Логотип
Бакча

Сарымсакны ничек сакларга?

Сарымсакны үстерүгә караганда, язга кадәр саклавы кыенрак. Дөрес сакламаганда, гыйнвар аена ук уңышның яртысыннан күбрәге кибеп әрәм булачак.

Бу язма сарымсакны дөрес итеп саклау ысуллары турында булыр. Иң таралган хаталарны да карап үтәрбез. 

Башта хаталар турында
Интернетны карасаң, сарымсакны кем ничек кенә сакларга киңәш итми. Өч литрлы банкага тутырып та саклыйлар, тоз белән аралаштырып та, онга күмеп тә... 

Бер елны үзем дә сарымсакны банкага тутырып саклап карарга булдым. Коры банкага тутырып, өстен ачык калдырдым. Банканы кухня гарнитурының аскы шкафына куйдым. Ләкин ни өчендер бу ысул отышлы булмады, сарымсаклар декабрьдә үк череде. Гәрчә, күпләрдән нәкъ менә шушы ысулны отышлы дип ишеткәнем бар. 

Икенче елны сарымсакларны банкага тоз белән аралаштырып тутырдым. Банка төбенә башта бераз гына тоз, аннары сарымсак, аннары янә тоз белән аралаштырып салдым. Бу юлы банканың авызын марля белән капладым. Ләкин нәтиҗә тагын шул ук ‒ сарымсакларның барысы да бозылды. Кабыгын әрчегәч, тырнаклары үтәкүренмәлегә әйләнгән, алардан начар ис килеп тора иде. 

Идән астында, капкачлы торт савытында (капкачын берничә җирдән тишеп) саклау да яхшы ысул булып чыкмады. Бәрәңге, кишер-чөгендердән чыккан дым аркасында, сарымсаклар күгәрек гөмбәсе белән капланды, һәм ул елны да күбесе бозылды. 

Капкачлы катыргы тартмага салып, кухня идәнендә саклау шулай ук уңышсызлык белән тәмамланды. Яңа елдан соң ук күпчелек сарымсак көрән төскә кереп кипте. 

Сарымсакны суыткычның аскы тартмасында саклаучылар бар. Һава алмашынып тора торган заманча суыткычларда, ул чынлап та яхшы саклана. Ләкин дымлылык югары, ә температура +10 градус булганда, суыткычтагы сарымсак яшел кыяк чыгарып үсә башлый. Мондый сарымсакның тыгызлыгы бетә. 

Уңышлы ысулар турында
Инде сарымсакны язга кадәр саклауның отышлы ысулларын карап үтик. 

Һава йөрерлек тишекләре булган тәбәнәк катыргы тартмада, салкынча урында саклау. Моның өчен аяк киеме тартмалары идеаль. Ләкин сарымсакны саклый торган урында температура +15 градустан артмаска тиеш. Кышын мондый температуралы урынны табуы кыенрак. Балкон ишеге төбе, салкын идән, салкынча коридор ‒ мисаллар әллә ни күп түгел.

Коры пычкы чүбе тутырылган агач әрҗәләрдә. Каен яки имән агачының пычкы чүбе яхшы. Наратныкы сагызлы була. Пычкы чүбе коры булырга тиеш. Әрҗә төбенә бер кат пычкы чүбе салганнан соң, сарымсакларны тезәргә һәм өсләренә янә калынрак итеп пычкы чүбе салырга кирәк. Әрҗәне идән астына яки базга төшереп куярга була. Температура +5, +8 градус булса, яхшы.  Коры пычкы чүбенә күмгән килеш, сарымсак хәтта бер ел буена саклана ала. 

Сеткаларга тутырып, салкынча урынга элеп кую. Моның өчен  кибетләрдә алма, әфлисун тутырып сата торган кечкенә сеткалар кирәк. Бер сеткага 10-15 баш кына сарымсак салына. Сеткаларны салкынча караңга урынга элеп куялар. Әгәр температура +15 градустан артмаса, ә дымлылык 60 процент булса, сарымсак бозылмыйча 8 айга кадәр саклана ала. 

Сарымсакны парафинда саклау. Бу чыгымлы (акча ягыннан да, вакыт ягыннан да), ләкин отышлы ысул. Парафинга чумырып алган сарымсаклар елдан артык яхшы саклана. Шәмне ваклап, берәр кирәкмәгән савытка салырга, ә савытны икенче бер сулы савытка утыртып, утка куярга кирәк. Савыттагы парафин эрегәч (ләкин бик кайнар булмасы), сарымсакларны берәм-берәм шуңа чумырып алып, артык парафинның агып беткәнен көтәсе. Парафин суынгач, сарымсак өстендә юка гына элпә барлыкка килә. Менә шушы элпә аны кибүдән һәм бозылудан саклый. 

Сарымсакларның яхшы саклануы аның сортына, кайчан алынуына, ничек киптерелүенә һәм тышкы кабыгына зыян килү-килмәүгә дә бәйле. 

Бәлки, укучылар арасында сарымсакны язга кадәр саклау ысулларын белүчеләр бардыр. Белгәннәрегез белән уртаклашсагыз иде. 


 

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар