәсе помидорның сортына бәйле

Күп бакчачылар помидорны ачык туфракка май ахыры – июнь башында утырта. Шуңа күрә чәчү вакытын да шул даталарга карап билгелиләр.
Орлыкларны сатып алганда, кабына карарга кирәк. Анда аның нинди өлгерешле булуы күрсәтелә. Гадәттә, күпчелек очракта болай була: 
•    иртә сортлар – тишелеп чыкканнан соң 100 көн эчендә беренче уңышын бирә.
•    Уртача өлгерешле сортлар өчен  – 100-110 көн кирәк.
•    Соң өлгерүче сортларга беренче уңышны өлгертү өчен 120 көн һәм аннан да күбрәк вакыт сорала.

Иртә өлгерешле сортлар иртәрәк чәчәк ата - алтынчы яфрактан соң ук. Уртача өлгерешлеләр 8 нче яфрагыннан соң чәчәк ата. Ә соң өлгерешлеләр 12 нчы яфрагын чыгаргач кына чәчәккә бөреләнә. Үсемлек чәчәккә никадәр иртәрәк бөреләнсә, тәрәзә төбендә дә шулкадәр азрак утырырга тиеш. Ә чәчәккә соң бөреләнә торган сортлар тәрәзә төбендә озаграк үсәргә тиеш булып чыга. 

Бакчага күчергән вакытта рассада якынча шушы яшьтә була:
•    иртә сортлар – 45-50 көнлек;
•    уртачалары – 55-60 көнлек;
•    соң өлгерә торган сортлар – якынча 60-70 көнлек.

Моннан тыш аларга өстәмә берничә көн дә таләп ителә:
•    тишелеп чыгар өчен – 5-7 көн,
•    пикировкадан соң ныгып китәргә – якынча 5 көн,
•    күчереп утыртканнан соң түтәлдә тамыр бикләр өчен тагын бер атна кирәк (бу атнада помидорларның үсеше бөтенләй тукталып тора).
Шулай булгач, иртә өлгерешле помидорларны чәчкәннән алып бакчага чыгарып утыртканчы якынча 67 көн узарга тиеш.
Уртача өлгерешлеләр өчен 77 көн кирәк. 
Соң өлгерешлеләргә якынча 3 ай чамасы кирәк булып чыга. 

Әгәр помидорны 1 июньдә бакчага утыртырга планлаштырасыз икән, иртә сортлар өчен орлыкларны 14-18 мартта чәчү иң кулай вакыт (быел 19 мартта тулы ай, бу көнне орлыкларны чәчәргә киңәш ителми). 
Ә уртача өлгерешле сотларны бераз иртәрәк чәчәргә кирәк. Соң өлгерешле сортлар, дөресен әйткәндә, безнең якка бик бармый, чөнки аларга өлгереп җитәр өчен бик күп вакыт кирәк. Иртәрәк чәчү дә вариант түгел: өйдә аларга яктылык җитми, үсентеләр дә интегә, үзең дә интегәсең. 

Помидорларны чәчкәндә ясала торган типик хаталар

Орлыкларны артык тирән күмдерү. Помидор орлыгы вак. Шуңа күрә аларны 1,5 см тирәнрәк күмдерсәң, алар тиз генә тишелеп чыга алмый. 

Салкын туфракка чәчү. Орлыкларны чәчәр алдыннан, кайнар су сибеп, туфракны җылытырга һәм орлыкларны шул җылы туфракка чәчәргә кирәк. Салкын туфракта орлыклар тишелмичә озак ятарга һәм черергә мөмкин.

Тишелеп чыкканчы туфракка күп итеп су сибү. Дымлы туфракка чәчкәннән соң, тишелеп чыгып үсә башлаганчы су сибәргә кирәкми. Орлыкларга шытар өчен туфракта булган шул дым да җитә. Артык дым аркасында үсемлекләрдә гөмбә чире башлана. 

Үсемлекләрне өстәмә яктыртмау. Мартта әле аларга кояш яктысы гына җитмәскә дә мөмкин. Яктылык җитмәсә, үсентеләр озын, нечкә, зәгыйфь булып үсә. 

Артык эссе температура. Бүлмәдә температура +22 градустан артык булса, үсентеләр буйга тиз үсеп китә, ләкин тамырлары алар артыннан үсеп җитешми. Шуңа күрә тәрәзәне ачып, әледән-әле температураны бераз төшереп алырга кирәк. 


 

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар