Логотип
Бакча

Уңышын җыйгач, җиләкне ничек карарга?

Бакча җиләгенең (безнеңчә виктория була инде ул) уңышын инде җыеп бетергәнсездер. Ремонтант сортлар әле көзгә кадәр чәчәк атып, тагын бер тапкыр уңыш бирәчәк. Ә менә елга бер тапкыр гына җиләк бирә торган сортларны хәзер ничек тәрбияләргә? Киләсе елның уңышына быел ук, җәй көне үк нигез салына бит.

Кисәргәме, кисмәскәме?

Бу сорау күпләрне борчый. Җиләкләрен быеп бетерү белән кемдер яфракларын төптән үк кисеп, түтәлне шәп-шәрә калдыра. Кемдер моңа каршы. 
Дөресен әйткәндә, берәү дә төгәл генә җавап бирмәс.
Әгәр дә бакча җиләгенең күпчелек өлеше пәрәвез талпаны, черек авыруы белән зарарланса, яфракларда кызыл яки саргылт, яки аксыл таплар булса (күпчелек очракта бу үсемлекнең гөмбә белән зарарлануын белдерә), яфраклар бөгәрләнеп килсә (шулай ук гөмбә һәм вируслар аркасында килеп чыга), бу очракта, чынлап та уңышны җыеп бетергәч тә яфракларны төптән үк кисеп, үсемлекне дәваларга кирәк. Бу эшне соңга калдырырга ярамый. Җиләкләр кар астына яшел яфрлы килеш керергә тиеш.
Әгәр таплы яфраклар берәм-сәрәм генә булса, аларны кисеп алып, башкаларын калдыру отышлырак. Ник дисәң, яфраклар җиләкнең үзенә кирәк. Хәзер аның киләсе ел өчен чәчәк бөреләре формалаша. Ул аларга дигән көчен яфраклар үстерер өчен сарыф итәчәк. 


Викторияне ничек үрчетергә?

Әгәр җиләкне үрчетергә булсагыз, моны берничә төрле эшләргә мөмкин. 

  • Беренче ысул: суда тамырландыру. Иң көчле мыекларны өзеп алып, аларны сулы стаканга утырту. Җиләк мыегы бик тиз тамыр җибәрә. Август аенда мондый үсентеләрне түтәлләргә утырталар. 

 

  • Икенче ысул: стакандагы туфракта тамырландыру. Түтәлдәге туфракны аз гына чокырлап, анда яхшы туфрак салынган пластик стакан кую, мыекларны шул туфракка батыру. Бу бик җайлы ысул: тамырланган яңа үсентеләрне стаканнан түтәлгә күчереп утыртканда тамырларына зыян килми, алар җиңел генә үсеп китә.

 

  • Өченче ысул: түтәлдә тамырландыру. Мыекларны үзегезгә кирәкле юнәлешкә таба борып, урта бер җирдән бер уч туфрак белән бастырып кую. Яңа үсенте үзе шул урныда тамырланып үсеп китәчәк. Ләкин мондый үсентене башка урынга күчереп утыртканда аның яшәп китмәве ихтимал. 

Викторияне ничек дәваларга?

Җиләк  төрле гөмбә чирләренә һәм корткычларга бирешә. Чәчәк атканда һәм уңышын җыйганда аны дәвалавы читен. Ә менә хәзер бу эшне курыкмыйча башкарырга була. 

  • Әгәр җиләк төрле бөҗәкләр белән нык зараланса, коллоидлы күкерт (коллоидная сера) препараты белән эшкәртәләр. «Алатар», «Актара», «Фуфарон-Нова» препаратларын да сибәргә була. Ләкин боларны җиләкләрне тулысынча җыеп бетергәч кенә кулланалар. Бөҗәкләргә каршы биологик препаратлардан «Фитоверм»ны кулланырга була. Тәэсире озаккарак барсын өчен, аны кер сабыны белән бергә кушып сибәргә кирәк.

 

  • Гөмбәчекләр аркасында килеп чыга торган соры, ак, кара черек авыруларын дәвалар өчен җиләккә 1 процентлы бакыр купоросы яки 1 процентлы бордос сыекчасы, яисә «Хом» препараты сибәләр.  Биологик препараттан «Фитоспорин»ны киңәш итәргә мөмкин.

Җиләкне хәзер ничек ашларга?

Бу чорда җиләк фосфор һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ. Калий монофосфаты, «Осенний» дигән ашламаларның составында фосфор да, калий да бар. Алганда карап алыгыз, составында азот булмасын. 
Табигый ашламадан исә утын көле отышлы. Ул фосфорга да, калийга да бай. 

Ә менә ремонтант җиләккә әле азот та кирәк. Бакчагызда шундый сорт үстерсәгез, азофоска  сибегез. Анда азот, фосфор һәм калий тигез күләмдә. 

Дуслар, ә сез бакчагыздагы җиләкләрне ничек тәрбиялисез? Үзегезнең белемнәрегезне безнең белән дә уртаклашсагыз иде. 

 

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар