Карап торышка бер дә гөнаһсыз кебек кенә тоелган бу җан ияләре – лайлач әкәм-төкәмнәр бакчадагы бернәрсәне калдырмый ашап бетерергә сәләтле. Бәрәңгедәге колорадо кортыннан бер дә ким түгел. Кәбестә белән җиләкне, өлгергән помидорларны, кырларны, хәтта җир астындагы кишер белән чөгендергә кадәр кимерәләр. Алар авызы тигән яшелчә сакланмый, чери. Ничек котылырга соң алардан?
Алдан ук кисәтеп куярга кирәк: алардан тулсынча котылып булмый. Саннарын гына киметергә мөмкин.
Аларны бакчада көндез күрмәссең. Кояшны һәм корыны бер дә яратмый алар. Көндезләрен бакчадагы үсемлек тамырларында, юеш такта яки таш асларында, караңгыда качып яталар.
Бакчага суны кичен сибү әкәм-төкәмнәр өчен бәйрәм инде. Шуңа күрә суны кичке якта сибү гадәтен үзгәртергә – аны иртән, әле кояш бик кыздыра башлаганчы сибәргә өйрәнергә туры килә. Әкәм-төкәмнәр белән көрәшкәндә кичтән бакчаны юеш килеш калдырасы түгел!
Кибетләрдә аларны агулау өчен төрле-төрле чаралар сатыла. Иң популяры – чүпрә һәм тимер фосфаты кушып ясалганы. Чүпрә исен бик ярата алар. Ә тимер фосфаты алар өчен агулы. Туфракка һәм үсемлекләргә бу чарадан бер зыян да юк.
Әлеге «приманка»ны әкәм-төкәмнәр яратып ашаган яшелчә түтәлләре янына салып чыгарга кирәк. Тик яшелчә, әйтик, кәбестәнең төбенә үк түгел. Бераз ара калсын. Әкәм-төкәмнәрне тагын да ныграк җәлеп итәр өчен, «приманка» тирәли бераз су сибәргә була. Монысы алар өчен маяк кебек хезмәт итәчәк.
Әкәм-төәкмнәрне аулар өчен капкынны үзегез дә ясый аласыз. Моның өчен пластик шешәләрне урта бер җирдән берничә урыннан тишәргә һәм шушы тишекләре җир белән тигез булырлык итеп күмәргә кирәк. Ә шешә төбенә чүпрәле су, квас яисә сыра салына. Әкәм-төкәмнәр тишектән шешәгә төшә, ә кире чыга алмый.
Әкәм-төкәмнәр шушып йөри торган җан ияләре. Аларның шушы үзлеген белеп, юлларына киртәләр ясарга була. Мәсәлән, йомырка кабыгын ваклап түтәл араларына, үсемлек араларына сибү әкәм-төкәмнәрнең юлларын бүлә. Йомырка кабыгы өстеннән шуышырга яратмый алар.
Төелгән зәһәр борыч, көл, тәмәке тузаны да нәкъ шулай ук эшли.
Бакчаның берничә җиренә юеш такта кисәге куеп, көндез аның астына качкан әкәм-төкәмнәрне җыеп та саннарын шактый ук киметеп була.
Әкәм-төкәмнәр белән керпеләр һәм бакалар туена. Бакчагызда керпе яки бака булса, аларны куркытмагыз, кумагыз. Алар безнең иң яхшы ярдәмчеләребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк